08.02.2016 Дин
Мәчеткә трактор кирәкме?
– Җомга намазын калдырганым юк. Шәһәр читендә яшәсәм дә, эшкә якын булгач, башкалабыз үзәгендәге мәчетләргә йөрим. Соңгы вакытта, мәчет ишегалдын җыештырырга, кар көрәргә акча җитми, сәдакаларыгызны кызганмагыз, дип җомга намазы вакытында еш искәртеп торалар. Хәлле кешеләр күптер дип уйламыйм.
Сәдака сала алмыйм дип читенсенеп утыручылар да аз түгелдер. Гомумән, җомга намазында матди нәрсәләр турында сүз кузгату дөрес микән? Минемчә, рухи мәсьәләләр генә аңлатылырга, үгет-нәсихәт кенә бирелергә тиеш анда. Әллә мин ялгышаммы?
Казаннан килгән әлеге имзасыз хатка җавап бирүен сорап башкалабызның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдингә мөрәҗәгать иттек.
– Башкалабыз үзәгендәге мәчет булгач, безгә дә керми калмыйдыр әлеге агай. Без дә вәгазьләребездә көнкүреш мәшәкатьләрен еш кузгатабыз дип җавап бирер идем аңа. Вәгазьне имам өч өлешкә бүлергә тиеш. Беренче өлеш – дини вәгазь-нәсихәт. Икенче өлеш – дөньядагы вакыйгалар, өммәттәшләребезнең хәле белән таныштыру. Өченче өлешне мәхәлләбезнең бүгенге хәленә багышлыйбыз. Имам мәхәлләнең, мәчетнең хәлен аңлатып китәргә тиеш. “Җомга – фәкыйрьләрнең хаҗы ул”, – дигән Пәйгамбәребез. Әгәр рәттән өч җомганы калдырсаң, Аллаһы Тәгалә каршында бик зур гөнаһлы буласың икән. Шуңа күрә җомга намазын калдырырга ярамый. Шунда мөселманнарыбыз бер-берсенең хәлен белешә, имам нәсыйхәт бирә, мәхәлләдәге яңалыклар белән уртаклаша. Имам йорты түгел, Аллаһ йорты бу. Шуңа күрә мәхәллә халкы мәчетне карап торырга, мәшәкатьләрен үз өстенә алырга: ишегалдын да себерергә, карын да көрәргә тиеш. Кар күп ява икән, аны эттерергә, шәһәр читенә чыгарырга тракторын, машинасын да юнәтергә тиеш (күрегез: быел кар ничек күп яуды, әле тагын явар дип торалар; шәһәр хуҗалыгы техникасы ташып өлгерә алмый бит). Имам менә шушы зарурлыкны мәхәллә халкының исенә төшереп торырга бурычлы.
Кайберәүләр, мөтәвәллият карап тора алмыймыни, дип әйтә. Ике гектар чамасы биләмәбез бар. Мөтәвәллият аны ничек чистарта алсын! Әйдәгез, халыкка мөрәҗәгать итик, карны эттерә торган трактор алыйк, дип әйтә мөтәвәллият әгъзалары. Алар имамга әйтә, имам мөнбәрдән халыкка сөйли. Безгә хөкүмәт акча бирми, мәчет халык акчасына яши. Мәчет мәйданы өч мең биш йөз квадрат метрга җитә. Байларны туплап, химаячеләр шурасы оештырырга кирәк, дип тәкъдим итүчеләр дә бар. Әлегә теләк белдерүчеләр күренмәде. Без бит, сафлар буенча йөреп, сәдака җыймыйбыз. Кемнең мөмкинлеге бар, шул бирә. Юк икән, бирмисең. Шуңа күрә читенсенеп утырырга кирәкми. Ислам дине җиңеллекләр биргән. Динебездә шулай: мөмкинлегең бар икән, хаҗга барасың, зәкят түлисең, корбан чаласың, булмаса – юк. Мәҗбүри түгел: шуны аңлагыз!
1980 ел. Мәчетебезгә халык сыймый, янкорма ясарга кирәк, дип белдерде мөтәвәллият. “Намаз бүлмәсе дип түгел, хуҗалыкка административ бина җитми дип сорагыз”, – дип киңәш итте акыллы кешеләр. Рөхсәт бирделәр, смета төзеделәр. Смета буенча ул вакытта 300 мең сум кирәк булып чыкты. Теге заман өчен бик зур акча бу. Кайдан алырга бу хәтле акчаны? Әйдәгез, халыкка мөрәҗәгать итәбез дигән фикергә килдек. Ул вакытта исән булган Мөгаллим, Фәхрислам, Нурислам, Шәйхулла, Сөнгатулла абыйлар, әрҗәләр алып, халыктан акча җыяр өчен, районнарга чыгып китте. Кузбасстан, Әлмәттән, әллә кайлардан акча җибәрүчеләр булды. Озак та үтмәде, бухгалтер аксак Касыйм абый, 300 мең сум акча җыелды, дип игълан итте. Шуннан соң тиз арада янкорма ясап куйдык.
Түбән Кама шәһәрендә имам-мөхтәсиб Йосыф хәзрәт тә шулай эшли икән. Автокатафалка кирәк булгач, җомга вакытында, менә хисап номерлары, менә сәдака әрҗәсе, мәет озатырга даими кирәк була, дип халыкка мөрәҗәгать иттек, диеп аңлатты ул. Ике җомгада бер миллион алты йөз мең сум акча җыйганнар да автокатафалкалы булганнар. Шуңа күрә, җитди ихтыяҗ туганда, халыкка мөрәҗәгать итәбез.
Чыгымнарыбыз аена бер миллион ярым сумга җыела. Аерым алганда, җылыту һәм су чыгымнары өчен генә ярты миллион сум түләргә туры килә. Акча сорамыйбыз без, хәлебезне генә аңлатабыз. Безгә гадәттә җомга намазларына өч йөзәр кеше килә. Шуңа күрә аз-маз сәдака салган сурәттә дә, акмаса да тама дигәндәй, байтак кына җыела. Халкыбыз, еламаган балага имчәк каптырмыйлар, дип тиктомалдан гына әйтми. Сорамыйсың икән, димәк, сиңа кирәкми, – дип сөйләде ул.
ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка да укыттык әлеге хатны. “Халыкка мөрәҗәгать итмичә, кемгә мөрәҗәгать итсен инде имам. Мәчетне якмыйча, җылытмыйча, суык җирдә утырып булмый бит. Әгәр туңып утырсалар, рәхәт булыр иде микән?! Төркиядә, башка мөселман илләрендә мәчетнең хуҗалык эшләрен алып баруны вакыф оештырып хәл иткәннәр. Анда имамның кайгы-мәшәкате юк, бездә бу – проблема. Ник сорыйсыз дип әйтү, имамны гаепләү дөрес булмас. Әгәр кешенең сәдака бирер мөмкинлеге юк икән, аны Аллаһы Тәгалә белә ич, нигә уңайсызланып торырга?! Дөрес, халыкка алай мөрәҗәгать иткәнем юк. Әмма дини мәҗлесләрдә, җыелган сәдака акчасын мәчеткә бирегез, дип даими искә төшереп торам. Мәчетне карап торасы, халыкны укытасы бар. Әгәр мәчетне кайгыртып торасы булмаса, гел рухи мәсьәлә генә күтәрер идек. Бүген иң кискене – мәчетләрне карап һәм имамнарга хезмәт хакы түләп тору мәсьәләсе”, – дип аңлатты ул безгә.