|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2016 Хәвеф-хәтәр
Казанда янгыннан соң төшерелгән күңелсез ФОТОларПушкин урамы 5нче йортта карават эретеп ябыштырганда килеп чыккан янгынның күпме зыян китерүе исәпләнә. Ә кичә янгын чыгуга сәбәпче булган ир-атны полиция бүлегенә китергәннәр иде. Аңлатма яздырганнан соң аны җибәрүләре хакында хәбәр итә ТatСenter.ru. Ялкын телләре 150 квадрат метр тирәсе мәйданны чолгап алган, бәхеткә, ир кеше үзе зыян күрмәгән. Түбәне, зыян күргән фатирларны санап, янгын мәйданы 600 квадрат метр мәйданда булган дип, яза "Шәхри Казан".
Янгын нәтиҗәсендә барлыкка килгән хәрабәләрне sntat.ru хәбәрчесе Рамиль Гильванов фотога төшереп кайткан.
Шулай ук Пушкин урамы 5 нче йорттагы янгында 17 фатирның зыян күрүе ачыкланган. Фатирларны тикшергәннән соң шундый нәтиҗә чыгарылган.
Бүген төш вакытына бер фатирның яшәү өчен яраксыз булуы (янгын чыккан фатир), тагын дүрт фатир өлешчә зыян күргәнлеге әйтелгән, дип яза "Интертат.ру". 12 фатир судан зыян күргән. Аларны капиталь төзекләндермичә булмый. Җитди зыян күргән фатирларда 33 кеше яшәгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр иткән.
Янгын чыккан йортта эретеп ябыштыру эшләре алып барган ир-ат исә хәлләр тулысынча ачыкланганчыга кадәр өенә чыгарылган.
Кичә аны тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр иде. "Ир-атны полиция бүлегенә китерделәр, аңлатма алына һәм ул өенә җибәрелде", – ди аңлаткан ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ленар Дәүләтшин ТatСenter.ru хәбәрчесенә.
--- |
Иң күп укылган
|