|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2016 Хәйрия
“Газетада язма чыккач, счетыма акчалар килә башлады. Рәхмәт сезгә!”Газетаның 7 гыйнвар санында “Бала могҗиза көтә” дигән язма басылган иде. Әгерҗедә яшәүче кечкенә баланың телевизор карыйсы килүе, аңа уенчык машиналар кирәклеге турында яздык. Мөхәммәтҗановалар гаиләсендә янгын чыгып, алар бер әйберсез урамда кала. Ул вакытта гаилә башлыгы да үлеп киткән була. Баш өстендә түбәсез калган гаилә ярдәм сорап җитәкчеләр бусагасын таптый. Аларга кечкенә генә бер бүлмә бирәләр. Әмма анда юыныр өчен хәтта душ та булмый. Ә тол калган Резидә ханымның өч баласы бар. Җитмәсә, берсе – тумыштан инвалид. Язма дөнья күргәннән соң, редакциягә шалтыратучылар күп булды. Казаннан ике кеше телевизор тәкъдим итте. Әлмәт районыннан шалтыраткан 81 яшьлек Әдип абый исә акча бирергә җыена икән. “Пенсионер булсам соң? Ярдәм итәрлек көчебез бар. Зәкят булыр”, – диде ул.
Менә шунда олы кешеләр алдында акча җибәрү проблемасы килеп басты. Әгерҗе районы газетасы баш мөхәррире Рәмзия ханым Зариповадан ярдәм сорарга булдык. Ул акчаны күчерер өчен үзенең банк картасы номерын әйтте. Шулай итеп, 81 яшьлек бабай районга барып, бу гаиләгә акча җибәрде. “Җиде меңенә – телевизор, калганына уенчыклар алсыннар”, – дип киңәш бирде ул. Тик акча килеп җиткәнче, балага телевизор да китергәннәр, уенчык машина да сатып алган булганнар. Шуңа күрә Әдип абыйлар җибәргән ярдәмне ут чыбыкларын алыштыру өчен тотканнар. Бу эшне дә Рәмзия ханым үзе башлап йөргән. “Бүлмәдәге ут чыбыклары начар хәлдә иде. Мөхәммәтҗановаларга янгын сүндерү хезмәткәрләре дә килеп кисәтү ясаган булган. Шуны истә тотып, килгән акчаны әрәм итмичә, ут чыбыкларын алыштырып, калганын кулларына бирдек”, – ди Рәмзия Сабировна.
Шул арада Минзәлә районы, Наратлы Кичү авылыннан Рәмзия исемле ханым шалтыратып ярдәм итәргә җыенганнарын белдерде. Аларга исәп-хисап счетын җиткердек. Ә Чаллы шәһәрендә яшәүче Гөлфия ханым, бу гаиләгә акчалата түгел, күчтәнәч белән булышам, диде. Адресларын сорап алып, машина белән үзе илтеп бирергә вәгъдә бирде. Тамчыдан күл җыела, дигәннәре әнә шул инде. Республиканың төрле районнарында яшәүчеләр бу гаиләгә чын күңелдән булышты. Әле исемнәре язылмаган кешеләр дә шактый булды. Алар үзләре шундый шарт куйды. “Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә – балык белер”, – диләр бит. Исеме билгесез дусларыбыз тагын бар әле. Газетада авыру балалар турында язган саен үзеннән өлеш кертүче бер абзыебыз Минзәләдә яши. Тагын бер изге күңелле кеше Чүпрәле кызы Райлә Сатдиновага ярдәм итте. “Газетада язма чыккач, счетыма акчалар килә башлады. Рәхмәт сезгә!”– ди Райлә.
Татар халкының бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәве элек-электән килә. Күңелләребезне мүк баскан, кеше кайгысына битараф калабыз, дисәк тә, ярдәмләшеп яши беләбез. Тормыш булгач, бар да кирәк! Әнә Яшел Үзән районы, Бакырчы авылында яшәүче 92 яшьлек Рәбига Дәминованың телевизоры ватылган икән. “Берәр кеше килеп төзәтмәс микән?”– ди ул. Әгәр андый мәрхәмәтле кеше табылса, без ике арада күпер салырга әзер. Әбигә булышырга теләүче булса, 89872076910 телефон номерына шалтырата ала.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|