поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.02.2016 Мәдәният

Хәйдәрләр гасырга бер туа (АКТУАЛЬ ӘҢГӘМӘ)

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов яшь башкаручыларны үстерү белән беррәттән, эстрададагы проблемаларны хәл итү юлларын да эзли. Аныңча, моңа продюсерлык хезмәте дә ярдәм итә алыр иде. Безнең белән әңгәмәдә ул бу эшчәнлекнең бүгенге торышы, килеп туган проблемалар хакында сөйләде, халык хәтерсезлегенә китергән сәбәпләрне ачыклады.

– Рифат абый, Сез татар эстрадасында продюсерлык өлкәсендә азау ярган кеше. Ничек уйлыйсыз, аны җәмәгатьчелек кабул иттеме? 
– Продюсерлык компанияләре төрлесе төрле юнәлештә эшли. Кемдер күбрәк брендны үстерүне кайгырта. Төрле фестиваль, музыкаль солянкаларны шул җәһәттән оештыра. Без исә аерым шәхесләрне үстерүне, “йолдыз”лар кабызуны максат итеп куйган идек. Әлеге юнәлештә дистә елга якын эшләсәк тә, республикабызда продюсерлык системасын булдыруда әле беренче адымнар гына ясала. Ә беренчеләргә бервакытта да җиңел түгел. Бу өлкәдә килеп туган проблемаларны да продюсерлык хезмәтенең үсеш этаплары дип кабул итәргә кирәктер. Бу өлкәдә әлегә безнең тәҗрибәбез бик аз. Ә ниндидер адымнар ясамыйча, кыенлыкларны җиңмичә генә  бернәрсәгә дә өйрәнеп булмый. Цивилизацияле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен бик катлаулы юл үтәсе бар. Бәхәсләр, аңлашылмаучанлыклар булмый тормый инде ул. Тик аларны шәхестән аерып карау иң дөресе булыр иде. Фәттахов, Иванов, Петровмы ул – моңа бәйсез рәвештә мәсьәлә объектив хәл ителергә тиеш. Әйтик, продюсер һәм артист арасында килешү бар икән, ул үтәлергә тиеш. Ә инде кемдер бу килешүне өзә икән, димәк, ул моның өчен җаваплылык тотарга тиеш. Кем булуына карамастан. Әнә бит Испаниядә дөньякүләм танылган бөек җырчы Монсерат Кабальены да җаваплылыкка тарттылар.
 
Икенче очракта исә кемдер синең милкеңә кул суза. Мин монда интеллектуаль милекне күздә тотам. Җырлар да, әлбәттә, моңа керә. Бу дөресме? Юк, әлбәттә. Моңа чик куелырга тиешме? Берсүзсез, тиеш. Шоу-бизнес өлкәсендә дә гадел принциплар, ачык кагыйдәләр булсын иде. Иң мөһиме – килеп туган проблемаларны күз йомып калдыру дөрес түгел. Чирне яшергән саен ул аза бара һәм бу фаҗигагә китерергә мөмкин. Димәк, ниндидер бәхәсләрне үзара сөйләшү, аралашу аша хәл итеп булмый икән, цивилизацияле мөнәсәбәтләр хокукый юл тәкъдим итә. Аларны да файдалана башларга вакыт. Минемчә, безнең җәмгыять моңа әкрен генә әзерләнә. Продюсерлыкны кабул итү белән дә шулай.
 
Бүген бөтен дөнья мәдәнияте продюсерлык системасы нигезендә үсә. Без дә моннан читтә калалмабыздыр. Мәдәният өлкәсендә продюсерлык хезмәте дәүләтнең зур ярдәмчесе, нык терәге була алыр иде.

– Җырчыга һәрвакытта да продюсер кирәкме соң? 
– Монысын инде һәркем үзе хәл итә. Бит беркемне дә бу адымга мәҗбүр итмиләр. Киресенчә, продюсер белән эшләргә теләк белдерүче яшьләр хәзер арта бара. Ә бу юлны сайлап алар ота гына. Чөнки продюсер ярдәме белән ул үзенә исем ясый. Ә исем ул – бик зур капитал. Әйтик, бүген Филүс Каһировның бик яңгыравыклы исеме бар. Ә аңа бу исемне кем ясады соң?! Рәшит Ваһапов фестивале түгелме?! Безнең продюсерлык үзәге түгелме?! Яисә Ришат Төхвәтуллинны алыйк. Мин беркемне дә үпкәләтәсем килми, әмма безнең белән эшли башлаганчы аны Казанда түгел, Уфада да белмиләр иде. Сүз дә юк, бу егетләр үзләре дә бик талантлы. Ә продюсерның бөтен осталыгы да шунда: йөзләгән, меңләгән арасыннан иң талантлысын күрә белү. Шунысын да онытмыйк: татар – бик талантлы, җырчы халык. Табигать, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләтле күпме яшьләребез бар безнең! Тик аларның күпчелеге сәхнәгә менә алмый, югалып кала. Чөнки вакытында күреп алучы, юл күрсәтүче, ярдәм кулы сузучы булмый.
 
– Шоу-бизнес өлкәсендә кайчан да булса бер тәртип урнашырмы?
– Россиядә бер бик начар гадәт бар: чиктән чиккә ташлану. Әйтик, совет чорында мәдәният өлкәсендә тоталь контроль булса, бүген исә монда чын анархия хөкем сөрә. Сәнгати-идеологик яктан да, оештыру-хокукый җәһәттән дә. Кем нәрсә тели – шуны эшли, кем нәрсә тели – шуны җырлый. Һәм дәүләт моңа бөтенләй битараф. Бу, әлбәттә, бик зур хата. Әнә халыкның физик сәламәтлеге турында дәүләт кайгырта ич, бу өлкәдә күзәтү чаралары да көчле. Ә шоу-бизнес, концерт-сәхнә эшчәнлеге ул бит турыдан-туры халыкның, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге белән бәйле. Бу бит – бик зур сәясәт, бик көчле идеологик корал. Бу турыдан-туры дәүләтнең милли иминлеге белән бәйле. Һәм үз-үзен хөрмәт иткән җәмгыять, дәүләт моңа битараф калалмый. Бу өлкәдә һичшиксез дәүләт тарафыннан билгеләнгән хокукый нормалар хөкем сөрергә тиеш. Бүген Дәүләт Думасында бу проблемага багышланган махсус закон проектын кабул итү бара. Аны хәтта “Концертлар турында закон” дип тә йөртәләр.
 
– Ә бит бер төркем рус артистлары бу закон проектына каршы чыкты. Алла Пугачева аны хәтта кабул итмәскә  кирәк дип әйтә.
– Әйтсә ни... Алла Пугачева Ходай Тәгалә түгел ич. Әлбәттә, закон проектында чатаклыклар шактый. (Сүз уңаеннан, кайбер төзәтмәләр кертеп, без дә Дәүләт Думасына хат юлладык.) Әмма мәсьәләнең куелышы нигездә дөрес.
 
– Онытылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү җәһәтеннән нинди эшләр башкарыла?
– Эшчәнлегебезне башлап җибәргәндә без Рәшит Ваһапов исемен кире кайтару һәм мәңгеләштерүне максат итеп куйган идек. Моңа күпмедер дәрәҗәдә ирештек кебек. Камилләшкән саен эшчәнлегебез дә киңәйде. Яшь башкаручылар бәйгесе барлыкка килде. Ул продюсерлык эшчәнлегенә нигез булды. Олпат шәхесләребезнең иҗатын пропагандалау эше дәвам итә. Әйтик, Илһам абый Шакировка багышлап Казанда зур кичә үткәрдек. Узган ел Хәйдәр Бигичев истәлегенә чара оештырдык. “Хәйдәр ядкәре”н тамашачы бик җылы кабул итте. Бу эшне дәвам итеп, 26 мартта Мәскәү Союзлар йортының Колонналы залында Хәйдәр Бигичев истәлегенә кичә әзерлибез. Бу бик дәрәҗәле, дөньядагы иң мәшһүр залларның берсе. Ләкин Хәйдәр Бигичев дәрәҗәсе нәкъ менә шушы статуска туры килә дип уйлыйм. Анда Зөһрә Сәхәбиева, Халидә Бигичева, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Илһам Вәлиев, Фердинанд Сәләхов кебек асыл җырчыларыбыз катнаша. Горурлыгыбыз – Альбина Шаһиморатова да Лондоннан махсус әлеге кичәгә кайтачак. Хәйдәргә тиң кичә булсын дип тырышабыз.
 
Хәйдәр Бигичев – татар халкының тиңсез зур байлыгы. Аның вафатына инде 17 ел булса да, театр сәхнәсендә аны алыштырырлык шәхеснең күренгәне юк. Хәйдәр Бигичев вокал сәнгатенең барлык өлкәләрендә – халык җырлары дисеңме, композиторлар әсәрләреме, эстрадамы, операмы – югары сәнгать әсәрләре калдырып китте. Соңгы вакытта кайберәүләр, җырчы йә операда гына, йә эстрадада гына эшләргә мөмкин, диләр. Бу, әлбәттә, хата фикер, акланырга тырышу гына. Нишлисең, Хәйдәр Бигичевлар гасырга бер генә туа шул!
 
– Рухи яктан мәңгеләштерү янәшәсендә җисми мәңгеләштерү дә бар. Түбән Новгород өлкәсендә ике олпат шәхескә һәйкәл салу идеясе кемнеке иде?
– Рәшит Ваһаповның туган авылында җырчының тууына 100 ел тулуны билгеләп үткәндә аңа бюст куя алдык. Ваһаповны искә алу чаралары туган якларында ел саен үткәрелә. Әмма күрше авылда гына туган Хәйдәр Бигичев ничектер читтәрәк кала бирде. Шуннан соң, район башлыгы Халит Сөләйманов белән киңәшләшеп, ел саен әлеге ике шәхескә багышлап җыр-моң бәйрәмнәре үткәрә башладык. Узган ел шушындый бәйрәм вакытында Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы аша бөек якташларыбызга һәйкәл салу идеясен халыкка җиткердек. Моны киң җәмәгатьчелек күтәреп алды, район хакимияте Уразавыл мәдәният йорты паркында җир бүлеп бирде. Һәйкәл проектына бәйге үткәрдек. Һәйкәл ачуны исә быел Федераль Сабантуй кысаларында үткәреп булмасмы дигән уй белән яшибез. Бу Сабантуйның эчтәлеген баетыр, дәрәҗәсен күтәрер иде.
 
– Димәк, төбәкләрдә Сабантуй үткәргәндә, шунда туып үскән шәхеснең исемен мәңгеләштереп, әлеге бәйрәмнең мәгънәсен арттырып була.
– Нәкъ шулай. Шул ук Түбән Новгород өлкәсеннән генә дә әле Кави Нәҗми, Лотфулла Фәттахов, Хөсәен Фәесханов, тагын башка олпат шәхесләр бар. Күрше Мордовияне алсак, Шәриф Камал, Гафур Колахмәтов, Һади Такташ... Пензадан Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуй, Габдрахман Әпсәләмов. Оренбургны әйтеп тә торасы юк... Бу бөекләребезне туган җирләрендә онытмаганнармы, ядкәрләре сакланамы икән?! Татарстан матбугаты өчен дә кызыклы тема ич бу. Габдрахман Әпсәләмовка килгәндә, “Ак чәчәкләр” романы буенча фильм төшерелде, шаулап алдык. Ә туган якларында аның ядкәрен ничек олылыйлар икән?! Шул ук “Яңа гасыр” каналы бу темага махсус тапшыру әзерләсен иде.
 
Бөекләребезнең исемен мәңгеләштерү – изге бурычыбыз. Кабатлап әйтәм, төрле республика, өлкәләрдә Татарстан катнашында зур чаралар үткәргәндә, моны онытмаска иде. Түбән Новгород өлкәсендә әлеге тәҗрибәне уңышлы башкара алсак, аны башка төбәкләргә дә таратырга мөмкин булыр иде. Без соңгы вакытта төрле корылтай, форумнар үткәрү буенча остарып барабыз, әмма бу өлкәдә конкрет эш күбрәк булсын иде. Шул ук һәйкәлсезлек үзебезнең Татарстан, Казан өчен дә актуаль. Башкалабызда бөек татарларга һәйкәлләр аз. Сара Садыйкова, Һади Такташ, Рәшит Ваһапов, Рөстәм Яхин кебек шәхесләргә Казанда һәйкәл салу турында рәсми карарлар да бар бит инде, әмма алар үтәлми. Һәйкәл – бик зур тәрбия чарасы. Тарихи хәтерне ныгытуның нәтиҗәле юлы. Ә тарихи хәтер – милли үзаңның нигезе.
 
– Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл чыгымнарын кем күтәрә?
– Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев  ярдәме белән  без бу мәсьәләне Президентыбыз Р.Н. Миңнехановка җиткерә алдык. Рөстәм Нургалиевич, Аллага шөкер, мәсьәләнең милли-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси әһәмиятенә зур игътибар биреп, безнең идеяне яклап чыкты. Түбән Новгород өлкәсендә Ваһаповка, Бигичевка һәйкәл Татарстан бүләге булачак. Шушы көннәрдә әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Хөкүмәтенең махсус карары да дөнья күрде. Республикабызның сәяси, мәдәни, милли абруе белән бәйле әлеге проект өчен җаваплы итеп безнең фонд тәгаенләнде.
 
Гөлинә Гыймадова
Ватаным Татарстан   /№ 20, 12.02.2016/
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»