поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.07.2009 Ир белән хатын

СОЛТАН ИРЛӘР

“Әгәр мин солтан булсам, өч хатыным булыр иде,” дип җырлыйлар “Кавказская пленница” фильмында. Ләкин бүген берьюлы өч хатын белән яшәү өчен солтан булырга кирәкми. Хәлеңнән килсә, дүрт хатынга өйлән. Ислам кануннары моңа каршы килми. Соңгы арада өч-дүрт хатын белән яшәүче ир-атлар турында еш сөйли, яза башладылар. Күпхатынлылыкны рәсми рәвештә рөхсәт итәргә кирәк диючеләр дә артты. Чынлап та, кирәкме соң бу безгә?

 

Кемдер кырыкка җитеп бер хатынга өйләнергә батырчылык итми, икенчеләр шул яшьтә берьюлы өч хатын белән яши. Язмамның геройлары – күп хатынлы ирләр.

 

“Мин зина кылмыйм”

 

– Ике хатыныгыз бар икән. Икесе белән дә бер өйдә яшисез дип ишеттем. Шул хакта сөйләшергә теләгән идем, – дим Гаязга.

 

– Ә сезгә ул хакта кем әйтте? – дип соравыма сорау белән җавап бирде Гаяз. Шулай да  шактый үгетләгәч кенә, әңгәмәдәшем ике никахы турында сөйләргә риза булды һәм шарт куйды: “Исемемне күрсәтмә, мин риза түгел. Беренчедән, күпләр  мине аңламаячак. Икенчедән, ул турыда сөйләргә хакым юк – хатыннарым, аларның әти-әниләре алдында үземне гаепле тоячакмын.”

 

Гаяз (мәгълүм сәбәпләр аркасында исемен үзгәрттем) беренче тапкыр егерме җиде яшендә өйләнгән. Барысы да гадәттәгечә – никах, кияү мунчасы, туй, балдаклар алмашу...

 

Ул чагында Гаяз Казанда авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Өйләнгәч, намазга баскан. Хатыны да дингә тартылган. Утыз биш яшендә икенче хатыны белән никахлашкан.

 

– Икенче тапкыр өйләнергә уйлагач, башта хатыным белән киңәшләштем. “Сиңа хыянәт итәсем килми. Риза булсаң, икенче хатынымны да бирегә алып кайтып, бергә яшәр идек”, – дидем. Ислам кануннары буенча, хатын иренең икенче хатынга өйләнүенә каршы килсә, аерылып китә ала. Үзеңне мәҗбүр итеп яшәү ярамый. Тик минем хатын  каршы килмәде. Хәзер, иншалла, ике хатыным да бергә яши. Балалар да бергә үсә.

 

– Икенче хатының да бергә яшәргә риза булдымы?

 

– Аллага шөкер, риза булды. Аның да дини белеме бар. Намаз укый. Ирләргә дүрт хатын белән никах укытырга рөхсәт, диелгән бит. Хатыннарым шуны беләләр.

 

– Тагын өченче хатын белән никах укытыр идегезме?

 

– Иншалла, укытырмын. Миңа әле утыз сигез яшь кенә. Дөрес аңлагыз – бу бозыклык түгел. Бүген бик күп ирләр хатыннарына хыянәт итә. Аннан бернәрсә булмаган кебек никахлы хатыннары янына кайталар. Менә кайда бозыклык! Мин бит зина кылмыйм.

 

– Ике хатын булгач җитмиме? Ни өчен тагын өйләнәсәгез килә? Аларны бит тәэмин итәргә кирәк...

 

– Ходай ирләрне шундый итеп яраткан – аларга бер хатын гына аз. Минем сүзләр белән барлык ир-атлар да килешер. Әйе, кайбер ирләр хатыннарыннан куркып, яки хөрмәт итеп, чит хатыннарга күз төшерми. Ләкин эчтән генә барыбер башка хатыннарга да кызыгалар. Зина кылу шуннан башлана – ир-атның нәфесе зур. Күпхатынлы булу, ул әле син череп баеган дигән сүз түгел. Коръәндә дә әйтелә – хатыннарыңа ризык бирә алсаң, син гонаһлы түгел. Иншалла, өч хатынга, балаларыма ризык табарга әлегә көчем бар.

 

Гаяз соңыннан, нәтиҗә ясагандай: “Бөтен ирләр дә минем шикелле берничә хатын алсыннар димим. Бу – бик җаваплы адым. Ләкин минем кебек ирләр күбрәк булса, зина кылу да азаер иде”, – диде.

 

“Ирләргә бер хатын гына җитми”

 

Икенче әңгәмәдәшем күпхатынлы булуын кешеләрдән яшерми. Борнай мәчетенең имам-хатыйбы Фәрхәд хәзрәт бүген ике хатын белән яши. Өч никах белән дә торган. Фәрхәд хәзрәт күпхатынлылык турында менә нәрсәләр сөйләде:

 

– Беренчедән, шуны әйтим – бу мәҗбүри түгел. Күпхатынлылыкны бөтен ирләр күтәрә дә алмый. Аллаһы Тәгалә барлык ирләргә дә андый сәләтне бирми. Аңа көч-куәт, иман кирәк. Бүген адәм баласы байлык колы. Акча, мал күп булган саен тагын да күбрәк  кирәк. Ир хәлле булса, сөяркәләр таба. Ә нишләп әле икенчегә өйләнмәскә? Тәэмин ит ике-өч хатынны. Гөнаһ та кылмыйсың, хатыннарны да рәнҗетмисең. Ул бит никахлы хатынын гына түгел, теге төн үткәргән хатынны да рәнҗетеп калдыра. Кулланды да ташлады булып чыга. Ә болай синең күңелең тыныч.

 

– Тынычлык дисез. Ике көндәш хатын бер-берсе белән тынычлыкта яши аламы? Хатын-кыз буларак әйтәм, моның белән килешү бик авыр...

 

– Әйе, авыр. Хатын-кызларда көнчелек көчле. Тик бу очракта үзең турында гына уйларга ярамый. Бүген ир-атлар сан буенча хатын-кызларга караганда азрак. Яшьли үлеп, аракы белән мавыгып та, ирләр гаилә кора алмый кала. Ә барлык хатын-кызларның да бала табасы, бәхетле буласы килә. Беренче хатын шушы хакыйкатьне аңласа, ул бик акыллы, саваплы адым ясый.

 

– Фәрхәд хәзрәт, ике хатыныгыз да бергә яшиме?

 

– Хәзер аерым яшиләр. Башта алты айлап бергә яшәдек. Иң яхшысы аерым яшәү дип уйлыйм. Әйтәм бит, хатын-кызда көнчелек көчле була.

 

– Сез аларга вакытыгызны ничек бүләсез?

 

– Төрлечә. Гаделлек дигән әйбер булырга тиеш. Коръәндә дә шулай диелгән. Кайда күбрәк кирәк булам, шунда барам. Балалар бар бит.

 

Дөрес аңлагыз, беренче карашка күпхатынлылык сәеррәк тоелса да, аның уңай яклары бик күп. Бик күп хатын-кыз ялгыз гына балалар үстерә. Таяныр, терәк булырдай кешеләре юк. Исерек ир белән яшәп, тормышны җигелеп тартучы хытыннар күпме? Ә сөяркә булып зина кылучыларны да санасак... Минемчә, андый хатын-кызлар икенче, өченче хатын булып яшәргә дә риза. Әлбәттә, җүнле ир булса.

 

– Тагын өйләнер идегезме?

 

– Иншалла, өйләнермен дип уйлыйм. Хатыннарым да каршы килмәс дим. Без хатын-кызларны шулкадәр бозып бетердек. Алар ирләре белән идарә итә. Күп ирләр хатыннарының сүзләреннән чыкмый. Комсызлык көчле. Өсте-өстенә хатын-кыз кием ала, әллә кайларга барып ял итә. Һаман иреннән нәрсә булса да таләп итә, һаман җитми. Күбрәк дөньялык турында уйлыйлар. Ә шул ук вакытта бүтән хатыннар ир кадерен күрергә тилмерә. Нишләп берәүләргә бар да, икенчеләргә бер нәрсә дә юк. Тигезлек булсын өчен ирсез хатыннар турында да уйларга кирәк. Ал өч хатын, башкаларны да бәхетле ит. Өч катлы йортта яшәмә, яшә гади фатирда. Малыңны икенче хатын белән дә бүлеш.

 

Дини яктан караганда да күпхатынлылык савап ул. Үзеңнән соң мөселманча тәрбияләнгән балалар, ягъни мөселманнар калдырасың. Син үлгәч, ничә бала синең рухыңа дога кола...

 

Фәрхәд хәзрәтнең биш баласы бар. Аларны барысын да карап, кайгыртып торам ди. Хәзрәт кат-кат бер фикерне искәртте: “Күпхатынлы булу, ул матди байлыкка бәйле түгел. Иман байлыгы, күңел чисталыгы кирәк монда. Балаларыңа дөрес тәрбия биреп, хатыннарыңа авыр сүз әйтмичә, тигез күреп яшәү – иң мөһиме шулар”.

 

... Безнең бабайның ике хатыны булган. Беренче хатыны бала таба алмагач, кырык җиде яшендә  бабам икенче тапкыр өйләнгән. Яшь хатын җиде кыз тапкан. Ике хатын тату яшәгән, бергә балалар үстергәннәр. 

 

Ләкин бу теге заманда, хатын-кызларга җир дә бирелмичә, ирләре ашаткан заманда. Ә бүген тормыш икенче, карашлар, кыйммәтләр башка... Фәрхәд хәзрәт тигезлек турында сүз әйтсә дә, безнең илдә хатыннар арасында тигезлек закон буенча саклана алмый. Ауропаның кайбер илләрендә икенче никахны рәсми рәвештә теркәсәләр, бездә никах укырга гына рөхсәт. Бу исә икенче хатынның ире үлеп китсә, закон нигезендә аңа берни дә тәтеми дигән сүз. Шулай булса да, икенче, өченче хатын булып яшәргә ризалашкан гүзәл затларыбыз бар. Һәм аларны бернәрсә куркытмый.   

 

КҮПХАТЫНЛЫЛЫК ТУРЫНДА КЕМНӘР НӘРСӘ УЙЛЫЙ?

 

Фаил ГЫЙМАДОВ:

– Чын мәхәббәт икегә, өчкә бүленә алмый. Ир хатынын яратып өйләнгән икән, икенче хатын аңа кирәк түгел. Һәрхәлдә, минем ул турыда уйлап та караганым юк. Бер хатын да җитә. Әлбәттә, төрле карашлы кешеләр бар. Ләкин мин күпхатынлылыкка карата тискәре фикердә.

 

Зөлфия ВӘЛИЕВА (“Зөәйә”):

– Әлбәттә, иремнең тагын икенче хатынга өйләнүенә каршы булыр идем! Ничек инде?! Без бит замана хатын-кызлары.  Белмим, белә торып ирләрен тагын икенче хатын белән бүлешүче хатын-кызлар, бәлки сабыррак, зирәгрәктер... 

 

Ринат МӨСЛИМОВ:

– Никах бер генә булырга тиеш. Миңа чегәннәрнең традицияләре ошый. Алар үлгәнче бер-берсенә тугры кала.  Балалар тәрбияләүгә килгәндә, бер хатын белән дә җиде-сигез бала үстерергә мөмкин. Эш бит балаларның күп булуында түгел, ә аларны кеше итүдә.

 

Мәликә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА: (“Сөләйман” мәчетенең таныштыру үзәге җитәкчесе)

– Безнең мәчеткә икенче, өченче хатын эзләп мөрәҗәгать итүчеләр әлегә юк. Күп ирләр ул адымга барырга батырчылык итми. Әгәр ирем икенче хатын белән никах укытам дисә, ризалашыр идем, мөгаен. Гәрчә моңа шатланмасам да. Ислам кануннары рөхсәт итә бит. Иремә каршы килсәм, Коръәнгә каршы киләм дигән сүз. Ә мөселман  хатыннарына андый гамәл тыела.  

 


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 2 | 04.07.09
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»