поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.02.2016 Җәмгыять

Сәер кешеләрме, ахырзаманмы?

Соңгы вакытта әллә күзгә, әллә дөньяга нидер булды – сәер күренешләр маңгайга бәрелә дә тора. Инфляция-санкцияләрдән халыкның башы киттеме, әллә ул шул рәвешле үз күңелен үзе күреп, шактый ук караңгыга әйләнгән тормышны кызыграк итәргә тырышамы – нәмәгълүм. Әмма нидер булды.

Казан урамында җәй көне Кыш бабай йөрүе турында язган идек инде. Шулай ук җәй көне Чаллыда эт җитәкләгән кебек, шнурыннан тотып, асфальт буйлап үтүк сөйрәп йөрүче берничә кызны очратучылар булган. Танышым Гөлназ Казанда, Бауман урамында, шулай үтүк өстерәгән берничә кыз белән алар янында вентилятор сөйрәп йөргән егетне дә күргән. “Болай барса, озакламый кешеләр башларына унитаз киеп йөри башларлар”, – дип, исе китеп сөйләгән иде шул вакытта Гөлназ. Әүлия диярсең, юраганы юш килде: узган елның декабрь башында интернетта Казанның Родин урамында башына... унитаз киеп йөрүче ир турында мәгълүмат пәйда булды, сурәте дә бар иде (рәсемдә).
 
Шулай ук узган ел декабрендә коеп яңгыр яуганда Мәскәү базарында чыршы сатып торулары сәер күренгән иде, бераз барсам, ни күрим, чаңгы кигән ике үсмер юл аша чыгып килә. Яңгыр явып тора, ә алар су аккан юлдан элдертәләр генә! Монысы чүп кенә икән әле, ата-аналар җыелышында бер ана тагын да кәттәрәк күренешне сөйләде.
 
– Метрога утыруым булды, “Постау (аны нишләптер сукно дип әйтәләр – ред.) бистәсе” тукталышында берничә кыз керделәр дә, тоткычлар арасына бау сузып, шунда пакетларыннан кер чыгарып элә башладылар, – диде ул. – Үзләре: “Ничә тукталыш арасында кибәр?” – дип, сөйләнәләр, вагондагы бөтен халыкның күзе шуларда. Ә алар уйлап та бирмиләр. Сөйләшеп бардылар да, “Яшьлек” тукталышында төшеп калдылар.
 
Сәер, аңлашылмаган нәрсәләр күп инде. Озын, ябык аякларына гамаж кебек сыланып торган трико кигән, озын чәчләрен кыстырып куйган, аркаларына биштәр аскан, колакларына алка таккан һәм дөньядан бихәбәр булып, урамнан үз көйләренә атлаучы егетләр дә күзгә “чәнчеләләр”. Алкаларын салдырып, чәчләрен кыркып ташлыйсы, бераз мускул үстер дип, берничә айга спорт залына кертеп биклисе килә үзләрен. Ир-егет артистларның, кеше көлдерәбез дип, сәхнәдә хатын-кыз булып киенергә остарып китүләре дә сәерсендерә, күлмәк-яулыклар кию аларның үзләренә дә ошый башлады кебек. Акыллы гына күренгән Мәскәү җырчыларының олыгаеп беткәч, кайдандыр, ниндидер балалар табулары бер шаккатырса, әле юньләп берни белештермәгән шул бәләкәчләрнең, дөньякүләм чемпионат уздыргандай, алагаем зурдан кубып, туган көннәрен үткәрүләре тагын да аңлаешсыз гамәл. Илдә кризис диләр бит, чүштеки...
 
Чит илдә яшәүче күренекле спортчы яки актерларның Русия гражданлыгы ала башлаулары да сәер. Интернетка ышансак, дөньяда сәер кешеләр, гомумән, күп икән. Америкада яшәүче Перри таза, тулы бала булган, ә 12 яше тулгач, берничә көндә ябыккан да, шуннан бирле (хәзер аңа 60 яшь) күпме генә ашаса да тазара алмый. Баксаң, аның организмы инсулинны кирәгеннән алты тапкырга артыграк эшләп чыгара һәм бөтен майны шундук “яндырып” бара икән.
 
Голландиядә яшәүче Вим Хоф исемле ир исә суыкны тоймый, карлы-бозлы тау түбәсенә трусиктан менә, бозда озаклап ята һәм төчкереп тә бирми. Табиблар бу хәлне берничек тә аңлата алмыйлар, аптырап, җилкәләрен генә сикертәләр, имеш.
Дөньяда йокының нәрсә икәнен белмәүче малай да яши. Ретт Ламб исемле өч яшьлек ул бала көне-төне уйный, көлә, ашый-эчә, шаяра һәм һич тә арымый. Тикшергәннән соң табиблар аның нерв системасының гадәти кешеләрнекеннән аерылып торуын, бүтәнчәрәк төзелүен ачыклаганнар. Шунысы яхшы, йокламау аның саулыгына һич зыян салмый, ул сәламәт һәм гел актив, имеш.
 
Австралиядә яшәүче Эшли Моррис суга аллергиядән интегә, 24 яшьлек музыкант Крис Сандс гомер буе очкылык тотудан газаплана, Сандра исемле ханым тормышындагы һәр көнне, һәр вакыйганы хәтерендә саклаудан, бер мизгелне дә оныта алмаудан җәфа чигә, имеш.
Болар – тумыштан шундый сәер җаннар, кем әйтмешли, аларны Ходай шулай яраткан. Ә менә сәерлекне үзләре эзләп табучылар, чыннан да, сәер. Автобуста каурыйлардан ясалган эшләпә, хатын-кызлар туны кигән, муенына гүзәл затлар гына бәйли торган шарф ураган һәм бик каты бизәнгән егетне күрүе турында күршем Лилия шаклар катып сөйләгән иде. Казан урамнарында чәчләрен төрле төсләргә буятып, бизәнеп-ясанып, ертылып беткән колготки киеп йөрүче кызларны да очратырга була.
 
Баксаң, монда гаҗәпләнер нәрсә һич юк, бу хәзер бик популярлашып киткән “шәхесне үстерү тренинглары”нда үтәлергә тиешле бер бирем генә икән. Ягъни, әгәр син халык арасына чыгып, берәүдән дә оялмыйча йә үтүк сөйрәп, йә башыңа унитаз киеп йөри, йә тагын ниндидер гайре табигый, гайре сәер нәрсәләр эшли аласың икән, димәк, шәхес буларак инде тиешле югарылыкка күтәрелгәнсең һәм син инде һичкем фикеренә мохтаҗ, бәйле булмаган чын кеше дигән сүз.
 
Ярар, яхшы түгел, кеше ни әйтер дип уйлап та бирмичә, теләсә-ничек киенеп йөрсеннәр ди, урамда үтүк кенә түгел, самавыр сөйрәп йөрсеннәр ди! Әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым дигәндәй, шунысы кызганыч әле монда, хәзер бәхете “күлмәгенә сыймыйча”, үзалдына елмаеп йөргән шат кешеләр дә сәер күренә башлады. Чөнки җыен күңелсез, караңгы чырайлы, мәшәкатьләрдән сыгылып төшкән һәм кечтеки генә сәбәп чыгуга, бугазыңа ябышырга торган күпчелек арасында алар бик-бик сирәк очрап, “ак карга”дай күренәләр. Транспортта телефонга текәлмичә газета яки китап укып баручыларның, баласы белән бер урыс сүзе кыстырмыйча, саф татарча сөйләшүчеләрнең, дистәләгән газета-журналларга язылучыларның, телевизорны бөтенләй карамаучыларның сәерлекләрен, гомумән, аңлатып бетерерлек түгел. Боларны аңлау өчен шәхес буларак өлгереп җитү кирәктер, бәлки. Ә мин монда өлгереп җитмәгән башым белән акыл сатып утырган булам...
 
Назилә САФИУЛЛИНА.
 
P.S. Америкада яшәүче Гари Дал моннан 40 ел элек аяк астында аунап яткан ташларны төрле хайваннарга охшатып, аларны җыеп, салам тутырылган матур тартмаларга салып, өйләрендә кош-корт, хайван асрарга теләүчеләргә сата башлаган. Халык урамда йөртәсе, ашатасы-эчертәсе, артларыннан җыештырасы юк дип, таш хайваннарны бик теләп алган һәм ала, таш этләренә, мәчеләренә, тутый кошларына исем куша, алар белән сөйләшә, хәтта төрле командалар биреп, аларны өйрәтә, шул рәвешле күңел төшенкелегеннән котыла, авыр уйлардан арына икән.
 
P.P.S. Мәскәүдә полиция 10 гыйнварда шәһәр метросында үткән флешмобны (алдан планлаштырылып, кешеләр күз алдында башкарыла торган күмәк акция) тикшерә башлаган. Бу көнне алты кеше Мәскәү метросына төшеп, чалбарларын салганнар да, утыргычка җәелеп утырганнар һәм шул килеш берничә тукталыш барганнан соң, чалбарларын киеп, метродан чыгып киткәннәр. Алар шул рәвешле дөньяның 50дән артык илендә инде унбиш ел рәттән үткәрелүче “Метрода – ыштансыз” дип аталган халыкара флешмоб-акциядә катнашканнар, имеш.
“Русия коммунистлары” партиясе әлеге оятсыз гамәлләре өчен бу ыштансызларны судка бирергә җыена. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.02.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»