поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.02.2016 Медицина

Яман шеш – хөкем карары түгел

Татарстанда ел саен якынча 16 мең кешегә яман шеш диагнозы куела. Ике ел элек онколог­лар республиканың һәр 45нче кешесе яман шеш белән авырый дисә, быел 43нче кеше дип хафага салалар. Татарстан халкының Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда яман шеш белән күбрәк авыруын да яшермиләр.

Бүген бу чир кагылмаган гаилә, коллектив бармы икән инде? Та­биб­лар, яман шештән курыкмагыз, аны хөкем карары итеп кабул ит­мәгез, диләр. Чыннан да, яман чир­дән дәваланып, исән-имин яшәп ятучылар да аз түгел бит. Кү­рәчәге булгандыр инде, бер чыбык очы туганыбызның сул як күкрәк бизен­дә яман шеш таптылар. Моны ишетеп алган күрше-күлән: “Бичара, әнисе дә 44тә үл­гән иде, кызы тагын да кыскарак гомерле булган”, – дип, авыру апабызны те­реләй җирли дә башладылар. “Әй, балалары кала, алар кызганыч”, – диеште таныш-белеш чыланган күз керфекләрен сөрт­кәләп. Чын менә, ул чагында үзен­нән бигрәк якыннары төшен­ке­леккә бирелде шикелле. Кем күпме булдыра акча җы­ештык, нишләргә белмичә, аһ-ваһ килдек. Туганыбыз озакламый диспансерга кереп ятты.
 
Берничә көн­нән күк­рәген алдылар, шактый вакыт химия дәвасы узып йөрде. Шуннан соң, 15 елдан артык вакыт үтте. Шөкер, туганыбыз, исән-сау. Балалары үсте, оныклар сөяргә дә язган аңа. Чиләбе өлкәсендә зур гаилә булып яшәп яталар. Бергә җыелганда, ник бу хакта берәр тапкыр сүз куертсын, үзен жәлләт­сен?! Сораштыра башласаң: “Сез­нең бү­тән сөйләр сүзегез юкмы?” – дип ачу­лана. Бик каты авырганда да йөзен чытмады, зарланмады, елаганын да күрсәт­мәде ул. Аның шат күңелле булуына, үзен һәрчак пөхтә йөртүенә исләр китә. Олыгая барган саен чәч ясату, яңа күлмәк сатып алу өчен дә кәеф кирәк. Көчле рухлы туганыбыздан күп нәрсәгә өйрәнерлек. Бүген исә, оныкларны үстерешәм, мин булышмасам, кем булышсын, ди­гән теләк-омтылыш белән яши. 1970 елларда табиблар әнисенең гомерен саклап кала алмаган. Хә­зер медицинаның мөмкинлек­ләре зуррак шул.
 
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы яман шеш чиренә каршы 10 кагыйдәдән торган бук­лет әзерләгән. Узган ел министр Гадел Вафин төрле оешмаларда, заводларда булып, йөрәк-кан тамырлары системасы чирләренә каршы саклану чаралары турында чыгыш ясап йөргән иде. Быел да шундый очрашуларны дәвам ит­мәкчеләр. Яман шеш белән хатын-кызлар күбрәк авырый. Аларда сан ягыннан күкрәк бизе, тире яман шеше өстенлек итсә, ирләрдә җенес бизе, үпкә, тын юллары яман шеше исемлекнең башында.
Алдан беленгән чирне дәвалау җиңелрәк, диләр белгечләр. Ә статистикага килсәк, соңгы елларда 57 процент очракта чир беренче, икенче стадиядә беленә икән. Андый сырхауларның терелеп аякка басуына өмет зур. 17,7 процент очракта өченче стадиядә ачыклана. Монда хәл катлаулырак. Озак вакыт дәваланырга туры киләчәк. Шулай да савыгуга ышаныч бар. Ә 24 процент сырхау онкологларга соңгы стадиядә килә. Бу юлы табибларның сүзе катгый: бик четерекле, чир белән шактый тарткалаша торгач, исән калучылар да бар, ләкин тулысынча савыгу икеле, паллиатив ярдәм кирәк булачак.
 
Бездә күп кеше яман шеш бе­лән хезмәткә яраклы яшьтә, ягъни җир җимертеп эшләп йөргәндә авырый. Еллар буе тикшеренмәү, күңелдә шик туса да, табибка баруны иртәгә, киләсе атнага кадыру – бик күпләргә хас. Шулай итеп еллар узып китә. “Кечкенә төртке кебек кенә шеш күрсәгез дә, аңа битараф калмагыз, – дип кисәтә сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. – Тизрәк табибларга йөгерегез. Со­ңара күрмәгез!” Диспансеризация тикшерүе бүтән чирләр белән бер­рәттән яман шешне дә табуга юнәл­дерелгән. Хатын-кыз­лар­да күкрәк бизе, аналык шешләре, ирләрдә җенес бизе, туры һәм кайма эчәк­лек чирләре шул тикшеренү вакытында табыла. Шул ягы да бар: 74 процент очракта беренче, икенче стадиядә беленә. Димәк, савыгуга, яшәүгә өмет зур!
 
Яман шешне булдырмый калу һәм чирнең азуына китермәү өчен 10 кагыйдә

- Тәмәке тартуны ташла. Үпкә, ирен яман шеше белән күбрәк тәмәке тарткан кешеләр авырый.
- Көчле исерткеч эчемлекләргә сак кара. Авыз куышлыгы, йоткылык, ашказаны-эчәк тракты яман шеше килеп чыга күрмәсен.
- Нурланыштан саклан. Озак вакыт кояш астында булу гына түгел, ә СПА салоннарда ясалма кызынуның да зыяны күп.
- Эш урыннарында да сәламәт­лек­не кайгырту ягын карагыз. Слесарь икән, авызга кадак, тимер кисәге капма. Агулы матдәләр яман шешкә китерә.
- Ашау-эчүдә талымлырак булыгыз. Үзебездә үскән яшелчә, җиләк-җимеш, клетчаткалы азык ашагыз. Эшкәртелгән ит ризыкларыннан баш тартыгыз. Тикшеренүләр күрсәткән­чә, алар да яман шеш башлануга җирлек булып тора.
- Артык авырлыктан котылыгыз. Моңа югары калорияле ризыктан тыелып, физик активлыкны арттырып ирешеп була. Сәламәт кешегә көнгә 40 минут җәяү йөрергә.
- Әгәр кечкенә генә шеш күрсә­гез яки бер сәбәпсезгә кан ага башласа, ашыгыч рәвештә табибка күренегез.
- Ирләргә киңәш: 45 яшьтән соң ел саен медицина тикшеренүе узарга кирәк.
- Хатын-кызларга киңәш: 35 яшьтән 45 яшькә кадәр елга бер мәртәбә УЗИ, 45тән соң маммография тикшеренүе узарга онытмагыз. Бала табу һәм имезү сөт бизләре яман шеше барлыкка килүне киметә, ә балага узудан саклану өчен эчә торган препаратлар, гормоннарны алыштыргыч буларак тәкъдим ителүче дарулар, киресенчә, чирне арттыра.
- Бу киңәш тә хатын-кызлар колагына. 20 яшьтән башлап, ел саен гинекология кабинетларында яки хатын-кызлар консультацияләрендә тикшеренеп торыгыз.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»