поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.07.2009 Җәмгыять

КУЛЫҢ ТҮЛИ, АЯГЫҢ КАЙТАРА

Кызык замана: этеңнән алып, бетеңә кадәр иминиятләштереп була бүген. Ризалыгыңны бирсәң, махсус хезмәткәрләр өеңә үк килеп, җайлап-майлап, акчаңны сыдырып алып китәләр. Ул-бу булса, иминияттән акчаңны ала-ала чиләнәсең инде түлке, артларыннан үзең йөгерәсең. Әнә “Спасские ворота” иминият компаниясе дә клиентларын яртышар ел вәгъдәләр белән сыйлый...


 

Машинаны ике төрле иминиятләштереп була – мәҗбүри (ОСАГО) һәм ирекле (КАСКО). Икенчесенә берничә компанияне сайлап була: Ингосстрах, Росгосстрах, Талисман, Дженерал резерв, Спасские ворота һ.б. Ирекле иминиятләштерү шактый кыйммәт - машина бәясенең 8-9%ын тәшкил итә. Аның кулланучыларын берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчедән, машина кредитка алынган очракта, банк иминиятләштерергә дигән шарт куя. Ягъни болай да бурычлы кеше тагын 30-40 меңен чыгарып сала дигән сүз. Икенчедән, яңа чит ил машинасын иминиятләштермичә йөрү шүрләтә. Бүген “страховка”лы текә машиналар саны – Русиядә 6 миллион! Ә безнең илдә сатылган чит ил машиналарының уртача бәясе – 800 мең сум. Андый машинада йөргән кеше өчен иминият акчасы чүп кенә дисезме? Кредитка чумган, җимерек машинада йөрүчеләр белән очрашканчы, мин дә шулай дип уйлый идем.

 

СПАССНЫҢ СӘЕР КАПКАЛАРЫ

 

Иминият компаниясенә зарланучылар гомер-гомергә булды. Кемнең акчасы ремонтка да җитмәгән, кемне ике-өч ай тилмертеп йөрткәннәр... Тик “Спасские ворота” кебек яртышар ел иминият акчасын түләмичә, ахыр чиктә “отказ” язуы тоттыручы компания бүтән юктыр. Иң кызыгы – аларның һәр клиентка җавабы әзер: “Вакытында хәбәр итәргә иде”. Чыннан да, “Спасские ворота” ЯАҖның кагыйдәсе – иминият компаниясенә вакыйга турында ике көн эчендә хәбәр итү. Ә закон буенча, Гражданлык кодексының 961нче маддәсе нигезендә исә ул сроклар бер айдан да ким булмаска тиеш. Әлбәттә, “Спасские ворота” бу очракта хаксыз. Бер-бер артлы судларда җиңелүе дә шуны раслый. Мондый юк-бар сәбәп табып, ул үзе үк законны боза дигән сүз! Клиентлары әйтүенчә, иминият компаниясендәге мондый “бардак” Яңа елдан соң башланган. Кризис, имеш.

 

Акыл белән уйласак, бөтен документларны ике көн эчендә әзерләп, аларның кулларына тоттыру реаль дә түгел. Чөнки ГАИ юлын таптауга гына, ким дигәндә, 4-5 көн үтә. Өстәвенә, тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Бәлки, ДТПдан соң кешенең хәле авырдыр яки ул эшеннән китә алмагандыр. Дөрес, компаниягә шалтыратып әйтергә була. Тик юристлар әйтүенчә, “Спасские ворота” хезмәткәрләренең шалтыратуны теркәмичә, соңыннан “оныта” торган гадәте дә бар икән.

 

ӨЧ ТИЕНЛЕК КУЯН – БИШ ТИЕНЛЕК ЗЫЯН

 

“Спасские ворота” компаниясеннән зарланучыларны эзләп йөрмәдем. Үзләре мине тапты. Компаниянең тагын бер сәерлеге - биредә “дело”лар югалырга ярата, ди. Мәсәлән, “Спасские ворота”дан өч эш буенча акча ала алмаган Д.Ф.Низаметдиновның документларыннан җилләр искән. Хезмәткәрләр: “Кая икәнен белмибез, эзләрбез”, - диюдән ерак китә алмый. Шулай шул, каян табарсыз инде... Кәгазьләргә аяк үсеп, кабинетыгыздан чыгып качкандыр. Д.Ф.Низаметдинов кына сезне судка бирә алмый интегә... Документлар булмагач...

 

Икенче очрак.

 

- Алгы пыяла декабрь аенда ук чатнады. Дүрт ай буена: “Булачак, менә-менә түлибез”, - дип йөрттеләр. Ә түләмәячәкләре турында әйткәч, егылып китә яздым. Анысын да кешечә хәбәр итү юк. Атна саен йөрттеләр, күпме вакыт әрәм иттем. Шулай итеп, иминиятләштерү өчен түләгән 36 меңнең 13ен дә кире кайтармадылар. Алгы пыялам һаман чатнаган килеш. Аны алыштырыргамы, киләсе ел өчен машинаны яңадан иминиятләштерергәме – аптыраган. Хәзер судлашу – минем өчен принцип эше. Августта суд булачак. Моннан соң “Спасские ворота”га аягымны мәңге атламаячакмын, - диде Настя Денисова.

 

- Ни өчен ул компанияне сайлаган идегез?

 

- Машинам кредитка алынгач, иминиятләштерү мәҗбүри иде. “Спасские ворота” башка компанияләрдән арзанрак булуы белән җәлеп итте. Җитмәсә, зур ташлама да ясадылар. Нәтиҗәдә, 7-8 мең янда калганын хәтерлим.

 

Өч тиенлек куянга кызыгып, биш тиенлек зыян алучылар шактый икән. Булат Зариповка “Шевроле Лачетти”ен “Спасские ворота”да иминиятләштерү 24 мең сумга төшә. Калган иминият компанияләреннән 2-3 меңгә арзанрак тәкъдим була ул. Ел дәвамында ике тапкыр бәрелүен исәпкә алсак, компания аңа 56 мең сум түләргә тиеш. Шул акчаны өч ай көттергәннән соң, Булатның да өметен өзәләр. Вакыйга турында 7 көннән соң гына хәбәр итүгә сылтап! Булат әле һаман да “бирәбез”гә ышана.

 

СУД ЮЛЫН СӨЮЧЕЛӘР

 

Гадел Гыйлаҗевнең дә “Хундай Аксент”ын имгәтәләр. Гаеп аңарда булмагач, “страховка” акчасын каршы як түләргә тиеш. Ягъни бу очракта аңа килеп бәрелүче машинаны иминиятләштерүче. Шулай итеп, Гадел дә “Спасские ворота”га килеп төртелә. Аңа компаниянең бурычы – 58 мең сум. Көтә-көтә көтек булгач, компанияне судка бирә. Суд карары Гадел файдасына кабул ителгәч тә, “Спасские ворота” акчаны түләргә ашыкмый. Яраткан сәбәпләрен – “билгеле срокта хәбәр ителмәде” дип апелляцион шикаять яза алар.

 

- Хәзер икенче суд булганын көтәм. Аның безнең файдага булачагына адвокатым шикләнми. Чөнки хаксызлыклары көн кебек ачык. Ләкин шулай вакыт сузып, күпме кеше нервысын бетерү нигә кирәк аларга?! – ди суд юлыннан тәмам туйган Гадел.

 

Һәр очракта да клиентларын айлар буе тикмәгә көттереп, ышандырып торулары, чыннан да, нигә кирәк? Булмаслык эш икәнен шундук өздереп әйтергә ярамый микән? Әллә бер эшкә чират 3-4 ай буе җитәме? Бәлки, акчаны башка җиргә салып, вакыт сузу юлыдыр бу? Акча үзе үк акча эшли бит. Федераль законның 13нче маддәсе нигезендә, иминиятләүче гаризаны 30 көн эчендә карап, шул 30 көндә я акчаны түләргә, я кире кагуны нигезле итеп аңлатырга тиеш. Юк икән, килешү шартларын үтәмәгән өчен, штраф түләргә туры киләчәк. Димәк, суд нәтиҗәсендә компания тиешле сумманы артыгы, процентлары белән түли. Шулай булса да, “Спасские ворота”га суд юлын таптау ошап киткән бугай...

 

Хәер, халыкның иминият компанияләре турында фикере интернетта да тулып ята.

 

Әлеге компаниянең 94 филиалы бар. Ләкин калганнарында эш бу кадәр хөрти түгеллеге сайтта ярылып ята. “Спасские ворота” турындагы кайтавазларның күбесе Казан халкыннан, шуларның бөтенесе диярлек тискәре фикер әйткән.

 

 “НЕБЕСНАЯ КАНЦЕЛЯРИЯ”

 

Әлбәттә, бу кадәр “макталган” иминият компаниясенә ничек кунакка бармыйсың, ди?! Фатыйх Кәрим урамында урнашкан биналарына киттем. 101нче бүлмәдә барган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.

 

- “Спасские ворота”га шикаятьләр күп. Миңа кайбер очраклар буенча комментарий бирә алмассыз микән?

 

- Комментарий бирмим. Нигә бөтенесе минем янга керә соң?! Беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел мин, - диде исемен әйтеп “вакланмаган” җитәкче.

 

- Закон буенча сез миңа мәгълүмат бирергә тиеш.

 

- Закон буенча, мин сезне менә бу ишектән чыгарып җибәрә алам.

 

Берничә минуттан мин, чыннан да, ишекнең икенче ягында идем. Кул селтәмичә, нервы бозмыйча, тыныч кына ишек төбе саклый торгач, яңадан чират җитте үземә. И, рәхмәт яугыры эшем ияләре! Минем өчен алты минутын жәлләмәүче кеше – Шишкин Евгений Владимирович. Үзен “директор урынбасары” дип таныштырды.

 

- Ни өчен клиентларыгызга иминият акчасын түләмисез?

 

- Үзләре гаепле. Гаризаны вакытында тапшырмау, ДТПның теркәлмәве – төп сәбәпләр.

 

- Зарланучыларның күплеге сезне уйландырмыймы?

 

- Бу безнең клиентлар күплеге турында сөйли.

 

- Интернеттагы форумнарда “Спасские ворота”ның Казан филиалына гына тискәре мөнәсәбәт булуын ничек аңлатасыз?

 

- Бөтенесе конкурентлар эше.

 

Бу - әңгәмәнең “матур” өлеше. Калганында Евгений Владимирович сорауларымны мәгънәсез дип тапты. Андый-мондый очракта судка бирәчәген дә әйтергә онытмады. Ә-ә-ә... Әйтергә онытып торам: мине дә аларның конкуренты җибәргән икән. “Дружок”ларым сүзен тыңлап йөрүемне дә аңардан белдем. Махсус, “Спасские ворота”ны пычрату максатыннан. Рәхмәт, Евгений Владимирович, Сез күземне ачмасагыз, бу кадәрен каян белер идем әле?! Кыскасы, кая карама – аларның конкурентлары, дошманнары. Ә Казанда Русиянең иң надан һәм иң ахмак халкы яши икән. Шул гаризаны да вакытында бирә алмыйлар бит. Ишектән чыгып киткәндә:

 

- В следующий раз приходите в приемный день (ул көнне чират су буе кадәр – Л.З.). Не забывайте, что вы не небесная канцелярия!” – диюе кайтаваз булып яңгырады.

 

Сезнең кадәр булдырып булмас инде, иптәш Шишкин! “Небесная канцелярия”гезне әхлакый зыян өчен дә судка бирә башласалар, бурыч эчендә йөзәр идегез рәхәтләнеп...

 

АКЧАНЫ НИЧЕК КАЙТАРЫРГА?

 

“Спасские ворота” компаниясе хакында “Иминиятләштерүчеләр хокукын яклау үзәге” юристы Ксения Калинина да фикерен әйтте.

 

- Иминият компанияләренең күбесенә шикаять бар. Ләкин соңгы ярты елда “Спасские ворота”га зарланучылар санына искитәрлек. Иң кызыгы, 99%ын кире кагу сәбәпләре – тиешле вакыт кысаларында мөрәҗәгать итмәү. Тозсыз, мәгънәсез сәбәп белән аклану бу. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - 20 мең сумга кадәр булган акчаны ала алмаучылар, - диде ул.

 

- Акчаны ничек кайтарасыз?

 

- Суд аша. “Спасские ворота” буенча җиңелгән эш юк әле. Тиешле сумманың, ким дигәндә, 80%ы кире кайта. Кеше үзе алдарга маташкан катлаулы очраклар булгалый, әлбәттә. Андыйларга акчаны алу шикле булуын шундук аңлатабыз. Гади ДТПдан соң 7 көн эчендә иминият акчасы түләнми икән, судка бирергә мөмкин. Машина урлау очрагында 30 көннән соң.

 

Иминият компаниясе банкротка чыкса, кеше үз акчасын даулый аламы? Әлеге очракта ниләр белергә кирәк? Бу сорауларга юрист Алия Камалова җавап бирде.

 

- Иминият акчасын компаниянең банкротлыгы очрагында да алырга мөмкин. Андый вакытларда Русия автоиминиятләштерү берлеге (РСА) түли. Бу хокукы турында һәркем белсен иде. Иминият акчасына кул селтәмәскә, суд юлыннан курыкмаска кирәк.

 

- Әхлакый зыян өчен судка бирергә мөмкинме?

 

- 2008 елның маеннан бирле иминият компаниясен судка бирү мөмкин түгел. Кызганычка, клиентларның күбесе хезмәткәрләр дорфалыгына зарлана.

 

Бер карасаң, иминият акчасы бер проблемасыз, “эх” та итмичә түләнергә тиеш. Ә халыкка мескен хәленә төшеп, үз акчасының бер өлешен теләнеп йөрергә туры килә. Шуның өчен адвокатлар яллап, судлашып йөрү нормаль хәлме инде?! Сорау туа: машинаны иминиятләштерергәме, юкмы? Иминиятләштерү кирәкми, дип кистереп тә әйтеп булмый. Ни дисәң дә, уңай мисаллар, ышанычлы компанияләр җитәрлек.

 

Соңгы арада 30лап иминият компаниясенең банкротка чыгуын исәпкә алсак, кризис бу өлкәне шактый какшаткан. Хәлләре мөшкелләнгән компанияләр бәяне махсус, клиентлар җәлеп итү максатыннан төшерә. Кыскасы, бүген акчаны кысып калам дип, иртәгә артыгын чыгарып салырга калмасын. Саран ике түли бит...

 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 28 | 15.07.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»