поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.02.2016 Авыл

Койрыгы ычкынса, томшыгы ябыша (хат эзеннән)

Иң элек “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасында эшләүчеләр исемен­нән редакциягә юлланган хатның кыскача эчтәлеге белән танышып узыйк:
“Безнең район хуҗа­лык­лары “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасына кергәч, сөен­гән идек. Баштагы елларда, чыннан да, күп кенә яңа техника, трактор-комбайннар кайтартылды, фермаларда терлек саны артты, халыкка эш булды. Хезмәт хакы буенча кайчакларда тоткарлык­лар булса да, җитәкчеләр мөмкинлек чыгуга түләргә тырышты.

Бер ел элек җитәкчелек алышынды. Яңа директор итеп үзебезнең районда ту­ып үскән, моңарчы агрофир­маның дуңгызчылык комплексы җитәкчесе булып эш­ләгән Ленар Нургаянов куелгач, хуҗалыкларда хәлләр тагын да катлаулана башлады. Олыны – олы, кечене кече дию бетеп бара. Җитәкченең сүзе генә дөрес, башкаларныкы гел ялгыш.
 
Хезмәт хакының бер­ничә айга тоткарлануы бер хәл. Хәзер инде ниндидер хозрасчет дигән булып, эш ха­кының нибары 40 процентын гына бирәләр. Шундый закон да бармы икән? Бу бит инде бездән көлү дигән сүз. 
Түләү булмагач, яшьләр генә түгел, озак еллар эш­ләгән тәҗрибәле кадрлар ки­тә. Бер ел эчендә агрофир­маның баш белгечләреннән беркем калмады. Кемнең бушка эшлисе килсен? Безнең дә бит гаиләбез, балаларыбыз бар. Утка, суга, газга да вакытында түләргә кирәк. Директорга керүдән файда юк. Ничек эшлисез, шулай түлибез, ди. Янәсе, бөтенесе өчен без гаепле.
 
Элегрәк иттән дә, сөттән дә керем күбрәк булды. Хуҗалык йөзләгән гектар бәрәңге үстереп тә ярыйсы гына табыш алды. Хәзер нәрсә үзгәрде икән? Без бит элек ничек эшләсәк, бүген дә шулай. Тик акча бирмәгәч, бигрәк тә яртысын кисеп калгач, кемнең эшлисе килсен?
 
Директор халыкны эчке­челектә, урлашуда гаепли. Элеккеге елларда да шул ук кешеләр эшләде бит. Нәти­җәләр күпкә яхшырак иде. Хәзер күп нәрсә әрәм ителә. Никадәрле уңыш кырда калды. Бәрәңгенең дә бер өлеше кар астында калды. Хәзер черегәнен склад артына ташыйлар. Вакытында алынса, бу кадәрле әрәм булмас иде. Килә калсагыз, Пеләмәш терлек комплексына барып карагыз әле. Бу комплексны бездә хәзер “Пеләмәш конц­лагере” дип тә атыйлар. Утыз градус салкыннарда тер­лекне көн-төн ачык һа­вада тоту, тиешенчә карамау нә­тиҗәсендә тер­лек-туар чирли, үлүчеләре дә бар”.
 
Пеләмәш комплексында ниләр бар?
 
Әгерҗегә барган көнне температура минус 30 градус чамасы иде. 1200 баш терлек, шул исәптән буаз таналар­ның тәүлек буена ачык һа­вада торуы аларның саулыгына тискәре тәэсир ясамасмы? Юлда барганда агрофирма директорына әлеге сорауны бирми кала алмадым.
 
– Тиешенчә ашатканда мал-туар салкынга чыдый. Ышыкланыр өчен тактадан берничә сарай да корып куйдык, – диде Ленар Нургаянов.
 
Пеләмәш авылы район үзәгеннән 90 километрдан артык ераклыкта урнашкан. Буранлы көндә авылга барып җиткәнче, кем әйт­мешли, күзләр күгәрерлек икән. Ә терлек, чыннан да, япан кырда, ачык һавада. Алларына куелган тагарак янында салкыннан куырылып, кайсы кая бөрешеп басып тора. Нечкә күңел­леләр өчен күздән яшь китерерлек күренеш. Ни генә ди­сәләр дә, терлекне мондый суыкларда “чыныктыру” эзсез узар дигән ышаныч юк. Быелның утыз градустан артып киткән салкыннары бигрәк тә буаз таналар өчен куркыныч. Тикмәгә генә элек-электән мал-туар өчен кышлыкка махсус биналар төземи­ләрдер бит инде.
 
Биредә әледән-әле терлек үлүен дә яшермиләр. Янә­шәдәге коймага яңарак суелган терлек түшкәсе асылган. Комплекс җитәк­чесе Михаил Тихонов әй­түенчә, үлү куркынычы булгач, чалырга туры килгән. Филиалда сенажны да, силосны да кыш буена җитәр­лек әзерләгәннәр. Тик менә терлек алдындагысы гына таралып, чәчелеп ята. Югыйсә сакчыллык комачау итмәс иде. Язга кадәр шактый вакыт бар бит әле.
 
Михаил Тихонов әй­тү­енчә, ул җитәкләгән филиалда 386 кеше эшли. Ягу­лык-майлау материалларына, электр энергиясенә, запас частьларга һәм башка кирәк-яракларга чыгымнарны мөмкин кадәр азрак тотарга тырышалар. Бу ка­дәресен һәркем аңлый. Эш нәтиҗәләренә дә зыян ки­термәскә тырышалар. Әм­ма яшисе дә бар бит әле. Гаи­ләләребез алдында оят. Өйгә дә кайтасы килми инде, ди терлекчеләр.
 
Ферма мөдире Владимир Иштуганов әйтүенчә, теләгәннәргә хезмәт хакы исәбеннән терлекләтә дә алырга була икән. Тере үлчәмдә итнең килограммы – 130 сумнан. Тик менә ни өчендер ферма эшче­лә­ре­нең биредән терлек аласылары килми. Кыйм­мәтсе­нә­ләр дә, башка сәбәпләре дә бар бугай. Авылда терлекне арзанрак бәядән дә алып була, диләр.
 
Хезмәт хакын түләүгә кагылышлы хәлләргә бү­лекчә җитәкчесе Юрий Семенов, биредә эшләүче терлекче­ләр, механизаторлар, сак хезмәткәрләре – кыскасы, һәркем аптырашта. Ак­ча­ның берничә айга тоткарлануы – бер хәл, бир­гән кадә­ресе дә тиешле сумманың 40 проценты гына, диләр.
– Хезмәткә тиешле түләү булмагач, кешеләр белән эшләү, алардан ни дә булса таләп итү кыенлашты, – ди Михаил Тихонов. Шул ук вакытта нәтиҗәләр дә начарая бара. 
 
Ашаган белми, тураганның мөмкинлеге җитми 
 
Хатта бәян ителгән хәл­ләр Әгерҗе муниципаль районы җитәкчесе Валерий Макаровка да, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Дилүс Гатауллинга да яхшы таныш икән. Бу арада һәр көн саен диярлек район авылларында узган җыеннарда да хатта искә алынган проблемалар турында ачыктан-ачык сөй­ләшүләр бара, ди Валерий Владимирович.
 
Нәтиҗәсе дә бар сыман. Өметләндереп, канатландырып торганда, Әгерҗе халкы иренә торганнардан түгел. Берничә ай элек кенә терлекчелек буенча республикада 21 нче урында барган район хәзерге вакытта көн саен 58,8 тонна сөт җитештереп, 15 нче урынга күтәрелгән. Бер сыердан тәүлегенә уртача 13 килограм сөт савалар.
 
Тик районның иң зур агрофирмасындагы авыр хәл­ләр эзсез узмаган. Гәрчә “Ак Барс Хол­динг”ка керүче ху­җа­лык­лар, тулаем алганда, узган ел 141 мең тонна сөт җитештереп, республикада беренче урынга чыкса да, Татарстан Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълү­матлардан күрен­гәнчә, Әгерҗе районы әле­гә сөт җитештерү буенча узган елдагы күрсәт­кеч­ләр­дән тү­бәнрәк нәтиҗә белән эшләүче 5 район арасында кала. 
 
Агрофирмада хезмәт хакын түләү буенча кыенлык­лар килеп чыгу сәбәп­лә­ренең берсе – банкларга булган бурычның артык зур булуы, дип саный район җитәкчесе. Болай да авыр заманда җил­кәңдә 1 миллиард 700 миллион сумлык әҗәт булу – теләсә нинди хуҗалыкны аяктан ега алырлык йөк шул ул.
Хуҗалыкның финанс хә­ленә килгәндә, 2015 ел нә­тиҗәләре буенча агрофирма үз тарихында беренче тапкыр 7 процент табыш белән эшләгән. Әмма узган еллардагы зыян күләменең 504 миллион сум тәшкил итүе аларны янә чабудан артка өстери.
 
Агрофирма бүген сумалага ябышкан саескан хә­лендә. Томшыгын алса, койрыгы ябыша. Җитмәсә, дәү­ләт ярдәме дә ни өчендер узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр кимегән. Дөрес, юлларын табып, бер ел эчендә хуҗа­лыкның төрле оешмаларга бурычын шактый киметә алганнар алуын. Якынча исәп­ләүләр буенча, эшләр шулай дәвам иткәндә, агрофирмага бүгенге бурычларыннан котылыр өчен ким дигәндә тагын берничә дистә ел кирәк булачак, ди белгечләр. Ярый ла бу еллар эчендә әҗәтләр тагын да өстәлә тормаса.
 
Әлегә исә алар банкларга процент ставкаларын гына да аена 25 миллион сум түли. Бер караганда, шул­кадәр зур суммада бурыч түләгән хуҗалыкның башка кирәк-яракларга  акчасы җитмә­венә гаҗәпләнәсе дә юк.
 
Агрофирмада эшләүче 1300 кеше өчен уртача хез­мәт хакы 11-12 мең сум булганда да, аена 13-14 миллион сумнан артык акча җи­тәр иде. Әмма башка түләү­ләр дә бик күп икән шул. Пенсия фондына, электр энергия­се­нә, газга, салымнарга, ветеринария препаратларына, ягулык-майлау материалларына тагын шулкадәрле акча кирәк, ди хуҗалык бел­гечләре.
 
Шул сәбәпле 2014 елда хезмәт хакының күләме ур­тача 15100 сум булса, узган ел аны шактый киметергә туры килгән. 2015 елда агрофирма буенча эш хакы аена уртача 11200 сум булган. Ел дәвамында башка төр чыгымнарны да кысарга туры килгән.
 
– Урлашып яшәүгә күне­геп баручыларның шуңа да ачуы килә. Бер ел эчендә 900 мең литр ягулык-майлау материалларын янга калдыра алдык, – ди Ленар Фәрит улы.
 
Җитештерелгән продук­циянең үзкыйммәтен шактый киметә алулары да шуңа бәйле бугай.
 
Җитәкче әйтүенчә, төр­ле урлашуларга каршы һаман да көрәшергә туры килә. 
– Кайбер авылларда борылганыңны гына карап торалар. Кул астына эләк­кән һәрнәрсәне юкка чыгаралар. Ягулык-майлау материаллары, терлек азыгы, фураж һәм башка кирәк-яраклар турында әйтеп тә тормыйм, хәтта фермадан сөт урлап сату очраклары булды, – дип уфтана агрофирма директоры. – Иң аянычы:  барлык төр продук­цияләргә бәя артканда, авыл хуҗалыгында җитеш­терелгәннең кабул итү хак­лары һаман да бер урында таптана.
Кайберләренә хәт­та төшә дә. Әйтик, бүген агрофирмада сату өчен мең­нәрчә тонна бәрәңгебез бар. Ә аның 1 килограммын... 6 сумга алмакчылар. Бу хәтта бәрәңгенең үз­кыйм­мәтеннән дә кимрәк. Алыпсатарлар язга таба бәрәң­генең сакланышы начарлануын, аны әрәм итмәс өчен әледән-әле черегән­нәрен­нән аралап торырга кирәк­леген дә яхшы белә. Шуңа арзан бәягә өмет­ләнәләр.
Бәрәңге турында сүз чыккач, Красный Бор авылы янындагы склад артында тау-тау булып өелеп торучы черегән бәрәңге турында язылганнарның дө­ресме-түгелме икәнлеген сорыйм. Тау-тау ук булмаса да, шактый черегән икән шул быел бәрәңге. 
 
Бурычлы үлми, көн дә күрми 
 
Райондагы барлык сөрү җирләренең 90 проценттан артыгы – агрофирма карамагында. Хуҗалыкның бер читеннән икенчесенә барып җитү өчен 120 километр ара үтәргә кирәк. 24 авылны берләштерүче агрофирманы бер әйләнеп чыгу өчен генә дә шактый вакыт таләп ителә. 55 мең гектар җирне эшкәртәсе, ашлыйсы, чәчәсе, корткычлардан саклыйсы, уңышын җыеп аласы да бар бит әле.
 
Аннан килеп, дистәләгән ферма, терлекчелек комплекслары, 13600 баш мө­гезле эре терлеге, меңләгән дуңгызы, машина-трактор парклары, механика мастерскойлары заманча техника һәм технологияләре булган хуҗалыкның эш-мәшәкать­ләре хәттин ашкан. Техникасын көйлисе, җайлыйсы, төзәтәсе, чәчү­леген, ашламасын юнәтәсе, ягулык-майлау материалларын туплыйсы, язгы кыр эшләренә әзер­ләнәсе бар.
 
Әле бит ике дистәдән артык авылның һәркай­сында үзенә күрә сәгате-минутында хәл ителергә тиешле проблемалары, эш-мәшәкатьләре дә җитәрлек. Кыскасы, агрофирмада эш­ләүче меңнән артык кеше   – зур бер гаилә, өмет-кай­гылар, чишелешен көт­кән төеннәр дигән сүз. Бу ка­дәрле йөкне бер җитәкче генә колачлый алмый шул инде. Моның өчен директор янәшәсендә үзе кебек аркадашлар, фикердәш­ләр, ярдәмчеләр булу кирәк. Кызганыч, бер ел эчендә Ленар Нургаянов тирәсен­дә моннан бер ел элек агрофирмада эшләгән баш белгеч­ләрдән бары тик баш инженер гына калган. Мин куйган таләпләргә риза бул­мадылар, ди җи­тәкче.
 
Продукция җитештерү күләменә килгәндә, хуҗа­лыкның төп керем чыганагы булган сөт җитештерү күләме бер ел эчендә шактый ки­мегән. 2014 елда агрофирмада һәр сыердан уртача 14,9 килограмм сөт сауган булсалар, 2015 елда бу күрсәткеч 13,7 килограммга калган. 3630 сыердан алынган сөт күләмен елның 365 кө­ненә тап­кыр­ласаң, югалтулар миллионнарча сум белән исәпләнә. Хуҗалык буенча мондый югалтулар күләме 70 миллион сумга җитә. Бу ка­дәр акчаны эшләүчеләргә хез­мәт хакы түләүгә юнәл­дергәндә, бәлки, бернинди “хуҗалык исәбе” яки тиешле акчаның 40-45 процентын гына түләү проблемасы да килеп чыкмас иде.
 
Бу урында агрофирма җитәкчеләренең мөстә­кыйль­леге турында берни­чә сүз әйтеп үтү урынлы булыр. Бүген алар хәтта үзләрендә җитештерелгән продукциягә дә хуҗа түгел. Башкасы турында әйтеп тә торасы юк. Шул ук Әгерҗе агрофирмасын гына алыйк. Сөт саткан акча турыдан-туры хуҗалык исәп-хиса­бына керсә, отышлырак бул­мас иде микән диюем. Кем әйтмешли, олы юлда рульне ышанып тапшырганнар икән, кайсы түмгәк­не ничек әйләнеп үтәргә кирә­ген ерактан өйрәтеп тору нигә? Ул чагында хуҗалык җитәкчеләре ки­рәк­ле техника, запас часть­ларны, башка кирәк-ярак­ларны да үзлә­ренә  ку­лайрагын сайлап алыр иде.
 
Шул ук кредитлар мәсь­­ә­­ләсендә дә. Сүз дә юк, кредитка алынган техника, төзелгән терлекчелек комплекслары, токымлы тер­лекләр – вакытында барысы да кирәк булгандыр. Тик алу  җиңел, бирү бик кыен бит. Бөтен табышы банктан алынган кредит ставкаларын түләп барырга да җитмәгәч, ки­ләчәк­тә андый агрофирмадан ни кө­тәргә?

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»