|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2009 Җәмгыять
СИНЕҢ КАЙГЫҢ – МИНЕМ КАЙГЫМ...
Марат – Светлананың күптән көтелгән баласы. Ул тугач, әле малай да булгач, ире дә, үзе дә аңа карап шатланып туя алмыйлар. Әби-бабай да сөенә: менә бәхет дисәң дә бәхет ичмасам, нәсел дәвамчылары туды бит! Тик көннәрдән бер көнне куанычларына күләгә төшә башлый. Марат бер айдан да, ике айдан да, хәтта дүрт ай вакыт үтсә дә, башын тота алмый, кул-аяклары начар хәрәкәтләнә. Табиблар бары алты айдан соң гына төгәл диагнозны әйтеп бирә – тумыштан балалар церебраль параличы. Әби-бабай өнсез кала, әти кеше сүзсез өзгәләнә, япь-яшь әни үзен кулга ала алмыйча көн-төн елый. Нәрсә эшләргә, ничек итеп үстереп бетереп, кеше итәргә бу баланы?
Светлананың күңелен берсеннән-берсе караңгы уйлар биләп ала. Бу бәхетсезлек алар гаиләсенә генә ишелеп төшкәндер кебек тоела аңа. Поликлиника, хастаханә юлын таптый башлагач кына, ДЦП дигәннәренең бик күп балада икәнен аңлый ул. Әнә кайбер гаиләләрнең 2 шәр-3 әр баласы шул чирдән җәфалана. Әти-әниләре моның белән килешкән, аны сынау итеп кабул иткәннәр. Шөкер, дөньяда синең кайгың – минем кайгым дип, булышырга теләк белдерүчеләр дә аз түгел. Андый кешеләр белән аралашканнан соң, бөтен борчуларың онытылгандай була. Авыру бала үстергән гаиләләргә матди ярдәм дә, психологик булышлык та бик кирәк. Икенчесенә тагын да күбрәк мохтаҗлык кичермиләр микән әле? Светлана инде тынычланган, аның бөтен тормышы 5 яшьлек улы Марат режимына көйләнгән. Ана кеше бүген үзе теләсә кемгә психологик ярдәм күрсәтерлек: фикерләре нык, улына ничек яхшы булачагын әйбәт белә. "Мине "бушлай белешмәче" дип атыйлар, киңәш сорап шалтыратып кына торалар, – ди Светлана. – Безгә елап утырырга һич ярамый, күз яше түгүдән үзебезгә дә, балага да файда юк. Үз эчеңә бикләнмәскә, урамга чыгарга, йөрергә, аралашырга кирәк. Маратка аз гына ярдәм күрсәтүче булса да шунда күтәреп чыгып китәм. Улым хәзер утыра, кул-аяклары да тыңлый башлады. Хәле тагын да яхшырачак, аякка басачак әле ул".
Светлана ише әниләргә карап сокланмыйча мөмкин түгел. Әйе, иң мөһиме: күңелдә өмет сүнмәсен. Светлана һәм улы Марат белән Казанның 9 балалар поликлиникасында таныштык. Биредә Марат шикелле сәламәтлегендә нинди дә булса үзгәреш булган балаларга ярдәм күрсәтү кабинеты оештырганнар. Табиб-невролог Наталья Мотюшина әйтүенчә, ел ярым эшләү дәверендә 150 балага ярдәм күрсәтсәләр, 83 баланың үсешендә нинди дә булса кимчелек бар. 51 гаилә аерым программа буенча дәресләр ала. Бу поликлиникада ата-анага авыру баласын күтәреп, бер кабинеттан икенчесенә йөрергә кирәкми. Ярдәм кабинетында табиб-невролог, педиатр, клиник психолог, логопед-дефектолог, физик күнегүләр белгече бергәләп хезмәт күрсәтәләр. Монда йөри башлаганнан соң баланың фикерләү сәләте үсә, аяк-куллары ныгый, сабый үрмәли, утыра, кулга кашык тотып ашый башлый. Параличлы балалар өчен бик зур алга китеш инде болар. Белгечләр баланың әти-әнисенә дә көндәлек киңәшләр бирә. "Поликлиникага килеп ял итеп китәбез. Биредә бала да үзен икенче төрле хис итә, рәхәтләнеп уйный", – ди Светлана. Официальный сайт Izzi Casino ждет новых игроков с выгодными бонусами!
Моңа кадәр белгечләр күбрәк үзләре төзегән махсус дәреслекләр белән эш итсә, бу атнада кабинетлары җиһазга баеды. Республикада үткәрелә торган "Без булдырабыз!" хәйрия акциясе буенча бу кабинетка 272 мең сумлык җиһаз тапшырылды. Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, кабинетны карап чыкканнан соң, фикерләре белән уртаклашты: "Барысы да төгәл уйланылган, чагыштырмача зур булмаган суммага шулкадәр күп әйбер алганнар. Ул җиһазлар сабыйларның сәламәтлеген яхшыртсын, аларны гариплектән коткарсын, балаларга да, өлкәннәргә дә сөенеч китерсен".
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|