поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.02.2016 Хатлар

“Тагын хыянәт итәрдер кебек”


Иртән баламны балалар бакчасына керттем дә, гадәттәгечә трамвай тукталышына чыгып бастым. Үзем трамвай йөртүче булып эшләгәч, бушлай йөрим. Шуңа күрә, бик ашыгыч барыр җирем булмаса, рәхәтләнеп трамвай килгәнен көтәм. Бу юлы “тимер ат” бик озак көттерде, аякларга суык үтә башлады. Җитмәсә, бер ир бәйләнә башлады, миңа эчен бушатмакчы үзенчә.

Ә минем бар дөньясына ачуым чыккан, уйларымның чуалган, кәефсез чагым иде. Белмәгән-күрмәгән кеше белән әңгәмә корасым килеп тормый. Ә ул әрсез, теле бер дә тик тормый. Тора-бара үземә дә кызык булып китте. Исеме Саша икән. Хатыны белән аерылышкан.
 
– Тыныч, матур яшәдек, яратам дия иде, шулай кинәт кенә яратмый башлап була микән? – дип күзләремә карады.
Имәнеп киттем: күпме сагыш икән аларда. Беренче карашка гына “тәртипсез” булып күренгән ахры. “13 яшьлек улым әнисе янында калды, – дип дәвам итте ул. – Әллә нигә бер, уку әсбаплары алырга, компьютерга, вак-төяккә акча кирәк булганда гына килә. Анда да ишек бусагасыннан өй эченә узмый. “Улым, кер әле, дәү әниең бәлешләр пешерде, утырып бер сөйләшә-сөйләшә чәй эчик”, – дисәң, “урамда дусларым көтә” дигән сылтау белән тизрәк чыгып таю ягын карый. Улыма мин түгел, минем акчаларым гына кирәк”.
 
Аерылышырга дип судка баргач, Саша хатынына зур чәчәк бәйләме бүләк иткән. Тегесенең авызы ерылган, күзләренә яшьләр килгән. Ир моны күреп шаккаткан. “Соң булса да, шуны аңладым, – диде ул, – хатын-кызларга сәбәп булса да, булмаса да чәчәк бүләк итеп, күңелләрен күрергә кирәк икән. Ә мин акча кайтарып биргәч, бәйрәмнәрдә сирәк-мирәк чәчәк бүләк итсәң шул җитә дип уйлый идем. Ә аңа игътибар, наз кирәк булган, шуңа башым җитмәде, җүләр”.
 
Мин башымны иеп тыңлап тордым. Юатырлык, киңәш бирерлек бер сүз тапмадым. Үземнең гаилә хәлем мөшкел: ирем, үз балаларын ятим итеп, чит хатынга ияләште. Тәүлек кенә димим, атналар буе кайтмый кайчак.
 
Саша бүгенге көндә бер хатын белән очрашкалап йөри икән. Тик аңа өйләнергә җыенмый. Җилбәзәгрәк, тормыш алып барырга дип яратылган хатын түгел ул, ди. Беренче хатынын әле дә ярата, оныта алмый бугай ул. Чөнки, теленнән төшермичә, гел аның турында сөйләде.
 
Эшендә баласының туу турындагы таныклыгын сорагач, хатыны янына барган. Тегесе, юк сәбәпне бар итеп, ирне озаграк тоткарларга, сөйләштерергә тырышкан. Ә ир “тагын күңелем төшәр, оныта алмый азапланырмын” дип, тизрәк чыгып китү ягын караган. Аерылышканнарына ике ел, ни хатыны, ни үзе икенче тапкыр гаилә кормаган. “Соң хатының да сине көтә, сагына түгелме соң, ник сезгә янәдән бергә булмаска?” – дим.
 
– Аннан башка бүтән хатын белән яши алмаячагымны да беләм. Ләкин сагынсам да, аны да яныма якын китерә алмыйм. Куркам, нигәдер. Тагын хыянәт итәрдер кебек, – диде ир.
 
Ф.Абдуллина
Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.01.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»