поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.01.2016 Мәдәният

Казанда “Татарстан гүзәле-2016” матурлык конкурсы финалчыларын бүләкләделәр

Кичә кич “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында «Татарстан гүзәле» XVIII республикакүләм матурлык конкурсының финалы узды. Анда 14-22 яшьлек Татарстанның иң матур 28 кызы катнашты. “Татарстан гүзәле” титулына Казаннан 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова ия булды, ә “Казан гүзәле” – Казаннан 21 яшьлек Софья Мостафина.

Кичәне алып баручы Михаил Волконадский жюри әгъзаларын тәкъдим итте. Алар арасында республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Казан каласы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, “Татар-информ” МА генераль директоры Леонид Толчинский, “Татарстан гүзәле” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова һ.б. бар иде.

Быел матурлык конкурсының төп темасы кризис булды. Экранда видеоролик күрсәтелде, анда катнашучылар аның белән көрәшү ысуллары турында фикерләштеләр. Берәүләр рубльне долларга алмаштырмаска тәкъдим итсә, икенчеләр АКШ президенты итеп блондинканы билгеләү яклы. Бер катнашучы, кризисны тоймыйм, чөнки Дәрвишләр бистәсендә яшим, дип белдерде.

Су керү киемнәрендә һәм дизайнерлар костюмнарында дефиледан соң «Новая волна» халыкара конкурсы җиңүчесе Андрей Гризлига интеллектуаль конкурс үткәрүне тапшырдылар. Ул кызлар белән шаярды, аларны оялтты да. Кызларга яраткан китаплары турында сораулар бирделәр, көйләрне тануларын, шигырь укуларын һәм картина авторларын сорадылар. Конкурста катнашучылар оялып тормадылар, үз белемнәрен күрсәттеләр.
Конкурсның икенче өлешендә кызлар сәхнәгә озын күлмәкләрдән чыкты.

Төп номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан иткәнче, конкурс партнерлары финалчыларга үз бүләкләрен тапшырдылар.

«Татарстан гүзәле» XVIII республикакүләм матурлык конкурсында Казаннан 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова җиңде. Ул «Мисс Россия» конкурсы финалында Татарстан данын яклаячак. Татарстанның беренче вице-гүзәле – Казаннан 20 яшьлек Валерия Тимкина, икенче вице-гүзәле – Казаннан 22 яшьлек Ксения Яруллина.
“Татарстан гүзәле” конкурсы финалында традиция буенча “Казан гүзәле”н дә сайлыйлар. Быел ул – Казаннан 21 яшьлек Софья Мостафина.
"Мисс фото" исемен Менделеевскидан 18 яшьлек Екатерина Грудцова яулады,”Сокландыргыч гүзәл” – Казаннан 21 яшьлек Диана Нәбиева.

“Мин әле җиңүемә ышанып бетә алмыйм. Бу җиңүне миңа тәрбия биргән әти-әнигә багышларга телим. Минем шигарем – максатка ирешү өчен беркайчан да туктап калма, беренче тапкырында килеп чыкмаса, икенче тапкыр уңыш елмаячак. Үземнең тырышлыгым белән җиңүгә ирештем дип саныйм, мин гимнаст, шуңа күрә җиңүгә ирешкәнче тырышам”, - диде журналистларга Диләрә Ялалетдинова.
 


Алсу ГАТАУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 27.01.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»