поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.01.2016 Шоу-бизнес

Айваз Садыйров: «Соңгы арада шау-шудан туя башладым»

«Татар радио»сы ди-джее Айваз Садыйровның радио мөхәррире булып билгеләнүенә дә бер ел узып киткән. Үзе әйтүенчә, ул әле җитәкчелек итәргә өйрәнеп кенә килә. Әмма, минемчә, бу сыйфат кешенең канына сеңгән булырга тиештер. Һәм Айвазда ул бар.

– Айваз, җитәкче кеше буларак, Яңа елны нинди максат һәм өметләр белән каршы алдың?

– Яңа елны соңгы еллардагыча, өйдә әти-әни белән каршы алдым. Тынычлыкта. Соңгы арада шау-шудан туя башлаганымны аңлыйм. Мондый вакытта якыннар янында булып, аларның ихлас карашларын тоеп ял итүдән дә яхшысы юк. Өчәүләшеп (мин, әти, әни) бәйрәм табыны артында җыелып, узып баручы елга нәтиҗәләр ясадык, рәхәтләнеп сөйләштек, алдагы ел планнарына да кагылып уздык. Радиога килгәндә, ул бер көн, бер төн эчендә генә корып куйган планнар, өметләр түгел. Аларны ел дәвамында барлыйсың һәм тормышка ашырыр өчен уңайлы вакыт сайлыйсың.

– Быел радиотыңлаучыларны ниләр белән сөендерергә исәп?


– 2016 ел – радио өчен бик мөһим ел. Безгә быел 15 ел тулачак. Шунлыктан бик күп проектлар тормышка ашыр­га тора. Күбесенең концепциясе әзер. Ел дәвамында тамашачылар, тыңлаучылар аларны күрә, ишетә барыр. Туган көн уңаеннан проектлар һәм акцияләрне тагын да үтемле, иҗади итеп тормышка ашырыр өчен, командага яңа кеше алдык.

– Яңа тапшырулар кемнең идеясе?


– Моның өстендә программалар продюсеры Алмаз Гыйльметдинов белән бергә эшлибез. Мин концепция тәкъдим итәм, Алмаз программаның эчтәлеген барлый. Әле өр-яңа программа тормышка ашырга тора. Тыңлаучыларга ошарга тиеш. Кичке «Хәерле иртә, Австралия» программасында да күңелле кадрлар алмашын сизәрсез. Авторлык программасы ике юл белән тормышка ашырга мөмкин: безнең тарафтан алып баручыга туры килерлек программа әзерләп тәкъдим итү яисә алып баручы үз проектын күрсәтергә мөмкин. Мин программа урынлы дип тапсам, эфирга чыгарып карау ягында.

– Айваз, син үзең дә студент бит әле. Ничек уйлыйсың, радиода эшләу өчен журналистлык белеме кирәкме?


– КФУның журналистика факультетында соңгы курста читтән торып белеп алам. Быел диплом елы. Дипломның темасы да радиога кагылышлы. Дөресен генә әйткәндә, сессия вакытында эш белән укуны параллель рәвештә алып бару шактый кыенга туры килә, әле шуңа өстәп концертлар, сценарийлар һәм телевидение дә барлыгын онытмыйк. «Тозлаган» парлар шактый. Тик «койрыклар» юк. Вакытында тапшырып барырга тырышам. Ярый әле укытучылар хәлгә керә. Татар эстрадасын белмәгән укытучылар белән генә кыенрак (көлә). Быел укуны тәмамласам да, тукталырга җыенмыйм. Белем алуны дәвам итү хыялы бар. Безнең юнәлештәге радиода эшләү өчен журналист булу мөһим түгел, тик алган белем комачауламый дип саныйм.

– Радионың мөхәррире булудан тыш, син күп чараларның сценарий авторы да. Идеяләр һәм көчне каян аласың?

– Үтемле, кызык сценарий язу күп вакытны ала. «Солянка» концертына уртача ике атна язсам, «Татар җыры»на ике ай вакыт таләп ителде (Айваз – узган елгы «Татар җыры»ның сценарий авторы иде). Сценарий да үзенә күрә иҗат әсәре бит ул. Кайбер көнне утырып бер генә уй да башка килмәгән вакытлар бар. Идеяләргә килгәндә, алар безнең тирә-юньдә, күреп алырга гына кирәк. Кешеләр, бигрәк тә артистлар белән аралашканда, сәхнәдә, сәхнә артында юмор өчен сәбәп чыгып кына тора. Менә шуларны барлап барырга тырышам. Һәрберсенә урын табыла концерт сценариясендә. Миңа стэнд-ап жанры якын. Көнкүрештәге, яшәү рәвешебездәге ситуацияләрне күреп, шулардан көлү. Рус, Америка, Европа стэнд-ап комикларын күзәтеп барам. Татарда әлегә бу жанр традицион, классик аңлауда юк. Бәлки шуңа нигез салуга да үз өлешемне кертермен.



– Син нинди җитәкче? Хезмәттәшләреңә авыр сүз әйтеп, катырак әйттем бугай, дип үкенгән чаклар булмыймы?

– Җитәкче буларак үз-үземә анализ ясарга иртәрәк әле. Бу өлкәдә тәҗрибәм аз. Мин әле җитәкчелек итәргә өйрәнәм генә. Бу сорауга коллегаларым төгәлрәк җавап бирер. Шуны гына әйтә алам, бергә-бер дәрәҗәдә эшләгән хезмәттәшләр белән бер көнне тотып җитәкчелек итә башлау – шактый җиңел булмаган очрак. Монда төрле юллар кулланырга туры килә.

– Айваз, гадәттә, Арча яки Арча педагогия училищесы белән бәйле кешеләр тора-бара шәхескә әйләнә. Син дә шул уку йортының кичәге студенты.  Училище сиңа нәрсә бирде?

– Мин үземнең тормыш юлымнан бик канәгать. Тумышым белән мин үзем Казан егете. Берара шәһәрдә яшәгәч, без авылга кайттык. Шул вакытта әти Арчада йорт салды. Соңрак шунда күчеп яши башладык. Авылда татар мохитенә кереп китү, татарча өйрәнү өчен җирлек бик урынлы булды. Үземне авыл баласы дияргә яратам. Анда күчкәч, Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Минем өчен бу уку йорты зур тормыш мәктәбе булды. Анда уку белән беррәттән, төрле конкурс, лагерьларда катнашып йөрүем, чараларны оештыруга үз өлешемне кертүем минем өчен зур тәҗрибә булды. Иң мөһиме: мине анда кеше белән аралашырга, кешене аңларга өйрәттеләр. Остазларыма мин бик рәхмәтле.

– Сүз уңаеннан, «Татар радиосы»нда да арчалылар җитәрлек. Бу – бер-берегезне тартумы, әллә...

– Дөрестән дә, радиода арчалылар дөньядагы массоннар яки яһүдләр кебек (көлә). Заманында Булат Бәйрәмов (аның әнисе Арчадан) ул вакытта Арча радиосында эшләүче Алия Фәизованы дәшә, Алия исә Ильяс Газизовны (ул да Арча радиосы шәкерте), ә Ильяс – мине. Мин Арча радиосыннан киткәндә, Ленар Гыйләҗевне үз урыныма калдырып, «Син монда утырып тор, төпләнгәч, сине чакырырмын», – дигән идем. Күпмедер вакыт узганнан соң, Ленарны чакырдым. Әле без кайчандыр: «Татар радиосы»на юл бездән башлана», – дип көлеп тә йөрдек. Дөресен генә әйткәндә, монда бит дуслык, якташлык дигән төшенчәдән бигрәк, профессиональ сыйфатлар мөһим. Димәк, арчалылар, чыннан да, Арча – Тукай төбәге дигән сүзгә тап төшермиләр. «Татар радиосы»ннан тыш, Арча радиосында эшләп китүчеләр безнең өлкәдә шактый. Туган җир программасының авторы, алып баручысы Рамил Гарипов шундыйлардан. Педагогик көллият дигәннән, миннән тыш, безнең радиода хезмәт куючылардан Булат Бәйрәмов та, Әбри Хәбриев тә, Ленар Гыйләҗев тә – шул уку йортын тәмамлаган егетләр. Гөлназ Сәфәрова да. Сүз уңаеннан, ул да – әнисе ягыннан Арча кызы. Без аның белән авылдашлар. Шулай итеп, «Татар радиосы»нда эшләүчеләр барыбер йә Арчаның үзенә, йә Арча радиосына, йә Арча педагогик көллиятенә барып тоташа.

– Айваз, кабат һөнәр сайлыйсы булса, кайсы өлкәгә тукталыр идең?

– Миңа башка һөнәр иясе булырга язмаган. Әтисе – радиотехник, әнисе иҗатка үлеп гашыйк кешенең баласы тагын кем булсын инде? 10 яшемдә үк мин тормышымны радио белән бәйлисемне белә идем.


Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»