|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2016 Криминал
Төрмәдән качкан һәм Бөтенроссия эзләнүенә игълан ителгән «Рэмбо» Казанда тоткарланганТөрмәдән качкан Игорь Музалевский ("Рэмбо") Казанда тоткарланган, дип хәбәр итә бүген Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Ведомство хәбәренә караганда, эзләнүдә булган Музалевский бүген 7.20дә Карбышев урамында урнашкан арендага алынган фатирда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм хезмәткәрләре һәм Киров өлкәсендәге хезмәттәшләре тарафыннан Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе һәм ТР буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә тоткарланган. Искәртеп узабыз: 2013 елның 10 декабрендә Игорь Музалевскийны Татарстан Югары суды авыр җинаятьләр, шул исәптән - кеше үтергән һәм кешеләрне урлаган өчен хөкем иткән иде. Ул Киров өлкәсендә җәза үтәгән. Төзәтү учреждениесеннән 2016 елның 24 гыйнварында качкан. Аны Бөтенроссия эзләнүенә игълан иткәннәр иде.
Музалевский элек Казанда яшәгәнлектән, аның республикада булу ихтималы турындагы мәгълүмат тикшерелгән. Качкан хөкем ителүчене эзләү чараларына барлык хокук саклау органнары хезмәткәрләре җәлеп ителгән.
Игорь Музалевский Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Киров өлкәсе буенча идарәсенә озатылачак. Җәза вакыты беткәнче аның 4 ел вакыты калган булган, качкан өчен аңа тагын 4 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Моңа кадәр язган идек: Заманында бөтен Казанны тетрәткән куркыныч җинаятьченең колониядән ничек качуы билгеле булды (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|