поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.01.2016 Шоу-бизнес

Эльмира Сөләйманова: “Иремнең руслыгы калмады инде, татарга әйләндердем” (ФОТО)

Эльмира Сөләйманова әтисез үсә. Бу әйбер күңеленә бик авыр тәэсир итә аның. Мәктәптә дә әтисез балага башкача карыйлар.– Эльмира, әтиең ник сезне ташлап киткән? Әниеңнән сораганың бармы?

– Сораганым юк. Язмыш. Ләкин хатыныңны ташласаң ташла, ә балаларыңны ник ташлыйсың? Әтиләргә әйтәсем килә: хатыныңны яратмый башлагансың икән, моңа балалар гаепле түгел бит.
 
– Ярдәм итмәдеме?
 
– Юк.
 
– Күрешкәнең бармы?
 
– Юк. Әмма энеләре белән сөйләшеп торабыз, бертуган энесе Илдус абый бер концертны да калдырмый.

– Әтиеңне эзләп табарга теләмисеңме?
 
– Нәрсәгә?
 
– Синең әтиең бит инде ул.
 
– “Ник мине ташладың?” – дип сорар өченме?
 
– Әйе.
 
– Балалары кирәк булса, булышыр иде. Ипигә интегеп үстек, хәзер 35 яшем тулганда нигә миңа әти? Энем белән ярты кило печенье алырга интегеп йөрдек, шешә җыеп тапшыра идек. Булышмады бит. Хәзер нәрсәгә?! Аллага шөкер, эшлим, ике фатирым, машинам бар. Энемә, туганнарыма да булыша алам.
 
– Ничә яшьтә әтисез калдың?
 
– Дүрт.
 
– Энеңне син карап үстердеңме?
 
– Әйе. Әни төнге сменага эшкә китә иде. Өч бүлмәле фатирның ике бүлмәсендә – без, залда күршеләр яши иде. Энем Марат инде өйләнде. Улы Альбертка 7 яшь тула. Хатыны белән гөрләшеп яшәп яталар. 
 
– Бер күрүдә гашыйк булып, 20 яшьтә рус егете Димага кияүгә чыккансың. Туйга хәтле дүрт ел яшәгәнсез, ник башта ук туй ясап өйләнешмәдегез?
 
– Әни: “Татарларга болай яшәргә ярамый”, – дип, никах укытты. 

– Никах укытуга ирең каршы булмадымы?
 
– Юк. Дүрт ел яшәгәч, бәбигә уздым. Туй күлмәге киясе килә бит. Бик өйләнергә исәбе дә юк иде ахры аның миңа.

– Ник алай?
 
– Татар бит мин. Бәбигә узгач, әни: “Сез өйләнешергә, загска барырга җыенмыйсызмы әллә?” – диде. Дима: “Нәрсәгә, болай да ир-хатын булып яшибез бит”, – диде. Әни: “Загска бармасагыз, балага тугач аңа хатыныңның фамилиясен бирәләр”, – дигәч, икенче көнне үк загска барды. Куркуыннан өйләнде.
 
– 70 мең сум кредит алып туй үткәргәнсез икән?
 
– Әйе. Әниләр заводта эшли, акча юк иде. Кредитка туй күлмәге, костюм алдык, кафе, машиналар алып тордык. 65 кеше килгән иде, барлыгы 76 мең салдылыр. Икенче көнне үк кредитны түләдек. 
 
– Әниең руска кияүгә чыгуыңа бик каршы булган диләр...
 
– Каршы булды инде...
 
– Татар егете табып булмадымы соң?
 
– Кем белгән инде! Үкенмим. Интернетта: “Руска кияүгә чыктың, тәре тактыңмы инде?” – дигән сораулар килә. Такмадым. Руслыгы калмады инде аның, исеме генә калды, татарга әйләндердем үзен. Бала тугач аның әнисе: “Чиркәүгә барып балага исем куштырыгыз”, – диде. “Бармыйбыз, минем балаларым, ирем белән үзебез хәл итәрбез”, – дидем. Тәре дә, ай да такмыйбыз. Кызым: “Әни, миңа ай ошый”, – дип үзенә ай алды. Икәүләшеп барып, икесенә дә мәчеттә исем куштырдык.
 
– Малаеңны сөннәткә утырткансың икән, ирең сөннәтлеме соң?
 
– Сөннәтле.Миңа өйләнгәнче үк шундый иде, сөннәтле рус.
 
– Сезнең ике бала бит әле...
 
– Дианага 9 яшь тулды, Артемга яшь ярым. Диана икенче сыйныфта укый, озын буйлы, биленә хәтле ак чәчле, улым да ак (Сөбханалла!).
 
– Әтиләренә охшаганнар икән.
 
– Мин дә бит ак чәчле, сәхнәдән матур күренсен дип кенә карага буяттым.
 
– Ирең инженер бугай.
 
– Таттелекомда начальник итеп куйдылар үзен. 
 
Эльмира Сөләйманованың әнисе бик матур җырлый, әтисе ягыннан да җырга сәләтлеләр. Җырчыга моң шулардан күчкәндер күрәсең.
 
– Әбиең белән бабаң яшәгән Аксубай районы Иске Ибрай авылында балачагың ничек узды?
 
– Чаллыда тусам да, үземне авыл баласы дип саныйм. Әни “КамАЗ” төзелешенә китте, мине бер яшемнән авылда калдырды. Дүрт яшемә кадәр әби белән бабай үстерде. Мәктәптә укыганда каникулларым шунда үтте. 25 майда әни илтеп куя да, 30 август көнне Чаллыга алып китә иде. Китәсем килми, елый-елый китә идем. Энем Марат белән икәү авылда үстек.
 
– Казандагы сәнгать институтына ник керә алмадың?
 
– 11 сыйныфны тәмамлагач, Вәсим Әхмәтшин сәнгать институтына алып килде. Фортепианада уйный белмисең, дип кайтарып җибәрделәр, тавышымны тыңлап та тормадылар. 1999 ел иде бу. 
 
– Сәүдә училищесында кассирлыкка укыгансың, бу сиңа якын өлкәме?
 
– Әнинең бертуган сеңлесе Гөлфия апа шул училищеда поварлыкка укыган. “Әйдә, шунда кереп кара. 1 сентябрь үтте, беркая керә алмадың”, – диде. Алдылар. Училищеның 60 еллыгында конкурста катнашып икенче урынны алдым. Татарстан буенча училищега 2нче урын бирделәр. Директор шаккатты.

– Укып бетергәч, 17 яшеңнән 27 яшеңә хәтле кассир булып эшләгәнсең икән.
 
– Әйе, ун ел Чаллының бер кибетендә эшләдем. Бу хезмәт бик ошады. Кеше белән сөйләшә, хәлләрен сорый идем, әби-бабайлар гел минем кассага килделәр. Дәниф Шәрәфетдинов белән концертлар куеп та йөри башладым. Кичен концерт, төнге сменада кибеттә эшлим.
 
– Булачак иреңне дә кибеттә очраткансың диләр...
 
– Һәркөнне эштән кайтканда безнең кибеткә кереп “Ряба” майонезы белән ярты ак ипи ала иде ул. Кассада эшләүче дус кызыма: “Шушы егет ошый миңа”, – дидем. Ул: “Мин аны беләм, егетемнең якын дусты”, – диде. Төнге сменада эшләгәндә Дима егетләр белән килде, кибет янында сөйләшеп басып тордык, 22 июль иде бу.
 
 
 

Габдерәхим
Акчарлак
№ --- | 21.01.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»