|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2016 Язмыш
Балаларны сиңа калдырам... ("ВТ" журналисты Гөлгенә Шиһапова әнисе Зәкия язмышы турында)Газета битләрендә еш кына төрле авыруларга каршы көрәшүче кешеләр турында язалар. Араларында савыгып, чир турында онытып яшәүчеләр дә бар. Бирсен Ходай! Беребезгә дә авырырга язмасын. Ә мин үз күңелемне бушатырга, әнием Зәкия язмышы башкаларга гыйбрәт булсын дип, кулыма каләм алдым. “Әйдә, никах укытыйк!”
Иремнең әнисе белән әле кияүгә чыкканчы ук таныш идек. Аларның туганы Алсу белән тулай торакта бер бүлмәдә тордым. Менә шунда булачак ирем Рөстәм белән таныштым да инде. Бервакыт алар мине үз авылларына кунакка чакырдылар. Алсуга ияреп, Кукмара якларына юл тоттым. Ә икенче көнне Рөстәм килеп керде дә мине үзләренә алып кайтып китте. Әти-әнисе белән таныштырды. Мин әниемне бер күрүдә яраттым. Шулай итеп, аралар җылынып, дуслашып киттек. Тора-бара Алсуларга түгел, Рөстәмнәргә кайтып йөри башладым. Еллар уза торды. Рөстәмнең кулына диплом алган чагы. Әле минем бер елым бар. Шунда булачак каенанам: “Балалар, болай булмый, әйдә, никах укытыйк. Кешедән дә уңайсыз”, – диде. Шул арада безнең никах көне дә билгеләнде. Чит гаиләгә керү авыр булмады.
“Монда миңа кадер-хөрмәт”
Әни белән сөйләшеп сүзләр бетми иде. Бөтен эшне бергә эшләдек. Серләр уртак булды. Шулкадәр акыллы, тәртипле, мәгънәле хатын иде ул. Беркайчан да гаебеңне бәреп әйтмәс, үз эше белән аңлатыр иде. Туебыз үтеп, берничә ай узгач, әни миңа серен чиште. “Минем авыруым бар бугай. Тамактан ризык үтми башлады. Гаиләмә сиздерткәнем юк, балаларны кызганам. Әле бит кызларым мәктәп баласы гына. Әтиегез дә яшь бит әле”, – диде ул. Менә шул чакта, әйтерсең, берничә елга олыгаеп киттем. Әнигә район хастаханәсеннән юллама алып кайтырга куштым да тирән уйга калдым. Алар аны онкология диспансерына юлладылар. Ә мин аны юатырга тырышам. “Әле бит тикшеренү дә узмаган, анализлар биреп карыйк. Барысы да яхшы булыр”, – дим. Йөри торгач, әнине хастаханәгә салдык. Ирем бөтенләй югалып калды. Шуңа күрә дилбегәне үз кулыма алдым. Ничек тә яшәтәсе иде бит әнине! Шул теләк белән шакымаган табиб ишеге калмады. Тик аларның җавабы бер: “Соңга калган, яшәсә дә 6 ай гомере бар”.
Ә мин күңелне төшерергә ашыкмадым. Палатага кереп йөри башлагач, мондагы хәлләргә төшендем. Әкрен генә шәфкать туташлары белән дуслаштым. Биредә дә акчасыз булмый икән. Кулымда туйдан җыелган 20 мең сум бар. Акча турында уйлар чак түгел иде. Табибларның да мөнәсәбәте үзгәргән кебек булды. Операциядән соң, әни янына реанимациягә кердем. Андагы салкынлык, сагыш, авыр хис әле дә онытылмый. Әни мине анда да елмаеп каршы алды. Палатага чыгаргач та: “Мондагы табибларның әйбәтлеге, икешәр кат юрган ябалар”, – дигән була. Алты ай гына яшисе бар дигәч, кадерләп каласы килде шул әнине. Ул да, Ходайның хикмәте, әкренләп ныгый барды. Тора-бара аягына басып, ныклап йөри башлады. Үзен көзгедән күреп әй шатлана иде! Матураеп та китте. Нурланыш терапиясеннән дә файда күрде. Казан хастаханәсендә өч ай яткач, әнине өйгә чыгардылар.
Җирләренә ятып аунар идем
Авыл башында автобустан төшеп калгач, арткы урамнан кайтырга булдык. “Их, җирләренә ятып аунар идем. Сагындым авылымны!” – диде ул, өзгәләнеп. Әнинең терелеп кайтуына шатланып туя алмадык. Сеңелләрем аның янәшәсендә бөтерелә, әти дә бәхетле. Тик әни эшенә чыга алмады. Операция аркасында тавышы бетеп, сөйләшә алмый иде. Ишарә белән генә аңлаштык. Әни башта бу халәтен авыр кичерсә дә, аннары ияләнде. Иң мөһиме – исән булсын!
Менә шул чакта мин авырга узганымны белдем. Әни моңа чиксез шат иде. Кулымда дипломым, эшем бар. Әле эштәгеләр дә әнине гел сорап тора, миңа төпле киңәшләрен бирә. Шатланып яши башладык. Атна азагында авылга кайтуыбызга тәмле ризыклар пешереп торган әни бервакыт тәмам урынга калды. Хәлсезләнеп, ябыгып китте. Эшнең нидә икәнен дә белеп булмады. Метастаза киткәндер дисәк, ник бер тапкыр авыртуны баса торган дару сорасын, укол ясатсын. Әллә түзем булды, әллә башкасы...
Әнинең онкология хастаханәсеннән кайтканын белгәч, бер кеше аңа түндербаш төнәтмәсен эчеп карарга кушкан. Көн саен берәр тамчыга арттырып эчәсе икән. Ә әни, күрәмсең, бу норманы бозган. Соңрак, организмы агуланып, ризык керми башлады. Безнең әнине ашатасы, аны кабат аякка бастырасы килә бит. Иң тәмле ризыкларны пешереп куябыз. Җиләк-җимешләрнең ниндиен генә сатып алмыйбыз, бакчадагы кураларны сабагы белән өзеп алып керәбез. Тик әни генә берсен дә капмый.
“Әтием чакыра мине”
Әни китәсен аңлый иде. Икәү генә калганда әллә ниләр сөйләшәбез. Теле булмаса да, барысы да аңлашыла. Йөрәгем белән тоя идем. Ә ул берөзлексез карынымдагы сабыемны тотып нәрсәдер сөйләде. Хәле булган чакта кәгазь белән каләм сорап ала да нидер яза. Баксаң, якыннарына саубуллашу хаты икән. Миңа да язып бирде. “Әтием чакыра. Бу дөньяда кала алмыйм. Әнә бүген тагын килде. Китми булмый”, – дигән.
Хәле авырайгач, күрше авылдагы табибка барырга кирәк булды. Ирем Казанда эштә, әтине дә районга чакыртып алдылар. Күршедән ярдәм сорамыйча булмады. Ә ул каршы килмәде. Инде бала табар вакытым якынлашып килсә дә, мотоциклга сикереп мендем. Авыллар арасындагы басу юлларын үзегез беләсез. Тик аның кайгысымыни, иң мөһиме – тизрәк әнигә ярдәм итик. Шулай итеп, күрше авылны урап кайттык. Фельдшер килеп теге даруны кадагач, әнигә хәл кергәндәй булды, аңы кире кайтты.
“Ашларымны әйбәт итеп үткәрегез. Балаларны сиңа калдырам. Әтиегезне, зинһар, кага күрмәгез. Мин үлде дип елап утырмасын. Елап кына тормыш бармый. Хуҗалык зур. Аны таратмасын. Мин аны яраттым, яратам һәм яратырмын”, – диде ул. Ә аннары кулыма акча тоттырып, кибеткә төшәргә кушты. “Ваклатып куй. Ашымда өләшерсез. Сабыннар да алып кайт. Келәткә чыгып кара әле. Он бар микән? Булмаса, кибетчегә әйтерсең. Бер капчык алып кайтсын”, – ди бу. Еламыйча чак түзәм. Урамга чыккач, күзләремнән яшь түгелә. Әни бакыйлыкка шулай әзерләнде.
Ике атна, йә ике көн
Тик беркемнең дә үләсе килми шул! Гомерендә дә күрәзәчегә барып карамаган әни күрше райондагы бер багучыга баруымны үтенде. Тагын юлга чыгып киттек. Бу юлы каенатам машина белән алып барды. Ә андагы кешенең күплеге! Багучы хатын янына бардым да әнинең гозерен җиткердем. Ә ул: “Гомере беткән. Янына барып, син әле яшисең дип, өметләндерә алмыйм. Ике көн яки ике атна вакыты калган. Мине өйдә туры килмәде диегез”, – диде.
Әни нәкъ ике көн торды. Менә шулай итеп әнисез калдык. Озак та үтмәде, әнинең нәкъ үзенә охшаган кыз бала таптым. Кыяфәте дә, карашы да – барысы да әнинеке! Быел кызыма 10 яшь тулды. Ул да әбисенең барлыгын белеп үсә. Без авылга кайткан саен тәрәзәгә килеп бәргәләнүче күбәләккә карап: “Әни, әби тагын кайтты”, – дип шатлана. Ә мин әнинең теләкләрен үтәргә тырышып яшим. Кызларын кияүгә биреп, аларның балаларына әбиләрен алыштырам. Әтине дә якын итәм. Әле 51 яше тулмаган килеш тол калса да, әти әнигә булган мәхәббәтенә тугры булып калды. Башка өйләнмәде. Авылда мулла булып тора. Бар да бар, тормышыбыз да түгәрәк, тик әни генә җитми җанга!
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|