|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2016 Хәвеф-хәтәр
Казан үзәгендәге янгынның сәбәбе билгелеГадәттән тыш хәл йорттагы бер фатирда эретеп ябыштыру эшләре башкару аркасында килеп чыккан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин җиткергән. Әлеге эш йортның 5 нче катындагы фатирда башкарылган. Фатир хуҗасы караватны эретеп ябыштыру эше белән мәшгуль булган. Очкын идәндәге такта ярыгына төшкән һәм ут капкан. Ир-ат башта янгынга каршы үзе генә көрәшеп караган. Әмма ялкын түбәгә үрмәләгән, диелә.
Гадәттән тыш хәл урынында тәртип булдыру өчен полиция хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән.
--- |
Иң күп укылган
|