|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2009 Шоу-бизнес
ЛИЛИАНА ИРНАЗАРОВА БЕЛӘН ЭМИЛЬ АЙЗАТУЛЛАНЫҢ ТИЗДӘН ТУЙЛАРЫ
Лилиана да, Эмиль дә тиздән җитди адым ясарга тора. Тик икесе бергә түгел, ә аерым-аерым. Эмиль Айзатулла 14 августта өйләнә. Сөйгәне белән бер мәктәптә белем алган укучыларның очрашу кичәсендә танышкан. Лилиана Ирназарованың никахы көзгә планлаштырылган. Сөйгәне белән алар ике ел очрашып йөргәннәр. Яшьләргә бәхет, кайнар мәхәббәт һәм мул тормыш телибез!
Эмиль кызны күрү белән шунда ук гашыйк булган. Аңа әле 19 яшь кенә. КДУның икенче курсын тәмамлаган. Хәзер яшьләр туй мәшәкатьләре белән йөриләр. Кәләшкә күлмәк, кияүгә костюм сайлыйлар. Туйга барлыгы 200 кеше чакырулы. Кунакларның күпчелеген сәхнәдәшләре тәшкил итәчәк. Эмиль туй тортын да сайлап куярга өлгергән. Ул дүрт катлы булачак икән. Кияү кәләшне иң текә машина белән барып алачак. Ул да булса "Хаммер". Бу кыйммәтле бүләкне Эмильнең иң якын дуслары ясаячак. Җырчы дусларының сүзләренә караганда, кәләш белән кияү бер-берсенә бик тә охшашканнар. Алай гына да түгел, Эмильнең игезәк сыңары да шушы көннәрдә өйләнә икән. Шулай итеп, бер гаиләдә бер-бер артлы ике зур бәйрәм көтелә.
Лилиананың булачак кияве – эшмәкәр. Иминиятләштерү өлкәсендә эшли. Яшьләр никахтан соң Уфа шәһәрендә яшәячәкләр. Сөйгәне белән Лилиана Айдар Галимов концертларында таныша. Айдарның концертларына билетлар булмаганлыктан, егет сәхнә артына менә. Лилиана “Чакыру билеты”на кул куеп торганда аны күреп ала һәм бу билетны сатуны үтенә. Лилиана аны егеткә бүләк итәргә була. Кыз белән егет концерттан соң телефон номерлары белән алмаша. Бер атнадан соң булачак кияү җырчы кызга шалтырата. Шушы вакыттан аларның мәхәббәт утлары кабынып китә дә инде.
- |
Иң күп укылган
|