06.02.2016 Хатлар
Рашат Низами: "Көтмәгәндә мине көймәдән елга уртасына чөеп ыргыттылар!"
Казанның Чистай урамыннан барам. Аның күпкатлы яңа йортлар белән бизәнеп, яңача һәм заманча яши башлавына дистә еллардан артыктыр инде. Җәяү барам. Ә үзем бу урыннарның 1962 еллардагы чагын хәтер иләге аша уздырам.
...Ул чакларда миңа 12 яшьләр тирәсе иде. Җәйге каникул вакытында әни мине Казан каласына алып килде. Кайсыдыр яктан туган тиешле Исхак абыйсы йортында бер атнага кунакка калдырды да, авылга кире кайтып китте.
Авыл малаеның кызыксынуы көчле. Баштарак чирәмле ишегалды, аннары урам белән таныштым. Таза итеп салынган агач йортлар, аларның челтәрләп эшләнгән капка һәм тәрәзә йөзлекләре истә калган. Чып-чын татар бистәсе булган бит ул. Пәрдәсе ачык тәрәз төпләрендә яран гөлләр кып-кызыл чәчәкләрдән ташып, күбекләнеп утыра.
Исхак абыйның миннән дүрт-биш яшькә олырак улы Илдар да бар бит әле. Төрле уеннар уйнап, күп вакытны аның белән бергә үткәрәбез.
Берсендә шулай дуслары белән ул мине Казансу елгасына (янәшәдә диярлек!) алып китте. Белмим, каян-ничек юнәткәннәрдер, озынча агач көймәгә кереп утырдык та, елга уртасына таба ишә болар. Мин елганың тирәнлегенә, киңлегенә сокланып карап барам.
Кинәт... Һич көтмәгән идем, ике яктан ике малай мине култыклап алдылар да, елга уртасына чөеп ыргыттылар! Бер мәлгә югалып калсам да, үземне бик тиз кулга алдым. Мин бит үзебезнең Мишә елгасында су коенып үскән терекөмеш малай. Колач-колач салып йөзеп көймә артыннан киттем. Күпме йөзгәнмендер, хәтерләмим, әмма малайларны куып җитеп көймә читенә чытырдап ябыштым. Шөкер, теге “хулиганнар” мине тартып алдылар.
Хәзер уйлыйм: Илдарның иптәш малайлары нинәрсә уйлап мине елгага томырдылар икән? Әгәр юньләп йөзә белмәгән булсам... Батып үлә калсам?.. Рашат дигән исемем фәкать туу турындагы таныклыкта һәм мәктәп дәфтәрләрендә генә теркәлеп каласы булган лабаса... Ярый әле мине Мишә сулары, аның талгын дулкыннары тибрәткән, чыныктырган!
...Казансу буеннан хәзер дә еш кына җәяүләп узам. Теге чакта ... без көймә белән йөзеп кергән урында хәзер инде мәһабәт бер корылма, архитектура үрнәге – Никах сарае тора.