|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2016 Мәгариф
Чыгарылыш имтиханнарын хәзер татарча да биреп була?Тугызынчы сыйныф укучыларына чыгарылыш имтиханнарын татар телендә тапшыру өчен бернинди каршылык юк. Дөрес, моңа кадәр дә чикләү юк иде. Әмма быел сигез фәннән имтиханнарга әзерләнү өчен материаллар, ягъни демоверсияләр татарчага тәрҗемә ителгән. Сынау нәтиҗәләре нигезендә урта һөнәри уку йортларына укырга керергә мөмкин. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерделәр. – Быел БДИ бирүдә әллә ни үзгәрешләр күзәтелми. Укучылар имтиханнарга тыныч кына әзерләнә ала. Ләкин тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмат технологияләре буенча җавапларны сайлап алу өлеше юкка чыгарылачак. Бу эш узган ел ук башланган иде. Биремнең чишелешен күрсәтү укучының белемен объектив бәяләргә ярдәм итәчәк, – дип аңлатты республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов. – Контроль-үлчәм материалларын (КИМ) имтихан пунктларында бастыру мөмкин булачак. Быел тәҗрибәдә Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Чүпрәле районнары катнаша.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|