поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.02.2016 Мәдәният

Әгәр исән булса, Вафирә Гыйззәтуллинага февральдә 70 яшь тулган булыр иде

Әгәр исән булса, Татарстанның халык, Россиянең һәм Каракалпакстанның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинага 13 февральдә 70 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан 10 февраль көнне Филармониянең концертлар залында җырчыны искә алу кичәсе уздырыла.

Без –  курсташлар

Камал театрында Татарстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның 55 яше тулуга багышланган кичә зур уңыш белән үтте. Ә берничә айдан Вафирәкәебез, аяз көнне яшен суккандай, йөрәкләрне әрнетеп, бу дөньядан бакыйлыкка китеп барды. Без Вафирә Гыйззәтуллина белән Казан музыка училищесында бер курста укыдык: ул – вокал, мин – халык уен кораллары бүлегендә. Үзенең буй-сыны, чибәрлеге, чаялыгы, үткен теллелеге белән дә Вафирә башкалардан аерылып тора иде. Безнең курс­та гына түгел, бөтен училище күләмендә ул үзенә күрә бер лидер иде. Безне, училище студентларын, кайвакытта нинди дә булса бәйрәм яисә башка чара уңаеннан төрле учреждениеләргә, оешмаларга концерт куярга җибәрә торган иделәр. Ул елларда бит әле микрофоннар юк. Вафирә, үзенең табигый тавышы белән тамашачы күңелен бик тиз яулап ала иде. Программа буенча чыгышы тәмамланса да, тамашачы, көчле алкышлар белән, аны барыбер кабат җырлата иде. Ә бит андый оешмаларда төрле милләт вәкилләре була. Училищеда укыган елларында ук Вафирә радиода язмалар эшли башлады, телевидениедән дә чыгышлары булгалады.



Хәтердә әле, IV курста укыганда, Вафирә, нишләптер, училищеда күренми башлады. Шунда безнең белән бер курста укучы Венера Гәрәевадан (ул хор дирижерлары әзерләүче бүлектә укый иде, соңыннан консерваторияне тәмамлап, озак еллар дәвамында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хор җитәкчесе булып эшли) шул хакта сораган идем, ул: «Син нәрсә, белмисеңмени? Аны бит III курстан соң консерваториягә укырга алганнар», – дип, мине гаҗәпкә калдырды. Гәрчә, бер караганда, гаҗәп тә түгел, чөнки Вафирәнең әзерлеге консерваториядә укыр өчен бик җиткән иде инде.

Ул шундук «бригадир» булды


Вафирә консерваториядә укыганда, кияүгә чыкты, кызы Камиләне бакты һәм шуңа күрә укуы бераз тоткарланды. Укуын тәмамлагач, ул безгә, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә, 1975 елда эшкә килде. Гадәттә, яңа эшкә алынган җырчы башта «Фәлән Фәләнев җитәкчелегендәге концерт бригадасы»нда «антураж» булып эшли башлый һәм күбесе шуннан артык үсә дә алмый. Чөнки «бригада җитәкчесе» булу ул елларда зур мәртәбә санала иде. Аның өчен халык арасында киң танылу алган җырчы булуың мәҗбүри, артистлар телендә бу «сәхнәне тота алу» дип атала. Ә Вафирә шушы башлангыч этапны үтеп тормады диярлек. Филармониягә килгән чакта ук ул үзе «бригадир» булды. 20 ел дәвамында филармониядә эшләп, Вафирә зур уңышларга иреште, гәрчә аның иҗат юлы гел чәчәкләр белән генә түшәлгән иде, дип әйтү һич тә дөрес булмас.

Вафирә филармониядә эшли башлаган елның октябрь аенда без филармония артистларының «Зур концерт»лары белән Урал шәһәрләренә гастрольгә киттек. Анда җырчылардан Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов һәм Вафирә иде. Шундый күренекле җырчылар когортасы янында да Вафирә һич тә югалып калмады, аның чыгышларын да тамашачы бик җылы кабул итте. Ул елларда мин Илһам Шакиров бригадасында эшли идем. Шулай да «Зур концерт»ларда да, радио-телевидениедә миңа гел Вафирәгә уйнарга туры килә иде. Ә инде 1990 елдан 1994 елның көзенә кадәр (ни аяныч, көтмәгәндә-уйламаганда, филармониянең эстрада бүлеген тараттылар) без Вафирә җитәкчелегендәге бригадада бергә эшләдек.

Милләтпәрвәр

1985 елда үзгәртеп­корулар чоры башлангач, Вафирәнең элекке елларда ук шәйләнгән милләтпәрвәрлеге аеруча калкып чыкты. Ул бу форсатка их­ластан шатланып, «атаң улы гына булма, Ватан улы була бел» дигәндәй, Татарстаныбызның мөстәкыйльлеге өчен көрәшкә, милли хәрәкәткә кушылып китте. Әлеге мәсьәләдә без Вафирә белән тулысынча фикердәшләр идек, шуңа күрә, аның бу өлкәдәге эшчәнлеге дә минем күз алдымда булды, дип әйтә алам. Аның акылы, энергиясе, үзе әйтмешли, җыр кысаларына гына сыймыйча, халкыбызның азатлыгы өчен сәяси көрәшкә дә җитә иде. Милли хәрәкәтнең иң көчле елларында (1990-93) төрле митингларда Вафирә үзенең ялкынлы чыгышыннан соң, хәтта салкын җилле, яңгырлы көз көннәрендә дә «Ком бураны» дигән җырны җырлап җибәрә иде. Юк, бу аның, кайбер «акыллы башлар» уйлавынча, ниндидер популярлык, дан-шөһрәт артыннан кууы түгел (алар Вафирәдә болай да җитәрлек иде), ә бары тик үз халкы өчен утка-суга керергә әзер булган фидакарьлек гамәле иде.

1990 елның март аенда Татар Иҗтимагый Үзәге чакыруы буенча без, берничә артист, Латвия башкаласы Рига шәһәренә бардык. Бу вакытта Латвия СССРдан аерылып чыгу алдында тора иде. Андагы милләттәшләребез безгә «икенче килгәндә инде чит илгә килерсез», дигәннәр иде. Һәм, күп тә үтми, чынлап та, шулай булды да. Шулай бер көнне Вафирә белән урам буйлап барганда, бер латыш белән сөйләшеп киттек. Безнең Татарстаннан килүебезне белгәч, ул тагын да җанлана төште. Халыкларның тарихи язмышы турында байтак сөйләшеп тордык. Саубуллашканда ул: «Мондый кызлары булган халык беркайчан да югалмаячак», – дип, Вафирәнең сәяси зирәклегенә соклануын белдерде. Ригада без өч-дүрт көн булдык. Соңгы көнне милләттәшләребез безнең өчен мәҗлес оештырды. Анда татар мәдәнияте үзәге активистлары һәм Ригада яшәүче күренекле татарлар җыелган иде. Мәҗлеснең урта бер җирендә: «Әйдә, Рамил, «Кара урман»ны җырлап, милләттәшләребезне бер моңландырып ал әле», – дип, Вафирә минем ике аякны бер итеккә тыгып куймасынмы! Чөнки ул чакта бу җыр­ны халык алдында түгел, хәтта үз-­үземә дә җырлап караганым юк иде әле. Ләкин Вафирә акланып торырга урын калдырмаган иде. Мин, Аллага тапшырып, җырлый башладым һәм... Вафирәнең җиңел кулы белән, бу җырны бүгенге көнгә кадәр тамашачы алдында җырлавымны дәвам итәм.

Вафирә гарәпчәдән киң күңелле дигәнне аңлата

Латин телендә «Кеше дөньяга кешегә булышыр өчен килә» дигән гыйбарә бар. Вафирә дөньяда нәкъ менә шушы мәсләк белән яшәде. Ул кешегә булышудан ниндидер бер ләззәт таба сыман иде. Аның исеме дә җисеменә бик тә тәңгәл килгән: Вафирә – гарәпчәдән киң күңелле дигән сүз. Бу фикеремә дәлил итеп, аның шәхсән үземә карата эшләгән миһербанлы бер гамәлен искәртеп үтәм. 1981 елның апрель ае иде. Бу көнне шулай филармония­дә очрашкач, Вафирә миңа: «Рамил, тиздән син фатир алачаксың. Миңа ике бүлмәлене бирделәр, ә сиңа үземнең бер бүлмәле фатирымны калдырырга сөйләштем», – дип, мине шаккатырмасынмы! Һәм, чынлап та, июнь башында, гастрольдән кайтып, филармониягә барган идем, кулыма ордер тоттырдылар. 34 яшен тутырып килүче һәм шул гомернең яртысын тулай торакларда яшәп үткәргән кешегә моның нинди шатлык булуын аңлатып торасы юк. Соңыннан Вафирә үзе сөйләде: аңа бу ниятен тормышка ашыру өчен филармония җи­тәкчеләре белән бәхәсләшергә, дәлилләр китерергә туры килгән. Монда иң гаҗәбе шул: мин бит аңа «фатир алырга булыш» дип, авызымны да ачканым булмады.



 Рамил Курамшин биюче Халисә Шәрәпова һәм Вафирә Гыйззәтуллина (уңда) белән. 1979 ел.

Әйе шул, кешеләргә яхшылык эшләргә ашкынып торса да, ул үзе өчен алай әрсезләнә белмәде. Зур сәнгать әһелләренә хас тыйнаклык аның өчен дә хас иде. 2001 елның июнь аенда Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы күренек­ле юрист Гаял Мортазинга 60 яшь тулу уңаеннан, Тукай клубында кичә булды. Вафирә анда, Гаял әфәндене котлап, берничә җыр башкарды. Андый кичәләр, гадәттә, халкыбызның рәсми булмаган гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән тәмамлана бит. Шушы вакыт килеп җиткәч, Вафирә миңа кинәт кенә: «Әйдә, Рамил, «Туган тел»не икәү җырлыйбыз», – дигәч, мин: «Әйдә, алайса, Аллага тапшырдык», – дип, сәхнәгә чыгып киттек. Үзебез җырлыйбыз, ә үзебез гаҗәпләнеп, бер-беребезгә карашып торабыз. Ни гаҗәп: безнең тавышлар туры килә икән ләбаса, әйтерсең лә гомер буе бергә җырлап йөргәнбез. Сәхнә артына чыккач, Вафирә: «И-и, Рамил, күпме бергә эшләп, шуны белми йөргәнбез икән. Соң булса да, уң булсын, әйдә, берничә дуэт әзерлибез дә радиога язылабыз һәм концертларда да җырлыйбыз», – дип, киләчәккә планнар да кора башлаган иде, ләкин... бу безнең соңгы очрашу булган икән...

90 нчы еллар башында күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗев бер интервьюсында шундый фикер әйткән иде: «Мин бүгенге көн әдәбият-сәнгать әсәрләренә бәяне: «Бу әсәр татар халкын саклап калуда нинди урын тотар?» – дигән күзлектән чыгып кына бирә алам». Вафирәнең иҗаты да, гомумән, бөтен гомере дә нәкъ менә шушы изге эшкә – халкыбызны милләт буларак саклап калуга багышланган иде.


Рамил КУРАМШИН
Шәһри Казан
№ --- | 02.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»