|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2016 Матбугат
Түбән Новгород өлкәсе губернаторы "Туган як" газетасы баш мөхәрриренә бүләк тапшырдыУзган атна ахырында Түбән Новгородның Актерлар йортында регион журналистлары Россия матбугаты көне уңаеннан зур бәйрәм кичәсенә җыелды. Тантанада өлкә губернаторы Валерий Шанцев, элемтә һәм массакүләм информация чаралары министры Сергей Кучин, Законнар чыгару җыены рәисе урынбасары Евгений Морозов, Россия журналистлары союзының Түбән Новгород бүлеге рәисе Ольга Носкова да катнаштылар. Алар бәйрәм сәбәпчеләрен җылы котладылар һәм дистәгә якын каләм осталарына бүләкләр тапшырдылар. Сез яратып укыган “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Хөсәин улы Әндәрҗановны да губернатор Рәхмәт хаты белән бүләкләде (фотода). “Хөрмәтле Олег Хөсәинович! Региональ журналистика үсешенә куйган хезмәтегез, Түбән Новгород өлкәсенең иҗтимагый-сәяси, социаль-экономик, мәдәни тормышын яктыртуда иҗади карашыгыз, профессионализмыгыз өчен Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте сезгә зур рәхмәтен белдерә. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм эшегездә уңышлар тели”, - дип язылган югары бүләктә. Түбән Новгород өлкәсендә 500дән артык массакүләм информация чаралары редакцияләре эшләп килгәнне, аларда меңләгән журналист хезмәт иткәнне исәпкә алсак, регионның алдынгы каләм осталары арасында булу зур казаныш. Ә безгә, “Туган як” коллективына, горурлык ул. “Туган як” газетасының баш редакторы белән беррәттән югары түрә хөрмәтенә “ННТВ” телерадиокомпаниясенең информацион программалар редакторы Антон Ганин, “Доброе ТВ” телеканалы редакторы Алла Болотина, “Печать” нәшрият йортының баш редакторы Татьяна Михайлова кебек атаклы журналистлар лаек булдылар.
- Ышанычлы информация алгач кына, бүгенге ситуацияне дөрес аңлап, киләчәккә төгәл планнар кора алабыз. Төрле өлкәдә хәбәрдар булырга безгә масса-күләм информация чаралары ярдәм итә. Журналист һөнәре иң кызыклы, шул ук вакытта җаваплы һәм социаль кирәкле кәсепләрнең берсе. Без, түрәләр, алдынгы технологияләрнең тиз арада тормышка ашырылуын телибез, әлбәттә.
Ләкин кайвакытта алар халыкны куркыта. Моңа мисал булып Дзержинск шәһәрендә трамвайларны маршруттан алган очрак тора. Бәлки бу дөрес карардыр, тик халык моңа әзер булмаганлыктан, канәгатьсезлек белдерде. Шуңа күрә һәрвакытта да җитди проектларны гамәлгә куяр алдыннан халык белән киңәшергә, җәмгыятьне күндерергә кирәк. 3 миллион кеше яшәгән төбәктә бу мәсьәләне ничек чишәргә соң? Әлбәттә, массакүләм информация чаралары ярдәмендә!
Матбугат көне – өлешчә минем бәйрәмем дә, чөнки эшчәнлегемдә миңа журналист кәсебен татып карарга Ходай насыйп итте. Хәтта интервью алган чаклар да булды. Бу һөнәр катлаулы: журналисттан аудиторияне аңлау, аның дәрәҗәсен тою, үзенчәлекләрен сизү таләп ителә. Ә бу сыйфатлар профессионалларга гына бирелә. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, каләм осталары, - диде губернатор үзенең чыгышында.
Бәйрәмнең икенче өлешендә җурналистлар алдында җирле артистлар чыгыш ясады. Искиткеч көчле, матур тавышлары белән алар Мөслим Магомаев һәм башка ретро-җырчылар репертуарыннан барыбызга да таныш булган хитларны башкардылар. Чара бәйрәм табыны белән тәмамланды. Шампан шәрабеннән авыз иткәндә коллегалар журналистикада булган проблемалар турында фикер алыштылар, яңа ысуллар, технологияләр турында сөйләштеләр. Кайбер көнбатыш илләрендә, Украинада журналистларга каршы алып барылган сугыш турында да сүз барды.
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|