поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.02.2016 Шоу-бизнес

Фәридә Төхватуллина: “Һай, үлеп яратам”, дип кияүгә чыкмадым” (ФОТО)

“Яңа Гасыр” каналында “Сиңа миннән сәлам” тапшыруын алып баручы Фәридә Төхвәтуллина сыер да сава, терлек-туар да карый, кирәк булса утын да яра. Кыскасы, кара эш дип чирканып тормый, ниндие бар – бөтенесен башкара. “Башыңа төшсә, бөтен эшне өйрәнәсең, эшнең ояты юк”, – ди ул.

– Фәридә, ирең Илшатка яратып кияүгә чыктыңмы?
 
– Тора-бара ярата да башлыйсыңдыр. Кияүгә чыкканда, һай, мин моны үлеп яратам, дип чыкмадым үзе. 
 
– Ник алай?
 
– Ярату тора-бара килә дип уйлыйм. Акыл белән уйлап, сине яраткан, хөрмәт иткән кешегә кияүгә чыгарга кирәк. Икең бер фикердә булу кирәк. Сөйләшергә уртак тема булмаса, коры ярату белән генә яшәп булмый, юллар аерыла ул. Иремнең хатын-кызны хөрмәт итүе, аңлый белүе ошады. Нинди хәл булса да аңа таянам.
 
– Илшат 122нче рус гимназиясендә физкультура укыта икән, бу акчага гына яшәп булмыйдыр инде ул, бизнесы бармы?
 
– Әйтмим. Серләр калсын әле.
 
– Ә син “Сиңа миннән сәлам”не алып барып, череп баеп беткәнсеңдер инде, шулаймы? Анда “Видеокотлаулар” 5200 сум, өй телефоныннан язып алынган бер хатның бәясе 2300 сум тирәсе, диләр.
 
– Алай акча артыннан куа торган кеше түгел мин. Күңел халәтемә туры килгән эш булсын.
 
Алар бер-берсенә “бәгърем” дип эндәшә. 2 класста укучы олы кызлары Мәликәне мәктәпкә илтү, алып кайту әтисе карамагында. Кызлары да әтиләре эшләгән гимназиядә белем ала.
 
– Балачагың ничек узды?
 
– Әтием Әтнә районы Олы Мәңгәрдән, шул авылда дөньяга килгәнмен. Әниемә колхозның баш хисапчысы эше тәкъдим ителү сәбәпле, әниемнең туган авылы – Арча районы Яңа Иябаш авылына күченеп киткәнбез. Балачагым шунда үтте. Әни мөстәкыйль бала итеп үстерде: “Авыр хәлдә калсаң, иң беренче Аллаһы Тәгаләгә таянып, аннан көч-куәт сора”, – дип өйрәтте. Әнием Хаҗирә бүген дә шул авылда гомер итә. Әтием Фердинанд 55 яшендә инсульттан вафат булды. Ул үлгәндә 27 яшемдә идем.
 
– Энекәшең Фәннурга – 23, арагыз 12 яшь икән, ник алай?
 
– Әнидән энекәшемне: “Үзем генә калам”, – дип сорап алдым. Авыл хуҗалыгы университетында урман хуҗалыгы буенча укый ул, соңгы елы инде.
 
Туган якка атна саен кайтабыз, минем якка күбрәккайтырга туры килә, әти булмагач хуҗалык эшләре җыела. Терлек-туар, тавык, казлар асрый әни. Ирем ягыннан әткәй-әнкәй Әтнә районы Чишмәле Сап авылында яшиләр.
 
– Әйбәт киленме син?
 
– Әйбәт кабул иттеләр, “кызым”, дип кенә эндәшәләр. Чит кешенең баласына “кызым” дип әйтү җиңел микән? Күмәк эшләр булганда, миңа да шалтыратып киңәшәләр, күңелем үсеп китә. Ашлар уздырганда үзем дә алар белән киңәшләшәм. Безнең ике авыл арасы 50 чакрым гына, безгә кайтканда, аларга да сугылып чыгабыз. 
 
– Кайткан саен мунча керәсеңме?
 
– Мунча яратам. Ирем – мунча белгече. Ишегалдында күмер самавыры кайнатабыз, аны төп йорттан таптык. Әниемнең бала чагындагы самавыр ул.
 
– Чабынасыңмы?
 
– Чабынам. Юкә, имән, каен себеркесен яратам. Себерке әзерләргә әти, балалар белән бергәләп менәбез. Шунда ук бәйлибез, үләннәр дә җыябыз.
 
– Печән дә чабасыңмы?
 
– Юк, карап кына торам.
 
– Илшат белән танышу ничек булды?
 
– Тулай торакта дүрт ел яшәдем. Хорга йөри идем, концертта таныштык. Илшат та шул ук торакта яши иде. Студентның акчасы бетә, ә Илшатта гел акча була. Булмый хәле юк, спорт факультетында укыгач, төрле ярышларда катнаша, призлар ота, эшли дә иде. Очрашып йөрдек, әмма гаилә кору турында уй юк иде. Язмыш соңыннан тагын очраштырды, ике ел йөрдек тә кавыштык. Список лучших лицензионные казино Украины вы найдете на этом сайте.
 
– Тел байлыгыңны үстерү өчен нишлисең?
 
– Әдәби китаплар укыйм.
 
– Йокларга яратасыңмы?
 
– Биш-алты сәгать йокы җитә миңа. Бишенче яртыда уянып, иркенләп җыенам, алтынчы яртыда безне машина килеп ала.
 
– Сезнең тапшыруны гел тәнкыйтьләп торалар: “Артистларны сөйләтмәгез, күбрәк котлаулар укыгыз”, – диләр.
 
– Тәнкыйтьне яратам. Мактаган дустыңнан курык, диләр.
 
– Ачуың чыкмыймы?
 
– Юк, бик тыныч кабул итәм.
 
– Син тамашачылар белән “Саумысез” дип исәнләшәсең, ник?
 
– Чит илдәге тамашачыларны да күз алдында тотам.
 
– Эфирга чыгар алдыннан дога кыласыңмы?
 
– Һәрвакыт “зиһен, тел ачкычлары бир, яман нәрсәдән сакла”, дип, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм.
 
– Карале, Фәридә, син җырчы Анна Германга охшагансың икән...
 
– Әйе шул, бервакыт Киров өлкәсеннән бер абый Анна Германның фотосы белән хат та язып җибәргән иде.
 
– Буең күпме соң синең?
 
– 173.
 
– Күзең зәңгәр бугай...
 
 
 
 

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 04.02.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»