поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.02.2016 Дин

Чакыра да, биздерә дә ... азан тавышы

Берничә ел инде авылыбызда азан тавышы ишетелми. Юк, мәчетебез ябылганга түгел. Анысын, гомумән, төзергә хыялланабыз гына әле.
Балтачта бердәнбер мәчетсез авыл булсак та (ике араны нибары бер чакрым гына аера), күрше Салавыч мәчетендә әйтелгән азан безнең авылны да моңга күмә иде.

Шуңа да үзебезне мә­четсез хис итмәдек, кирәксен­мәдек, ахрысы. И ул Рашат абый, Габделфәрт абыйлар әйткән азанның моңы!.. Аны ишетми, тыңламый калып булмый иде. Иркен сулыш, гөрелдәп торган көчле, шул ук вакытта моңлы тавыш, ачык-аңлаешлы мәкам...
 
Кыскасы, тыңлап туеп булмый торган азан иде. Әмма хәзер, берсен берсе алыштырган, дәвам иткән әлеге абыйлардан соң аларга көндәш булырлык мәэзин таба алганнары юк. Өстәвенә әллә тавыш көчәйткечләре ватык, әллә сәбәп башкада: азанны бер чакрым ераклыкка да ишеттерә алмыйлар.
 Шулай итеп, соңгы елларда без бу азаннан да мәхрүм калдык. Нигә кинәт кенә азан турында сүз кузгаттыммы? “Мәчетебездә азанны кем алдан өлгерә, шул әйтә. Савабы күп икәнен белгәнгә, һәркем савап алыр­га тырыша. Бигрәк тә өлкән­нәр. Арада хәле дә, моңы да булмаганнар бар, кайберсеннән әллә нинди мөг­рәгән тавышлар чыга, кайчан әйтеп бетерер икән дип көтәсең инде. Ә мәэзинебез яшь­рәк, әдәп саклап, өлкәннәргә юл бирә. Юкса шулкадәр матур мәкам белән, җиренә җиткереп әйтә... Үзе бел­мәгән кешегә без дә берни әйтә алмыйбыз, шул хакта берәр мәкалә яз әле, бәлки, аңларлар”, – дип зарланып шалтыратты күптән түгел бер өлкән яшьтәге танышым. 
 
Районыбызның Арбор авылына баргач, андагы танышым Гөл­задә апа Гозәерова исә: “Авы­лы­бызның бик тә сәләтле, моңлы җырчы егете Фәннур Әүхәдиев дини юлга күчте. Ул азан әйт­кәннән соң авыл өстендә әллә ни гомер моң эленеп тора”, – дип ихлас сөенеп сөйләгән иде. Аны тың­лаганнан соң (билгеле, Фәннурдагы моңның нинди икә­нен белгәнгә – тикмәгә безнең Салават дип йөртмиләр үзен, мәдәният йортларын микрофонсыз да дер селкетә ул), “бәхетле авыл” дигән идем. Смәелдә шулай ук җырчы егет Ирек Фатыйхов азан әйткәндә “каз тәннәре” чыга, диләр. Чыннан да, азан тавышы мүкләнгән йөрәк­ләрне дә кузгатырга, күңелендә һичбер гаме булмаганнарны да юлыннан бүләргә, туктап тыңларга мәҗбүр итәргә, әсир итәргә тиештер. Азанның мәгънәсе, хикмәте – кешеләрне намазга, мәчетләргә дәшү, тарту бит инде.
 
Хикмәт димәктән, 1969 елда “Аполлон-11” корабында Айга очкан Америка астронавтларыннан Армстронгның нәкъ менә айда ишеткән “тәннәрне чымырдатырлык музыка”ның азан икәнен бел­гәч, сәгате-минуты белән исламны кабул итүе хакында күпләрнең укыганы, ишеткәне бардыр. Авыл өсләрендә, мәчет­ләрдә менә шундый кодрәткә ия азанны ишетәсе килә. Аңлыйм: мәчетләребезнең буш тормавы, нинди булса да азан тавышы ишетелү мөһимрәктер. Чарасыз калган авыллар өчен бу акланса да, мөмкинлек булганда, сыйфаты турында уйланырга да кирәктер. Бу уңайдан да бер мисалым бар. 
 
Берничә ел рәттән рамазан аенда “Болгар” радиосы авыз ачкан чакка, ахшамга туры китереп, азан яңгырата. Бик кирәкле, хуп­лана торган гамәл бу. Аны алдагы елларда бер үк язмада бирделәр. Без аны элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакый әйтә дип фаразладык. Әлеге азанны бер генә тапкыр тыңлаган­нар да минем хаклы булуымны белә: андагы аһәң, андагы моң, аны тыңлаудан туган хис-рәхәтлек!.. Тыңлап бетерүгә, һич алдаусыз, кабат ишетәсе килә башлый иде үзен. Соңгы ике елда бу язманы башкага алыштырдылар. Кызганыч, гарәп мәкаме белән, бик озын итеп әйтел­гән хәзерге азан элекке хисләрне уятмый инде – безнеке түгел ул! Шуңа да, алдагы еллардагы кебек, радиоалгычларны алдан кабызып, көтеп алмадык.
 
Шушы язманы әзерләгәндә, кәгазьләрем арасыннан Җәлил хәзрәтнең бер газетада басылып чыккан риваятеннән күчермә килеп чыкты. Менә нәрсә диелгән анда: “Бер төркем мөселман кәсеп белән сәфәр чыкканнар.
 
Араларыннан үтә ямьсез тавышлысы барып кергән төбәктә азанны үзем әйтәм дип дәгъва белдергән һәм әйткән дә. Моның әйтүе берәүгә дә ошамаган. Шулвакыт әлеге сәфәр­дәшләр катына бай яһүд килеп кергән. “Кайсыгыз әйтте азанны?” – дип кызыксынган һәм азан әйтү­чегә күп кенә кыйммәтле бүләкләр калдырган. Азан әйтүченең юлдашлары аптырап калган. “Ни өчен бүләкли­сең аны?” – дип кызыксынган. Яһүд: “Минем бер кызым, беребезнең дә сүзенә карамыйча, мөселман диненә күчәм, дип аптыратты. Ата-баба диненнән китүенә карышуыбызны санга сукмады. Ә менә сезнең юлдашыгыз намазга чакырып азан әйткәч, шунда ук ниятеннән кире кайтты”, – дигән... Белмәгән эштән шайтан көлгән. Һәрбер эшнең, үгет-нәсыйхәтнең дә тәртибе, нечкәлекләре бар...”
 
Мәчетләребездән ишетелгән азан көтеп алырлык, әсәрләнеп тыңларлык булсын, динебездән биздермәсен иде, димәкчемен.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»