поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.07.2009 Милләт

ТАТАРЛЫКНЫ ЭЗЛӘСӘҢ, ТУКАЙДАН БАШЛАРГА КИРӘК

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Сибгат улы Хәкимов – Россия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә мәгълүм сәясәтчеләребезнең берсе. Аның җитәкчелегендә нәшер ителә башлаган җиде томлык "Татар тарихы" гына да институтның күп нәрсәләргә сәләтле икәнен күрсәтә.



 

 

– Мәскәүгә баргач, Татарстан Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мирихановның Сезнең докторлык диссертациясен укып утырганын күрдем. Сәясәт фәннәре буенча якларга җыенасызмы, тарих фәннәре буенчамы?

 

– Тарих фәннәре буенча. Ләкин ул федерализм мәсьәләләренә бәйле. Федерализм мәсьәләләренә сәяси, юридик яктан да, тарихи күзлектән дә карарга мөмкин.

 

– Тукайның, эттән күбәйде дошманым, дигән гыйбарәсе бар. Сезнең дә күңелгә кайчагында шундый уй килмиме? Сер түгел: беренче мәртәбә якларга җыенганда докторлыгыгыз өстеннән шикаять язып үткәрмәделәр, бу юлы да шундый этлек эшләмәсләрме?

 

– Беренчедән, андый хәл булырга мөмкин. Икенчедән, мин инде мондый бәйләнүләргә аптырамыйм: гомер буе шулай булды. Өченчедән, соңгы вакытта миңа мөнәсәбәт үзгәрде. Президент киңәшчесе булып эшләгәндә ничектер күбрәк бәйләнәләр иде. Хәзер инде ул эштән киткәч, алай артык күпсенмиләр. Элек мине күралмаган кешеләр дә сөйләшә, аралаша башлады, кул да бирәләр. Зур вазыйфада эшләгәндә дошманнар, аяк чалучылар була инде.

 

Курыкканым бүтән: федерализм булды, бар, булачак, дип раслауны дәвам итәм. Федерализмда милли мәсьәлә – иң мөһиме дигән фикер кала бу хезмәтемдә. Шактый гына кеше, губерналаштыру, унитар дәүләт кирәк, дип исәпли. Суверенитет бетте, безне дә бетерәләр, дип уфтанучылар да бар. Бу уңайдан җавабым мондый: биредәге милләтләр – бу җирлектә борынгы гасырлардан яшәүче халыклар. Килмешәк түгел.

 

– Алтын Урданы алга сөрүчеләр белән болгарчылар арасында һаман каршылык бар. Зур гына галимнәребез бер-берсен өнәп бетерми. Нәрсә бүләбез, нәрсә җитми?

 

– Тарихчыларның берничә мәктәбе, юнәлеше бар. Бу юнәлешләр әле дә дәвам итә. Кемдер күбрәк бер чорны белә, шул дәверне күпертә. Икенчеләр икенче чорны әһәмиятлерәк дип исәпли. Моның тәэсире сизелә. Татар атамасы дөрес түгел, без – болгарлар, дип расларга тырыша болгарчылар. Мин моңа каршы түгел. Татарчылар исә татарлыкка өстенлек бирә. Ләкин тамырыбыз бер. Һуннардан килеп чыкканбыз. Бер төркем төньякка киткән, берсе көньякта калган. Аннан барыбер Болгарда кушылганнар. Болгарга татарлар килгән. Шул ук тел, шул ук мәдәният. Әлбәттә, аерымлыклар булган. Әмма татар белән башкорт та аерыла бит.

 

– Сез – Чечнядә берничә мәртәбә булган кеше. Ул халыкның холкын, фикер сөрешен беләсез. Чеченнәр 2050 елга хәтле бәйсезлеккә ирешәчәкме?

 

– Юктыр дип уйлыйм. Бәйсез дәүләт кору җиңел түгел. Чечнянең хәле авыр. Әле хәллерәк төбәкләр дә кыенсына. Әнә Әзәрбайҗанның бөтенесе бар кебек. Халкы да ишле, нефте дә бар. Әмма кыен бара. Грузияне әйтәсе дә юк. Әрмәнстанга дөньяның бөтен әрмәннәре булышса да, шактый фәкыйрь яшиләр. Кыргызстанны Татарстан белән чагыштырып та булмый. Үзбәкстанда 25 миллион кеше бар. Әмма Татарстан кебек мактана алмый. Без бәйсез түгел, әмма хәлебез җиңелрәк. "Безгә Татарстаннан артык вәкаләтләр кирәкми", – дип әйтә торган иде Масхадов та.

 

– Безгә урыслашу, инглизләшү, кытайлашу, гарәпләшү ихтималы яный. Дүрт яманның кайсы кечкенәрәк?

 

– Урыслашу бара инде. Йөз елдан нәрсә булачагын әйтү кыен. Ул вакытта урысларның нинди булачагын чамалау да читен. Хәзерге вакытта рус милләте ел саен 750-800 мең кешегә кимеп бара. Инглиз теленең тәэсире бөтен дөньяга тарала таралуын. Әмма татар барыбер татар булып калыр дим. Әйтик, Польшадагы милләттәшләребез, татарча сөйләшмәсәләр дә, үзләрен безнең милләттән дип исәпли.

 

Дөрес, бетәбез дигән канәгатьсезлек бар. Андый хис булырга тиеш тә. Моңа әл­лә ни хафаланмаска, шул ук вакытта халыкны саклап калырга тырышырга кирәк. Бу хәлгә депутатларыбыз да борчыла, галимнәр нәрсә карый, дип сорый. Ә мин аларга, нигә Дәүләт Советында татарча сөйләшмисез, сессияләрне нигә татарча алып бармыйсыз, дим. Шул ук вакытта гади халык та битараф булмаска тиеш. Әнә күп кенә әби-бабайларыбыз, җимереп-ватып, оныклары белән урысча сөйләшә. Рәхәтләнеп татарча сөйләш. Оныкларың өч-дүрт тел белсен.

 

– ТР Дәүләт Советына сайлауларда кандидатлар исемлегендә исем-фамилиягезне иң соңгы урыннарга кую Сезне ихтирам итмәү булып тоелды безгә.

 

– Әйе, мине исемлектә кырык җиденче итеп күрсәттеләр. Ул исемлекне кем төзегәндер?! Дөресен генә әйткәндә, депутатлар составына эләкмәүгә мин әллә ни хафаланмадым. Зур сәясәткә керү күп кешегә зур адым, бер баскычка үсеш булып тоела. Зур сәясәттә мин күп эшләдем. Бәлкем артыгы белән эшләгәнмендер. Ардым да. Инде киңәшчелектән киткәч, аз гына хәл керде. Ничектер сулавы җиңелрәк. Хәзер җаваплылык азрак.

 

– Татар исламы нәрсә ул? Дин – милләт сакчысымы?

 

– Дин ул татар телендә булырга, кеше Алла белән туган телендә сөйләшергә тиеш. Намазны нигә гарәпчә укыганнарын мин аңламыйм. Алла бит сүзеңне тыңламый, йөрәктә булганны тыңлый. Шуңа күрә аңа татарча эндәшергә, аннан татарча сорарга кирәк.

 

– Ататөрек хакимияттә булган чагында төрекләр азанны да төрекчә әйтә, намазны да төрекчә укый башлаган иде. Әмма аларның килеп чыкмады.

 

– Анысы – икенче мәсьәлә. Беркайда да намаз гарәпчә укылырга тиеш дип әйтелмәгән. Юк андый сүз. Коръән гарәп телендә гарәпләргә иңдерелгән икән, аны бит тәрҗемә итеп була. Теге замандагы гарәп теле – бүгенге гарәп теле түгел ул. Бүген гарәпчә беләсең икән, бу әле Коръәнне аңлыйсың дигән сүз түгел. Сүзнең мәгънәсе, күп нәрсә үзгәргән. Гасырлар буе аны галимнәр аңлаткан, бүтән телләргә күчергән. Фарсылар, төркиләр дә ислам дине үсешенә зур өлеш керткән. Әйе, гарәп теле үз вакытында уртак аралашу теле булган. Бүген инглиз теле шул вазыйфаны үти. Ә инде Алла белән мөнәсәбәтең – синең шәхси эшең. Шул ук вакытта бу мөнәсәбәт милләтеңә, телеңә бәйле. Алла халыкларны тигез итеп күрә, бөтен халыклар чәчәк атарга тиеш, ди. Халык үз телендә генә чәчәк ата ала.

 

– Милләтне саклау өчен дин идеология булып калырга тиешме?

 

– Дингә караганда идеология киңрәк мәгънәгә ия. Мәгърифәтчелек тә киңрәк. Кайвакыт, татарны дин саклап калды, дип күпертәләр. Дөрес түгел. Ә мәгърифәт? Совет чорында театрның, әдәбиятның әһәмияте нинди зур иде. Ул вакытта татарлыкны шулар саклады.

 

– Соңгы елларда вакытлы матбугатта Тукай, Җәлил иҗатларын һәм шәхесләрен башка күзлектән бәяләргә тырышу сизелә. Бу уңайдан нәрсә әйтерсез?

 

– Әйе, вакыт узган саен мөнәсәбәт ниндидер дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин. Әмма Тукайның бөеклеген ул яшәгән дәвердән ерагайган саен ныграк аңлыйбыз. Айтматов кебек талантлы тагын ун әдип килсә дә, Тукаебыз иң милли шагыйрь булып калачак. Әнә урыста Пушкин бар. Бер язучы, шагыйрь дә Пушкинны урап уза алмый. Тукайсыз да булмый. Татарлыкны эзләсәң, Тукайдан башларга кирәк.

 

Җәлилгә килик. Сугыш турында күп сөйлибез. Әнә немецлар бер ай эчендә Парижга барып җиткән. Чөнки аларның рухы булмаган. Рух булмаса, корал белән генә җиңә алмыйсың. Икенче Бөтендөнья сугышының рухы, символы – Муса Җәлил. Җәлилне ничектер кимсетәсең килә икән, фашизм, сугыш булмаган дип әйтәсе генә кала. Җәлилне күпертәләр дигән сүзгә мин ышанмыйм. Беренчедән, шигырьләрен укыдым. Икенчедән, совет чорында әсирлектә булган татарны күтәрсеннәр әле?! Бүтән халыкларда мондый шәхесне таба алмаганнар. Рейхстаг түбәсенә менеп әләм кадаучылар арасында татар булганын таныйсылары килмәде. Әмма Җәлилне танырга мәҗбүр булдылар. Муса – безнең горурлыгыбыз.

 

Гитлерны акларга, мөгез чыгарырга тырышу дип тә була кайбер нәрсәләрне. Бу гамәлгә кемдер идарә итә ахрысы. Бу эшләр Мәскәүдән башлана, башка җирдә дә омтылышлар бар. Бу сугышны, җиңүебезне кимсетергә тырышу, Идел-Урал легионын күтәрергә маташу берничек тә аңлашылмый. Үз ватаныңа каршы ничек сугышмак кирәк?! Ошыймы-юкмы – ул барыбер синең ватаның. Татар моны сизгән, аңлаган. Фашистларны акларга тырышу – ахмаклык кына түгел...

 

– Хатыныгыз белән үзбәкчә сөйләшәсезме?

 

– Мин үзбәкчә аңлыйм. Ләкин ул үзбәкчә дәшкәндә татарча җавап бирәм. Мин, гомумән, үзбәкләр белән татарча сөйләшәм. Мәгънәсе туры килми торган сүзләр бар, әмма әдәби үзбәк теле әдәби татар теленә бик якын, бер үк тел диярлек. Кайдадыр аерыла икән, алары – фарсы сүзләре.

 

– "Рафаил Хәкимов киңәшче булган чагында күпмедер күләмдә милли сәясәт министры вазыйфасын башкара иде. Әмма үзе киткәнче андый министрлык оештыру кирәклеге турында уйланмады", – дигән дәгъвалар ишетелгәли. Килешәсезме?

 

– Килешмим. Андый министрлык булдыруның мәгънәсен күрмим. Русиядә андый министрлык булган иде. Анда күп йөрдем. Күп концепцияләр эшләнде, әмма файдасы булмады. Эстониядә дә андый министрлыкның эшчәнлеген өйрәндем. Милли эш дигәнебез, ул – милли мәктәп, мәгариф, мәдәният, китап чыгару. Андый министрлыклар бар. Һәрбер министрлык милли эш белән шөгыльләнергә тиеш. Әлбәттә, кемдер бу эшкә җитәкчелек итәргә тиеш. Андый кеше, гадәттә, Президент тарафыннан билгеләнә. Ләкин ул – координатор. Бәлкем андый вице-премьер булырга, мәдәният, мәгариф министрлыклары аңа буйсынырга тиештер.

 

– Ләкин хәзер Президент аппаратында андый вазыйфаны башкаручы кеше калмады.

 

– Анда Терентьев бар. Тик ул татарча аңламый. Дөрес, бу эшне Зилә Вәлиева башкарырга тиеш. Бу бүген аның вазыйфасында.

 

– Хәзерге татар шагыйрьләре, татар язучылары арасыннан кемнең иҗаты Сезгә якынрак?

 

– Алар берничә инде. Кемнедер аерып күрсәтмәс идем. Гадәттә, шагыйрьләрнең беренче китабы кызык.

 

– Татарстан Конституциясеннән суверенитет төшенчәсен төшереп калдырсалар, федераль үзәк белән ике яклы Шартнамә дә юкка чыкмасмы?

 

– Суверенитет сүзе тирәсендә уен бара. Суверенитетның нәрсә икәнлеген, ул сүзнең дөньяда ничек кулланылганлыгын Мәскәү аңлый. Шартнамәбез бар. Без Русиядән беркая да чыгып китмибез. Салым түлибез, законнарны үтибез – тагын ни кирәк?! Бу татар теленә, татар халкына бәйләнү. Суверенитет дигән сүзне күп илләр кулланмый һәм Мәскәү аңлаган мәгънәдә аңламый. Франциядә XVIII гасырда шулай аңлыйлар иде. Бүген абсолют суверенитет була алмый, мөмкин түгел. Мәскәүнең төп максаты – республикаларны, халыкларны кысу. Бу дөрес юл түгел.

 

– Улыгыз, кызыгыз татарча мәкалә яза аламы?

 

– Кызым татарча да, үзбәкчә дә яза белә. Улым да, кызым да математик-программачы.

 

– Тормышка ашмаган хыялларыгыз булдымы?

 

– Кулдан килгән кадәр булдыра алдык төсле. Бәлкем, Татарстан зуррак нәрсәгә ирешә алыр дип артык хыяллану булгандыр. Әмма Русия шартларында әллә ни зур нәрсәгә ирешә алмаган булыр идек. Алай үкенечкә калган хыялларым булмады.

 

– Сез бәхетлеме? Нәрсә ул бәхет?

 

– Шәхсән мин тормышымнан канәгать. Кызык эштә, кызыклы кешеләр белән эшләдем. Халыкның рухы сакланып калган икән, киләчәгебез бар дигән сүз. Минемчә, халкыбыз өчен бу – бәхет.

 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 142 | 14.07.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»