• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Март Сергей Погодин
  • 22 Март Ди-джей Радик
  • 22 Март Ләйсән Рәхимова
  • 22 Март Вадим Кешнер
  • 23 Март Ранил Нуриев
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • Казанда Советский площадь янындарак уземэ снимать итэргэ бер булмэ эзлим. Вредный привычкаларым юк.Егет кеше. 21 яшь. Жду звонки от собственника, риелторы мимо.89083489977 Рамиль.
  • Сдаю посуточно 2 комнатную квартиру в Центре (2 тыс.) 89276766077
  • Массажистка эзлим мед образование белэн ойгэ килеп ясарга татар хатын кызы булсын тел.89178840723
  • Казанда Глушко урамында яна йорттан бер булмэ кызларга арендага бирэм. Яна холодильник, стиральная машинка, микроволновка. +79179361290 (ватсаптан языгыз яки шалтыратыгыз). Риэлтор тугел. 7000 мен сум
  • Муса Җәлилнең совет чорында чыккан шигырь җыентыкларын Казандагы музее китапханәсе өчен алабыз. тел. 8(843)238-50-48
  • Сатам болын печэне тубэ астында 89874227660
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Әлмәттә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, мебель белән. 89274897219

 

 
Архив
 

25.01.2016 Киңәш-табыш

Куркыныч грипп килә. Аннан ничек сакланырга?

Һава температурасы шулкадәр тотрыксыз: тәрәзәгә әле генә ак бәс сарган була, озак та үтми чык тамчылары биешә башлый. Кичтән чатнама суык үзәккә үтсә, иртәнгә көн җепшетеп хәлне ала. Организм ОРЗ, грипп ише чирләргә шундый көннәр­дә тиз бирешә. Россия сәламәт­лек саклау министры Вероника Скворцова бу елда грипп эпидемиясенең гыйнвар азагы – февраль башына туры килүен, аның бик авыр узачагын әйтеп, алдан ук куркытып куйды.

Дөрес, авырмыйм дисәң, вакытында вакцина ясатырга кирәк иде, дигән сүзе тагын бер кат вакциналарны пропагандалау кебек яң­гырады. Танышлар арасында прививка ясаткач та, урынга егылып, авырып ятучылар бар. Тизрәк савыксам, бүтән прививка ясатмас идем, дип сукранучылар да очрый. Хәер, гриппка каршы прививка чирдән тулысынча аралап кала алмый, тик бу очракта чир җиңелчә уза, ди эпидемиологлар. Ай-һай, чынлыкта да шулай булса иде ул. Вакцина дигәннәре дә бөтен кешегә килешми бит әле. Әйтик, чир инде башланганда яки кайбер матдәләргә аллергия булса, организм аны бик авыр кабул итә. Прививка ясатучының иң әүвәл сә­ламәтлеген төрле яктан яхшылап тикшерергә кирәк. Хәзерге кебек ашык-пошык кына түгел.

Вероника Скворцова шулай ук дуңгыз гриппыннан да саклану чараларын күрергә чакыра. “Яңа ел каникулларыннан соң Россиядә грипптан ун кеше үлде. Узган еллардан аермалы буларак, хәзер капкалар төрле яктан ачык – Көньяк-көнчыгыш Азиядән дә, Кытайдан да, Украинадан да. Украинада грипп эпидемиясе башланды инде, үлем-җитемнәр дә бар”, – ди министр. Дуңгыз гриппы бер­ничә көн эчендә өзлегү китереп чыгара. Дагстанда кыш башында – 60, Адыгеяда гыйнварның беренче ике атнасында 21 кешегә дуңгыз гриппы диагнозы куелган. Ростов-Донда бу чирдән өч кеше үлгән, арада өч яшьлек бала да бар. Ханты-Манси округындагы йогышлы авырулар хастаханәсе сырхаулар күплектән карантинга ябылган. Краснодар краенда дуңгыз гриппы белән авыручылар йөздән арткан.

Бу исемлеккә атна саен яңа төбәкләр өстәлеп тора. Үзебезнең җирлеккә килсәк, Казанда дуңгыз гриппы диагнозы (А(H1N1) 2009 ел башыннан өч кешегә куелган. “Берсенең дә гомеренә куркыныч янамый. Гомумән, бу җәһәттән коткыга бирелергә кирәкми”, – дип Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов соңгы яңалыкларга ачык­лык кертте. Шулай ук ул да дуңгыз гриппы белән авыручыларның гриппка каршы вакцина ясатмавын әйтеп узды. “Прививка ясатырга соң инде хәзер, – ди Сергей Альбертович. – Профилактиканың бүтән чараларын күрергә кирәк. Витаминнар эчү зыянга булмас”.

Соңгы атналарда тирән сулыш юллары чирләре белән авыручылар саны 19 меңнән арткан. Рос­сиядә башта гриппның А штаммы күзәтелсә, аннары В штаммы кө­чә­еп китә, ди белгечләр. Монда һава торышының да йогынтысы зур. Температура 4-7 градус кына салкын торса, грипп йоктыручылар ки­сәк күбәеп китәргә мөмкин. Рес­публикада эпидемиянең бик күп­ләрне аяктан егу ихтималы барлыгын күздә тотып, дәвалау оешмаларына вируска каршы препаратларны алдан ук күпләп алып куйганнар. “Биш сәгать эчендә 300дән артык ке­шегә тиз генә медицина ярдәме күр­сәтүне оештыра алабыз. Ә запаслар 10 мең кешегә җитәр­лек. Медицина оешмаларында 1 мең 724 ятак урын әзер­ләнде. 510 ясалма сулыш алдыру аппараты алынды”, – ди Сергей Осипов. Шө­кер, соңгы дистә елда мондый күтәрелешне беркем дә хәтерләми. Шулай да, ул-бу була калса дип, алдан ук аяк киенеп кую зыян итмәс.

ОРВИ билгеләре аз гына кү­зәтелсә дә, баланы бакчага илт­мәскә, мәктәпкә җибәрмәскә куша Сергей Альбертович. “Мә­гариф оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр, бала аз гына авырса да, аны кайтарып җибәрү ягын карасыннар иде, – ди ул. – Өйдән чыкмыйча, ятып дәвалану пневмония, отит, бронхит ише чирләр килеп чыгудан коткарачак. Чир бүтәннәргә күчмәсен ди­сәң дә, өйдән чыкмавың хәер­лерәк”. Рес­публика йогышлы авырулар хас­таханәсе табибы Юлия Урманчеева әйтүенчә, әлегә ОРВИ белән авырып хастаханәгә кереп дәвала­нучылар әллә ни артмаган. Хәер, кеше бу чирләрдән дару сатып алып өендә дәвалануны кулайрак күрә. Табибка барсаң да, шунда ук дәфтәр бите тутырып рецепт язарга тотына. Хастаханәгә соңгы чиктә, чир азгач кына салалар.

Дуңгыз гриппының да беренче билгеләре гадәти гриппныкына охшаш. Температура күтәрелә, йөт­кертә, борын тыгыла, тамак, бик нык баш авырта, буыннар сызлый, күз эренли. Кайчакта боларга ашка­за­ны-эчәк авырулары да кушылып китә – күңел болгана, укшыта, эч йом­шый. Гадәти грипптан өзлегү атна-ун көннән соң гына килеп чыкса, дуңгыз гриппы вакытында 2-3 көн­нән үпкә кабарып чыккан чак­лар да аз түгел, ди белгечләр. Та­бибә Зөлфия Хәми­дуллина бу көн­нәрдә балаларны ияртеп мәдәният, сәүдә үзәклә­ренә бармаска киңәш итә. Кеше күп булган җәмәгать урын­нарында вирусның тиз таралуы турында кисәтә ул. Кулны сабынлап юып йөрергә, өстәлгә су­ган-сарымсак турап куярга, итле-ви­таминлы ризыклар ашарга, урамнан кергәч, авыз-борынны чайкарга. Болар да грипптан саклану өчен кирәк.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.01.2016
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D