поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.01.2016 Язмыш

"Сине бүтән күрергә язмасын"

Инде төн уртасы узып бара, ә аның күзләренә йокы кергәне юк әле. Өйдә берьялгызы, борчуын уртаклашыр кешесе дә юк бит, ичмаса. Инде үз гаиләләрен корып яшәүче балаларына чылтыратыр иде дә, бу вакытта ничек борчыйсың аларны... “Ни булган дип торабыз! Шуның өчен уятмасаң, бу хакта йөз тапкыр сөйләшенгән бит инде, әни!” – дип ачуланачаклар.

Раббым, бер үзеңә таянам, ярдәмеңнән ташлама дип, белгән догаларын кат-кат укудан ул күңеленә бераз тынычлык тапты. Иртәгә иренә әйтәсе сүзләрен әзерләде. Әйтер, барысын да түкми-чәчми, йөзенә бәреп әйтер.

“Рәхәткә чыдый алмыйча киттең сөяркәңә, – дияр. – Олыгаеп барабыз бит инде, авырый башласаң, ул сине тәрбия кылыр, дәвалар, дип уйлыйсыңмы әллә? Өметләнмә дә! Үзе булмаса, балалары куып чыгарыр, картлык көнеңдә урамда калырсың. Күзләреңне ач, синең җилкәңә менеп атланган бит ул, безнең аерылышу турындагы гаризаны да ул язарга кушкан сиңа, мәхлук җан”.

Шул көе ничек йоклап киткәнен сизмәде дә. Иртән сискәнеп уянды: кемдер, тор инде дигәндәй, башыннан сыйпады кебек. Мәрхүмә әнисенеке кебек йомшак кул... Торды, юынып, чәй әзерләде, аны теләр-теләмәс кенә йоткалады. Киенеп, чәчләрен тараганнан соң, көзгегә күз салды. Ярыйсы гына бит әле ул: зифа буй-сын, чибәрлеге дә әлләни җуелмаган. Чит ирләрнең сүз кушмакчы булып, чәчәк бәйләмнәре бүләк иткәннәре бар, ә үз иренә ник ярамады икән? Ярый, бу көннән онытырга кирәк аның турында. Араларны бөтенләй өзәргә дә, онытырга... Бергә төзегән йортыбыз да жәл түгел, яшәсеннәр шунда, миңа фатирым җитә.

Суд бинасы янына килгәндә, ире инде шунда басып тора иде. Ничә ел күрешкәннәре юк бит инде. Ябыгып, кечерәеп калган кебек: тәрбия җитмидер. Элеккеге кебек гөрнадирдай ир түгел бу. Хатынга салынып, диванда аунап ятулар эләкмәгәне күренеп тора. Өстәвенә кулын бәйләп куйган: авырттырганмы...

Баш кагып кына исәнләшеп, суд бинасына үттеләр. Хөкемдар эшне озакка сузмады. Аерылышырга ризамы дип, икесеннән дә сорады да, уңай җаваплар ишеткәч, карар чыгарырга дип, эчке бүлмәгә кереп китте. Дөрес, ир җикеренергә, ямьсез сүзләр әйтергә, мин синең фатирыңны тартып алам әле, дип янарга тотынды. Бу кадәр явызлыктан хатын аптырап калды. Дистә еллар бер җан, бер тән булып яшәп, бер юрган астында кочаклашып йоклаган, бер табын артында ризыкланган, бергә балалар сөеп үстергән ирең дошманга әйләнсен инде, йә! Ачудан акайган күзләргә, бүртенгән йөзгә карап, әйтәсе сүзләре дә онытылды хатынның.

Ниһаять, хөкемдар чыгып, карарны тапшырды.

Инде законлы рәвештә аерылышкан ир белән хатын чыгу юлына юнәлделәр. Бу аларның соңгы тапкыр янәшә атлаулары, хәзер инде алар бер-берсенә бөтенләй чит кешеләр иде. Нерв киеренкелегеннәнме, хатын тыела алмый көлә башлады.

– Нигә ыржайдың? – дип, ир ачу белән сүгенеп алды.

Хатынның шул чакта теле чишелеп киткәндәй булды:

– Синнән котылганыма сөенәм. Бар, олак үзеңнең кәнтәең янына! Юлымда очрый күрмә, сине бүтән күрергә язмасын,– дип, бер сулыштан әйтеп салды.

Юл чатындагы светофор янында аерылышып, икесе ике якка юл тоттылар. Хатын унбиш-егерме адым атларга өлгердеме икән, кинәт ниндидер машинаның сыдырылып-сызгыртып туктавын, нәрсәгәдер бәрелүен, кемнеңдер кычкыруын ишетеп, аның йөрәге “жу” итеп куйды. Тез буыннары калтыравын җиңәргә тырышып, борылып караса, юл уртасында аның ире ята иде...

Галиябану ХУҖИЕВА. Казан.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.01.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»