поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.02.2016 Җәмгыять

Сау булыгыз, коллекторлар?!

Россиянең рибачылар һәм кредитоманнар фронтыннан хәбәрләр соңгы вакытта чып-чын гражданнар сугышы төсмерен ала башлады. Бәрелешнең төп сәбәпчесе әҗәткә яшәргә яратучыларның җиде кат тиресен салдырырга яратучы банклар, микрофинанс оешмалары һәм әҗәт алып та, аны түләргә теләмәгән яисә түли алмаган кредит бәйлелегенә төшкән кешеләр.

Хәзерге гадәти банк процентлары гына да шундый: түлим дисәң, алны-ялны белми эшләргә һәм ачлы-туклы яшәргә туры килә. Микрофинанс оешмала­рының кредитларын исә түләү бөтенләй мөмкин дә түгел: 5 меңлек әҗәт 5 миллионга кадәр бик тиз үсеп җитәргә мөмкин. Бу хакта без “Ватаным Татарстан“да бер ел элек “Риба коллары“ дигән язмада дәлилләп-исәпләп язып күрсәткән идек. Математика буенча элементар белеме булган кеше микрофинанс оешмаларын кимендә бер чакрымнан әйләнеп үтәргә тиеш.
Кредит инәсендә утыручылар исә үз һәлакәтләренә таба баш ташлап барырга ярата, нә­тиҗәдә байтагын элмәк көтә, суицидның бүтән юлларын сайлаучылар, үз­ләре белән дөнья­дан гаилә­ләрен дә ияртеп ки­түчеләр саны арта бара. Дөнья белән бәхил­ләшергә те­ләмичә, көрәш юлларына басканнарны җәһәннәмгә коллекторлар озатырга тырыша: йодрык белән кыйнаудан алып утлы коралдан ату, тәрәзәдән “Молотов коктейле“ ыргыту кебек ысуллар тормышка ашырыла.
 
Коллекторлар тырыш­лы­гы­ның сәбәбе бик аңлашыла: кире кайтарылган әҗәтнең 40-50 про­центы аларныкы булачак, димәк, сүз йөз меңләгән һәм миллионлаган сум акча турында бара. Балалар бакчаларын шарт­­лату, хаста­ха­нәләрнең телефонын өзеп кую, ут төртеп яндыру, коллектор корбаннарын якларга тырышкан полицейскийларны атып үтерү кебек вәх­ши­лекләр хәттин ашкач, Россиянең закон әвәләүчеләре дә уяна башлады: коллекторларны тыю, эш­чән­леген туктатып торулар турында сүзләр кузгатылды. Алда Думага сайлау тора, пиар эшләү өчен иң мөһим чак, шуңа күрә коллекторлар һөҗү­меннән интеккән сайлаучыларны канат астына алып, кү­ңел­ләрен күрү – тормыш үзе алдыңа китереп куйган татлы җим ул. Моны иң беренче булып Жириновский партиясе шәйләп алды һәм инде Дәүләт Думасына коллекторлар эшчәнле­ген тыю турында закон проектын кер­теп тә өлгерде. Проблемага Федерация Советы җи­тәкчесе Валентина Матвиенко да игътибар итте: коллекторлар турында канун кабул ителгәнче, коллекторлар эшчән­леген туктатып тору ки­рәклеге хакында игълан итте.
 
Фаразлап карыйк: коллекторларга “сау булыгыз!“ дип әйткән канун кабул ителәчәкме-юкмы? ЛДПР проекты нигезендә ниндидер закон кабул ителсә дә, коллекторларны тулысынча тыю булмастыр дип уйлыйм мин үзем. Кол­лекторларның югары җитәк­че­лектә бик куәтле лоббилары булмый калмас, чөнки болар үзе сауган сөтне үзкыйм­мәтеннән кый­батрак бәягә сата алмый ин­теккән авыл кешеләре генә түгел, ә зур һәм җиңел табыш ияләре. Гадәттә андый табышлар тирә­сендә “йонлач куллар“ бик күп тулгана. “Думада рәсми булмаган сөйләшүләр вакытында депутатлар андый законны кабул итүгә коллекторлар үзләре комачаулый дип зарлана“, – дип яза әнә “Российская газета“. Димәк, канун кабул ителгән очракта да бик йомшак вариантта, коллекторлар күңеле авыр кабул итмәс­лек итеп кенә кабул ителәчәк. Ул кабул ителгәч, инде коллекторлар законлы рәвештә эшли башлаячак һәм аларга каршы көрәшү кыен булачак.

Икенчедән, хәзерге Россия шарт­ларында коллекторларны тыю объектив рәвештә мөмкин дә түгел, чөнки дөмбәсләп әҗәт кайтаручылар сәбәп түгел, ә нә­тиҗә генә. Сәбәпне юк итмисең икән, нәтиҗә котылгысыз рә­вештә пәй­да булачак. Сәбәп исә процентка акча бирүче банклар һәм микрофинанс оешмалары һәм кредитка акча алып, матди проблемаларын хәл итәргә те­ләү­че риба коллары. Коллек­тор­лар­ның кредитоманнар белән сугышын кредит бирүче оешмаларны тыеп кына туктатып була. Россия­дә бүген бөек банк түнтәрелеше бара: илнең иң зур банклары да кү­бесенчә зыянга эшли, елны йөз миллиардлаган югалтулар белән төгәллиләр. Югал­туларның күлә­ме, 2014 ел белән чагыштырганда, берничә тапкыр артык, быелгы югалтулар исә тагын да зуррак булачак. Хәзер барысы да әҗәт­ләрен кайтарып бирмәскә тырыша: юридик затлар бөлә, физик затлар процентлар авырлыгыннан сыгылып төшкән, ими­ният­ләш­терү­челәр иминият акчасын түлә­мәскә маташа. Клиент­­­­ларның җелеген суыручы банклар йә үлә, йә сугыш сукмагына коллекторларны чыгарып җи­бәрә. Ягъни бу күпчелек өчен яшәү-үлем тартышы. Әлеге тартыш бик күптән­нән бара инде, корбаннар статистикасын беркем дә алып бармый, мин үзем генә дә әҗәтләрен кочаклап ләхеткә кереп яткан берничә кешене беләм. Әҗәтләр бар икән, аларны кайтару өчен пычрак эшне эшләүче бандитлар да булачак.

Әҗәт ияләре дә тик кенә ятмый, билгеле. Берләшеп, антиколлектор фронт оештырырга тырышалар. Бүген смартфоннар өчен антиколлектор кушымта модада, ул бик үтемле товар булып чыкты. Телефонга шуны урнаш­тыр­­дың­мы, коллек­торларның сине шалтыратып бимазалавыннан котылырга җай чыга. Телефоннан шалтырата алмаган коллектор коллектор түгел инде ул. Аның бердәнбер чарасы булып ишеккә ут төртү, кредитоманга яла ягып, листовкалар тарату кебек пычрак эшләр генә кала. Кул күтәрүчеләр дә булачак. Димәк, сугыш дәвам итәчәк. Әҗәт әһелләренең тең­кәсенә шулкадәр тиделәр: коллекторлар озакламый үзләре дә җи­наятьчел рәвештә эзәрлек­ләнү объектларына ия булмаслар дип өзеп әйтеп булмый. Кри­зисның ман­тыйгы шундый, законнары кыргый: кем көчле, шул җиңүче булачак.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»