|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2016 Хәвеф-хәтәр
Россия туристлары утырган самолетка күктә ут капканГадәттән тыш хәл самолет 5 чакрым чамасы биеклеккә күтәрелгәч килеп чыккан. Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 3ләр тирәсендә Доминикан республикасы күгендә Россия туристлары утырган самолет һәлакәткә очрый язган – очкан вакытта очкычның двигателенә ут капкан. Очучылар бар булган һөнәри осталыкларын эшкә җигеп, самолетны төшереп утырта алган. LifeNews хәбәр итүенчә, Оренбург авиалиниясенең 554 нче рейсын башкаручы "Боинг-777" очкычы Пунта-Кана аэропортыннан Мәскәүгә юл алган була. Шаһитлар әйтүенчә, самолет күтәрелеп, 15 минут узгач аңа ут кабуы ачыкланган.
Бортта 346 пассажир, шул исәптән 25 бала булган. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк, диелә.
--- |
Иң күп укылган
|