|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2016 Экология
Татарстанда 18 градуска кадәр салкынайтаТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 12 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. Республикада төнлә һәм иртән томан төшү ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 7-12, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкынайта. Көндез чагыштырмача җылырак – 0-5 градус кына салкын булачак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә 8-10, аязганда 13 градуска кадәр салкын булса, көндез 3 градус кына салкын булыр дип фаразланыла.
13 февральгә каршы төндә явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 13, аязган вакытта 18 градус салкын була, ди синоптиклар.
--- |
Иң күп укылган
|