поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.02.2016 Әдәбият

Уфалла арбасы (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

Зиннур Тимергалиевнең "Уфалла арбасы" әсәренең дәвамын кайчан эләсез инде дип сорыйлар бездән. Менә бүген эләбез.

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=13788

Хикәянең дәвамы: http://matbugat.ru/news/?id=13810 

 

––Рәхмәт, тик барыбер акчасы юк.

 
––Юк, тукта, ашыкма Сәмига, минем әзер бурам бар, урын алып тора, шуңа әйтүем. Әйдә, иртәгә сиңа китереп куям мин аны, акчасын көзгә бирерсең, әйткәнемчә, бәясен төшәрмен тагын. Миңа өй бурасына заказ биргәннәр иде, абзар бурасы урын алып тора. Сиңа китереп калдырсам, урын киңәер иде. Аннары китереп бирү- китереп бирү инде ул, үзең техника артыннан чабасы түгел бит.
 
––Ярар, көтеп торырга риза булгач китереп куй. Кара көзгә кергәч, акчасын килеп алырсың.
 
––Алайса килештек.
 
––Килештек.
 
––Сау булыгыз!– КамАЗ кузгалып китте.
 
Сәмига әтисе янына бүрәнә өстенә килеп утырды.
 
––Мунчаны иртәгә күтәрә башлыйсызмы әти? Үзегез генә булдыра алырсыз микән? Авыр булыр дисәң, кешегә әйтәм.
 
Салих абзый көлемсерәп куйды.
 
––Һы, мунча бурасы өйнеке түгел ул. Рөстәм белән икәү дә күтәрәбез аны. Бүген үк, бурасын өеп, бәбкәсен күтәреп куярбыз.
 
––Шулай тиз мени?
 
––Соң, аның бар нәрсәсе әзер бит инде, бары җыеп күтәрәсе генә бар. Әнә идәненә дә, түшәменә дә тактасын китергән. Ахыры, башта мунчаны ясап күтәргәннәр, аннары, кире сүтеп, сиңа китергәннәр.
 
––Ярар, әти үзең беләсеңдер инде, синең сүзеңә каршы килмим,-дип, Сәмига йортка кереп китте.
 
––Чибәр егеткә кияүгә чыкканда, атаң сүзенә колак салырга  иде, —дип, үзалдына мыгырданып алды бабай кеше.
 
––Бабай, башлыйбызмы?
 
Оныгы Рөстәм артына килеп баскан икән.
 
––Әйдә, улым.
 
Онык белән бабай эшкә тотындылар, Сәмига ашарга чакырырга чыкканда ,бурасын күтәреп куйганнар иде инде.
 
––Тиз буласы икән бу,–диде хатын, осталарның эшен күзәтеп.
 
––Билгеле тиз, әле миңа эләкми дә эше, Рөстәм эшләп бара барсын да. Мин менә командир кебек карап кына торам бугай монда,–дип кеткелдәп алды бабай кеше. 
 
 Осталар, ашап, кире ишегалдына чыкканда, аларны Рәхилә көтеп тора иде.
 
––Исәнмесез!–дип, тыйнак кына исәнләште кыз.
 
––Шөкер әле кызым.
 
––Сәлам, Рәхилә.
 
––Рөстәм синең вакытың юк икән, әйеме?
 
––Нигә? 
 
Кыз, тартынып, бабай кешегә карап куйды, моны аңлаган Салих абый җирдә аунап яткан такталарны караштыргандай итте. Янәсе сөйләшегез, сезне тыңлап торырга вакыт юк әле монда.
 
––Иртәгә безгә кунаклар кайтасы.
 
––Соң?
 
– Керәшен аланына барып, мунчага каен себеркесе җыеп кайтсаң, әйбәт булыр иде, ди әни. Рөстәм, мин урманга үзем генә барырга куркам.
 
––Мин белмим инде,–дип, иңнәрен җыерды Рөстәм.
 
––Барырсың улым,–дип сүзгә кушылды бабай да,–бәбкәләрне күтәреп куйгач, түбәнең ике яклап каршысын ябасы булыр, аны үзем дә эшләп куя алам мин, икәү барыбер бер-беребезгә комачаулыйбыз гына.
 
––Алайса көтү кайткач, яме Рәхилә?
 
––Синең тәкәң кайтыр микән соң, аны эзлисең булса?
 
––Көтүгә аркылы басып торырмын, әнә бабай да бар. Карышса, мөгезеннән эләктереп әллүр капкага аны.
 
––Алайса көтү кайткач киләм.
 
––Кил.
 
Кыз кош тоткандай кайтып китте. Кызны күзе белән озатып калган малай артында тавыш яңгырады.
 
––Яп авызыңны, әнә каргалар очып йөри, кәкәй итеп куймасыннар,– дип кеткелдәде бабай кеше.
 
––Әй лә, сине бабай.
 
––Нәрсә әй, кызлар күргәч, эш онытылды, марш бура өстенә.
 
Ике оста кабат эшкә тотындылар.
 
Гаҗәп, бүген тәкә көтүдән, бер якка да каермый, үзе кайтып керде.
 
––Кичә Филүстә бете басылган икән моның,–дип, үзалдына сөйләнеп алды Рөстәм. 
 
Кичке ашны утырып ашап кына бетргәннәр иде, Рәхилә дә килеп җитте.
 
––Рөстәмммм,–ишегалдыннан кызның тавышы ишетелде.
 
Ачык тәрәзәдән, башын тыгып, аңа Рөстәм җавап бирде:
 
––Чыгам.
 
––Улым кая җыендың?
 
–– Керәшен аланыннан мунча себеркесе җыярга барыйк, дигән иде Рәхилә.
 
––Ә мунча?
 
––Барсын,–дип сүзгә кушылды бабасы да,–бүген кирәге юк аның.
 
––Алайса безгә дә җый инде улым, яңа мунчага яңа себерке булыр.
 
–– Әни, мин уфалланы алам.
 
––Ал.
 
––Шул уфалла инде безгә,–дип әңгәмәне дәвам итте Салих абзый,– мин дә җитәрлек өстерәдем аны, анаңа да әнә эләкте, хәзер син тартасың, малаеңнан соң оныгың да тартыр әле аны, улым.
 
––Башка чара юк бит әти.
 
––Рәсәйдә уфалладан башка бернинди дә чара юк,  кызым. Уфалла йортыңны җылыта, хайваның белән бергә синең тамагыңны туйдыра.
 
––Миңа да өй салып бирде менә .
 
––Салуын салды да, тик аны бит ун ел тартырга туры килде үзеңә.
 
––Зарланмыйм.
 
––Зарланып нишлисең кызым, әйттем бит, Рәсәйдә шул уфалла гына бар дөньяны тартып бара.
 
––Бәлки, Рөстәмгә эләкмәс.
 
––Әйе, эләкмәгәнгә күрә, шул арбага җигелеп чыгып китте әнә.
 
Сәмига түр тәрәзә аркылы урам якка күз салды. Анда улы Рөстәм белән Рәхилә, уфалла арбасын тартып, урманга таба китеп баралар иде. Хатын көрсенеп куйды.
 
––Быел соңгы елын бара инде мәктәпкә, аннары армия диярләр, кемнеңдер бердәнбер баласы димәсләр. Әнә Чечня дигән сугыш чыкты. Түрәләр дөнья бүләләр, безнең малайлар канга батып сугыша шулар өчен.
 
––Бәлкем, бердәнбер бала булгач, анда алып китмәсләр әле кызым.
 
––Аллага тапшырдык инде әти, аллага тапшырдык.
 
Бу вакытта Рөстәм белән Рәхилә, арбаны икесе ике яктан тотып, авылны чыгып баралар иде.
 
Кыз белән егетне урман тоташ диңгез шавы белән каршы алды. Читтән карап торышка ,чынлап та, шомлы күренә урман. Куе яфрак белән капланган агачлык эче бөтенләй күренми. Әллә нинди серле дөнья. Ә эченә кереп китсәң, никадәр гүзәллек анда. Ә агачларга кунып, күпме кош сине сайрап каршы ала?! Шулай булса да, кыз Рөстәмгә сыена төште.
 
––Куркасыңмы?
 
––Юк, син барында курыкмыйм мин Рөстәм.
 
––Курыкма да. Әнә тегендәрәк кечерәк каеннар үсә, шунда барыйк әле, син ботакларын кисеп торырсың, мин себеркесен бәйләрмен, монда ук эшен бетереп кайтырбыз.
 
Алар каенлыкка таба килеп туктадылар да эшкә тотындылар. Рәхилә ,буе җиткән кадәр үрелеп, каен ботакларын ботарларга тотынды. Ә Рөстәм, үз эшенең чын остасы кебек, алардан каен себеркесе бәйләргә тотынды, күнегелгән эш, бик җәһәт эшләделәр егет белән кыз.
 
––Рөстәм, ә син укып бетергәч, кая укырга кермәкче буласың?
 
––Әнинең үзен генә калдырып китеп булмас инде, район үзәгенә ПТУ га керергә исәп. Ун чакрым гына ераклыкта бит, сварщик начар эш түгел. Әнә Филүс абыйның хуҗалыгыннан халык өзелгәне юк. Акча сугып ята,–дип көлемсерәп алды Рөстәм, эшеннән бүленми генә.
 
––Югары уку йортына керергә исәбең юкмыни?
 
––Әй, ул диплом, нишлисең аның белән? Дипломнары шкафларында тузан җыеп ятканнар авыл тулы. Бар кеше дә югары белемле булып бетте. Ә менә гади эш белүче юк. Һе, кая инде гади эш, ни балта саплый, ни чалгы саплый белмиләр. Яшиләр алар да, мин авылда яшим дип.
 
––Акчага кызыгасың, ахыры. Бәхет акчада түгел, тазалыкта бит.
 
––Әйе шулай, әни белән ни эшләргә генә тотынмыйк, шул каһәр суккан тазалык җитми һаман,–дип, кабат кеткелдәп алды Рөстәм.
 
––Өйдә дә шул акча турында гына сүз, колхоз акчасын түләми бер тиен дә.
 
––Каян түләсен, Гаделнең уҗымга йөрисе бар бит, акча шунда китә.
 
––Рөстәм әйтмә алай, әтиең ул синең.
 
––Әйе, әти! “Улым, ни хәлләр”,-  дип тә эндәшкәне юк бит аның. Сез аңламыйсыз аны, сезгә улым-кызым дип кенә торалар.
 
––Кичер Рөстәм, ялгыш ул турыда сүз башладым.
 
––Әй лә, әйтмәсен, кирәге дә юк, бер синнән генә ишетмим инде мин аны. Әнә укытучылар миңа рәис малае дип карыйлар, сизәм бит мин. Һе, рәис малаеның “улым” дигән сүзен атасыннан гына ишеткәне юк.
 
––Укырга керәм дисәң, барыбер ярдәм итәр ул сиңа. Синнән башка баласы юк бит аның.
 
––Агроном Халидәнең кукурузлары үссә дә, бүксәсе үсми,–дип, авыл халкының сүзен кабатлады Рөстәм.–Кирәге юк, яшәдек бит әле моңарчы ансыз. Аннан ярдәм сорасам, әни дә  хурланыр, бар нәрсәсен сатып бетереп, мине югары уку йортына  укырга кертер.
 
––Әллә нишләдең син Рөстәм, зур абзыйлар кебек сөйләшә башладың.
 
Рөстәм иңнәрен җыерып куйды:
 
 
 
––Ә син, Рәхилә, нишләргә уйлыйсың?
 
––Минеке билгеле инде, апа белән җизни янына шәһәргә китеп, пединститутка укырга керәм.
 
––Авылда тагын бер югары белемле сыер савучы арта икән алайса.
 
––Булса ни?
 
––Булса ни шул.
 
Кыз белән егет талашып та киткән булырлар иде бәлки, тик өлгерә алмый калдылар,. Кинәт күкнең, гөрелдәп, тавыш биргәне ишетелде.
 
Рөстәм белән Рәхилә бер- берсенә карашып алдылар.
 
––Яңгыр килә,–диде кыз, урман эченең караңгылана башлаганын күзәтеп.
 
––Яшенле яңгыр, озак эссе көннәрдән соң, мондый яңгыр бик эшәке була.
 
Күк йөзе кабат гөрелдәп куйды.
 
 
 
––Рөстәм, әйдә, авылга чабыйк.
 
––Өлгермибез барыбер, яңгырны үткәрергә кирәк, әнә теге карт чыршы астына качарбыз.
 
Рөстәм, кызны ияртеп, карт чыршы астына кереп басты. Чыршы бик карт иде инде, аның салынып төшкән ботаклары яшьләрне тулысы белән яшерә алды, аннары урман үзе җилдән дә саклый.
 
Бу юлы яшен карт чыршы өстендә үк каты итеп яшьнәде.
 
Рәхилә куркып кычкырып җибәрде дә, үзе дә сизмәстән, Рөстәмнең кочагына атылды.Моңарчы кызларның кулын да тотып карамаган егет кинәт каушап калды. Коеп ява башлаган яңгыр салкыныннан түгел, ә кисәк кызыша башлаган тән ялкыныннан аның  тән тиресен каз ботлары сырып алды. Нишләргә тиеш соң ул хәзер? Ә кыз, егетне үчекләгәндәй, егеткә сыена төште. Рөстәмнең күкрәгенә кызның тыгыз күкрәкләре килеп төртелде, шома ботлары аягына килеп сарылдылар. Егет, сакланып кына, кызның аркасыннан кочып алды. Рәхиләнең еш-еш сулавы кисәк туктап калды. Егет кызны катырак кочагына кысты, кыз карышмады.  Нидер эзләгәндәй,Рөстәмнең иреннәре кызның бите буйлап йөри башладылар. Рәхилә бәхетле күзләре белән Рөстәмгә күтәрелеп карады. Ике кулы белән егетнең муеныннан кочып, башын үзенә таба тарткандай итте. Алар көткән мизгелләр, ниһаять, килеп җиттеләр. Ике тәҗрибәсез иреннәр, бер- берсенә җавап биреп, бергә кушылдылар.
 
Их син ,беренче мәхәббәт! Нинди татлы да син, нинди назлы да, сагышлы да син. Тәүге  тапкыр сөйгәнең кочагында сарылып үбешү юкка гына адәм баласын гомере буе эзәрлекләп бармый. Никадәр наз, никадәр хис, никадәр мәхәббәт синдә- беренче үбешү мизегелләре?! 
 
Рөстәм белән Рәхиләнең иреннәре бер бер-берсеннән аерыла алмый азапландылар. Әйтерсең,  иреннәр бу мизгелләрне башка инде беркайчан да кабатланмас икәнен беләләр, шуңа күрә бу минутларны  озаккарак сузарга тырышалар иде.
 
Ике гашыйкның мәхәббәт очкыннары, күкләргә атылып, яшен булып яшьнәделәр; күкрәкләреннән чыккан кайнар дулкыннар, давыл булып,  биек-биек агачларның башларын түбән иделәр.
 
––Әйт, Рөстәм,  менә хәзер әйт, –дип, егетнең иреннәреннән көчкә аерылып, пышылдады Рәхилә.
 
––Мин яратам сине Рәхилә!
 
––Тагын әйт Рөстәм.
 
––Мин яратам сине Рәхилә!
 
––Әйт, тагын-тагын әйт Рөстәм.–Кыз егетнең күкрәгенә башын салды.
 
––Мин я-рат-там сине Рәхилә, ишетәсеңме урман, мин я-ра-там ... .
 
“Уйланган эш, беткән эш,”- дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Чыннан да, әзер мунчаны кире күтәреп кую озак булмады. Дүрт-биш көндә эшен дә бетереп куйдылар. Инде эш мунча миченә терәлеп калды. Элеккеге кебек кирпечтән булдырасы килмәде Сәмиганың мунча мичен. Хәзер тимердән дә менә дигән итеп эшләп куялар икән аны. Йорттагы ике бөртек кеше өчен, кочак-кочак утын тутырып ягасы килми бер дә. Тимер мичкә бер кочак утын да бик җиткән, диләр. Шул турыда сүз чыккач:
 
––Авылда теге безнең йорттан ике өй, уң яктагы йортны беләсең бит кызым.
 
––Беләм әти, анда яшәгән әби белән бабай үлеп киткәннән бирле буш тора ул.
 
––Әйе, шул йорт.Анда бер егет күчеп кайтты, егет дип яше утыздан узган инде аның, бер тапкыр да өйләнгәнем юк дигәненә күрә, егет дип әйтәм инде.
 
––Соң?
 
––Шул сварщик та, тимерче дә икән ул үзе, чынлап әйтәм, тимер эшенә куллары алтын, колхозга чыгып эшләп йөрми, өендә тимер эшләрен эшләп ята. Мунчага дигән тимер мичләрне дә ясый.
 
––Кыйбат сорар микән әти?
 
Карт иңнәрен җыерды:
 
––Белмим, әниең белән миңа шул булган мич ярап тора, шуңа бер дә кызыксынганым булмады.
 
––Ә каян, нигә күчеп кайткан?
 
––Тулай торакта егерме ел тараканнар белән яшәдем, булды җитте, ди.
 
––Ә үзе кайсы яктан?
 
––Казан янындагы авылларның берсеннән бугай. Ник шунда кайтмадың дигән идем, шәһәрдән бөтенләй ерак торасы килгән. 
 
––Әти, бәлки, сөйләшеп карарсың?
 
––Ярар, белешеп карармын.
 
 Икенче көнне карсак буйлы, коңгырт кара йөзле, кырык яшьләр тирәсендәге кеше Сәмиганың болдыр ишеген какты.
 
Сәмига, ишекне ачып карауга, бераз куркынып арткарак чикте.
 
––Исәнмесез, сезгә кем кирәк?
 
––Исәнмесез! Сәмига дигән хатын шушында яши дигәннәр иде,–дип, җайлап кына эндәште ир.
 
––Мин булам инде ул Сәмига.
 
––Салих абый сезгә тимер мич кирәк дигән иде, мунчаның эчен карап чыгасы иде, размерын алырга кирәк.
 
Сәмига бу сәер кеше белән мунчага икәү генә керергә курыкты:
 
––Рөстәм улым!
 
Җавап бирүче булмады. Сәмига, улын эзләп, йорт артына чыкты. Уфалла арбасы урынында юк. Аңлашылды, Рөстәм тагын печәнгә киткән. Булмады инде , бу сәер кеше белән бергә мунча эченә керми булмас, ахыры.
 
––Әйдәгез,– диде ул, иргә эндәшеп. Аннары мунча ишеген ачты да керергә дип ишарә ясады.– Үзегез кереп карагыз инде.
 
Ир ялындырмады, кесәсеннән рулеткасын ала-ала, мунча эченә кереп тә китте.
 
––Булды,-диде ир, мунча эченнән кире чыккач.–Биш- алты көннән китереп куярмын.
 
––Бик тиз, минем акчам җитәр микән?
 
Ир иңнәрен җыерды.
 
––Борчылмагыз, кыйбат алмыйм мин. Берүзем генә яшим бит мин, шул эшсез ятып тилермәс өчен генә эшләгән булам инде шунда.
 
––Ә???
 
––Нәфис,–дип, үзе белән таныштырды ир, хатынны аңлап алып.
 
Нәфис! Үзе бер дә нәфискә охшамаган, охшамаган дип, бер Нәфисне ошатты инде ул, гомерлеккә үкенеч булып калды. Кешене тышкы кыяфәтеннән билгеләп булмый, монысы хак.
 
––Ә???
 
––Сәмига, беләм,–дип елмайды ир.
 
Хатын әллә нишләп китте шунда. Моңарчы аңа елмайган ирләр аның күзенә татып карарга сине дигән кебек күренәләр иде. Ә бу  күптәнге танышы кебек елмайды. Хатынны да күзләре белән капшап чыкмады, ялгыз хатын икәнен беләдер инде. Тик бернинди  кинаясез елмая ир.
 
––Ярар алайса, китерсәгез, мин өйдә булмасам да, улым булыр,–дип, үз-үзен бик тиз кулга алды хатын.
 
––Мин озак тотмам, Сәмига.
 
––Ярар, ярар, мин риза.
 
Ир капкага таба борылды.
 
Нәрсә соң бу? Сәмиганың ирне капкадан чыгарып җибәрәсе килми түгелме соң? Беренче күргән кешене, нишләде соң ул?
 
––Юлда килгәндә сусагансыздыр. Бәлки, күәс эчеп китәрсез.
 
––Нишлисең ,тиле хатын,–дип, үз-үзен эчтән битәрләргә тотынды хатын.
 
––Күәс дисезме, начар булмас иде, юкса мин коедан эчеп китәрмен дип уйлаган идем.
 
––Кирәкми кое суы, салкын тидерсәгез тагын.-Хатын, кабаланып ,кире йорткка кереп китте.
 
Хатын күәс күтәреп кире чыкканда, ир баскан урыныннан кузгалмый да басып тора иде. Сәмига сузган күәсне, рәхмәт әйтеп, күтәреп эчеп куйды ир.
 
––Ай ,квасны тәмле итеп ясыйсың икән Сәмига.
 
––Рәхмәт,–диде хатын, ни өчендер ир үзен мактаганга куанып.
 
––Сау булыгыз.
 
––Әйе , сау булыгыз.
 
Сәмига ,ирне озаткач, хәле китеп , капка коймасына сөялде. 
 
––Тик торганнан ни булды соң сиңа Сәмига? Бер күрмәгән, колак ишетмәгән ир каршында нишлисең син?
 
Тик гомерең буена көчле хатын булырга, барсына да үзең генә ирешергә дип сүз бирсәң дә, ничә еллар мәхәббәткә сусаган җаның бар икәнен, тәнеңдәге бар күзәнәкләр сөяргә-сөелергә яратылган хатын-кыз дигән затныкы икәнен онытмадыңмы син Сәмига?
 
Мичне Нәфис белән Рөстәм икесе урнаштырдылар. Сәмига, эш беткәнче, ничә мәртәбә генә мунча эченә кереп чыккандыр. Улы белән оста килешеп эшләделәр. Рөстәм Нәфис абыйсыннан сварщик һөнәре турында сораштырды.
 
––Эшенең рәтен белсәң, бернәрсәсе дә юк инде аның Рөстәм,–дип җавап бирде аңа Нәфис.– ПТУ га керсәң, килгәләп кит минем янга, өйрәтермен. Күрәм, син шулай тиеш булган өчен генә түгел, һөнәрен өйрәнергә телисең.
 
––Акчасызлыктан котылырга иде Нәфис абый,–дип җавап бирде егет,–әнинең иртәдән кичкә кадәр башында шул уй.
 
––Мин үзем генә яшәгәч җитә. Бабаңның авылы бик кечкенә авыл, әллә сезнең авылга күченим микән дип тә уйлап куйгалыйм. Заказ күп була минем, монда асфальт юл булгач, килеп-китеп йөргән кешегә уңайлы булыр иде.
 
Бераз дәшмичә генә эшләгәч, Нәфис кабат телгә килде.
 
––Акча дисәң, башта бер фикер туды әле Рөстәм. Миңа бер бай:  “Дачага паровой батареясын кертәсе бар”,- дигән иде. Аннары суын кертәсе, канализация, бассейнга су үткәрәсе... Кыскасы, эше муеннан. Әйдә, мин сине үзем белән алып китәм. Миңа барыбер кулалмаш кирәк.
 
––Әнигә әйтеп карармын.
 
––Әйтеп кара.
 
––Минем осталар ничек монда?–Мунча ишегенә Сәмига башын тыккан икән.
 
––Ничек дип, Сәмига, эше бетте дисәң дә була, хет хәзер үк як та кер.
 
––Рәхмәт яугырлары, җәй буе кешегә ялындык. Рәхмәт инде Нәфис, акчасын чәй эчкәч сөйләшербез инде.
 
 Осталар табын артына килеп утыргач, Сәмига өстәл өстенә бер ярты чыгарып куйды.
 
––Син моны үзең кара инде Нәфис.
 
––Син моны алып куй әле Сәмига,-дип, кәефе кырылып җавап бирде моңа каршы ир.
 
––Ник?
 
––Аракы эчеп карамаган кеше түгел инде мин билгеле, эчеп бетерә алмагач, авызга алмас булдым мин бу шайтан суын.
 
––Күптәнме?
 
––Хәтерләмим, ун елдан артыктыр.
 
––Эчкән кешене үзем дә яратмыйм Нәфис.–Сәмига аракы шешәсен алып куйды.
 
––Әни, мине Нәфис абый шабашкага чакырды.
 
––Кая, нинди шабашка ул тагын?
 
––Бер байның дачасын җылытырга кирәк. Сәмига җибәр минем белән егетне. Акча эшләп кайтыр.
 
––Мин белмим Нәфис, моңарчы Рөстәмне үземнән еракка җибәргәнем юк иде.
 
––Әйдә, борчылма, егет бит инде ул хәзер.
 
––Әни барыйм инде.
 
––Син барырсың да, мин үзем генә нишләрмен монда?
 
––Рәхилә килгәләп торыр.
 
––Ярар соң, барып кайт. Нәфис караштырып тор инде син аны.
 
––Борчылма Сәмига, ничек алып китәм, шул килеш китереп куярмын.
 
Рөстәмгә шул җитә калды, егет өстәлдән торып ук китте.
 
––Улым, син кая?
 
––Рәхиләгә барып кайтам.
 
––Әйтәм аны артыңа ут капкандай торып бастың .Ярар, бар инде,–дип елмайды Сәмига.
 
Чәйләп алгач, Сәмига белән Нәфис мунчага су ташып ягып та җибәрделәр.
 
––Менә булды да,-дип елмаеп куйды Нәфис, үз эшенә куанып.
 
––Әйе, булды, менә Нәфис килешкән акчаны ал.– Сәмига иргә акчасын сузды.
 
Дәвамы берничә көннән...
 
 

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 01.02.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»