поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.02.2016 Милләт

Таһир Якуповка чардуганны кем корган?

“Ирле-хатынлы Нурия һәм Илдар Хасыймовлар 2000 елларда Таһир Якуповка чардуган куйган булган. Шул кешеләрне эзләп табасыбыз килә. Ялгышмасак, алар Казан кешеләре бугай”, – дип мөрәҗәгать иттеләр безгә. Баксаң, башкала ветеранна­рының “Мәңге яшисе килә” клубы ветераннары бөек җырчының юбилее уңаеннан китап әзерли, шунда кайбер документларга ачыклык кертмәкче булганнар.

Үзенең кабатланмас моңы белән әсир иткән танылган җыр­чыны халык онытмый. Кызганыч, язмышы аянычлы була аның. Ул 54 яшендә үлеп китә. Исән булса, быел май аенда аңа 70 яшь тулган булыр иде. Казанның Яңа Бистәсендә эшче Фатыйма белән Габдулла Якуповлар гаиләсендә дөньяга бишенче бала булып аваз салган Таһирның җырга-моңга сәләтен ул укыган 80 нче татар мәктә­бендәге җыр укытучысы Әхмәт Хәйретдинов сизеп ала. Ләкин Таһирга музыкаль белем алырга мөмкинлек булмый. 8 нче классны тәмамла­гач, 144 нче заводка эшкә керә. 1966 елда Таһирны конкурс аша Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җыр­чы-солист итеп эшкә алалар. Беренче чыгышларыннан ук ул тыңлаучыларның күңелен яулап ала. Кем белән генә эшләмәсен, тамашачы концертка Таһир Якуповны тыңларга йөри. 1977 елда татар музыка сәнгатен үстерү­дәге уңышлары өчен Таһир Якуповка Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә, аңа якты киләчәк юрыйлар. Ләкин җырчының гомере кыска була.
 
Ә тамашачы аны вафатыннан соң да онытмый. Хәтта кабере өстендәге чардуганны да бер бел­мәгән чит-ят кешеләр куя. “Җитен комбинатында эшләгән бер пенсионер ханым каберенә чардуган эшләткән, ә танылган җырчы Габделфәт Сафин таш куйган” дип язган иде 2013 елда газетабыз журналисты Алсу Хәсәнова үзенең “Кайту” дип аталган язмасында. Эзләп таптык без чардуган куйдыручыларны. Җитен комбинатында эшләгән танышыбыз Фәүзия апа Ногманова бу игелекле эшне башкарган Нурия һәм Илдар Касыймовларны белә булып чыкты.
 
“Искә алуыгызга рәхмәт. Илдар бу эшне үз теләге белән эшләде. Ул кечкенәдән үк аның җыр­ла­вын ярата иде. Без кешегә күре­неп йөри торган кешеләр түгел. Игелекне адым саен сөйләп йөрмиләр. Таһирны җирләргә дә бардык, кеше бик аз иде. Җыр­чының тормышта авыр хәлдә калганын да, эшеннән җибә­релгәч, көнбагыш сатып утырганын алданрак белгән булсак, ничек тә ярдәм иткән булыр идек”, – дип сөйли Нурия апа. Бу игелекле гамәлләре турында сөйләп йөр­мәсәләр дә, бервакыт телевидение аша Габделфәт Сафин­ның “исемсез кабер исемле булды” дигән сүзенә хәтерләре калган аларның. “Исемсез түгел иде ул, аны тутыкмый торган металлга яздырып куйган идек. Илдар чардуганны энекәше белән үзе ясады. Без үзебез йөрәк кушканча эшләдек. Аның туганы да, сөйләшеп йөргән кешеләре дә түгел. Әмма без аның җырлавына гашыйк кешеләр. Хәзер дә бик яратып тыңлыйбыз. “Олы юлның тузаны”, авыл турындагы җыр­лары үзәкне өзә. Хәзер, Аллага шөкер, аны кешегә саный башладылар. Без күп кенә танылган кешеләрне соңгы юлга озатырга барабыз. Шунда кешегә карата мөнәсәбәт яхшы күренә инде”.
 
Нурия апа белән Илдар абый зиратка яз һәм көз барып ка­берлекләрне чистартып кайтуларын да сөйлиләр. “Әҗере булсын. Ходай барысын да белеп тора. Безнең күренеп йөрисебез килми. Ясалмалылыкны да яратмыйбыз”, – дип кырт киссәләр дә, шундый күркәм эшләрнең башлангычы булган бу гаилә белән таныштырмый мөмкин түгел. Илдар Хафиз улы Апас ягыннан, Нурия Шакир кызы Кама Тамагы районыннан. Аларны Казан кавыштырган. Җитен комбинатында берсе тукучы, берсе механизация цехында слесарь булып эшләп ялга чыкканнар. Әнә шулай үз гамәлләре белән олы игелек күрсәтеп тә тыйнак булып калган кешеләр алар. Шәт, ачуланмаслар, үзләре белмәсә дә, без аларның фотоларын газетага бирергә булдык.

Рәсимә ГАЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»