поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.01.2016 Җәмгыять

Зур йортым, яраткан хатыным, ике чит ил машинасы, нәселле йорт мәчесе һәм этебез бар - нигә безгә бала?

Казанга барганда чиста, ялтырап торган чит ил машинасына утырып барырга туры килде. Руль артында 55 яшьләрдәге чәчләренә чал кереп баручы ир-ат. "Нәрсә, бер иренмичә, салкыннан курыкмыйча шәһәр белән авыл арасында аңгыраеп йөрисезме?". Әти-әни янына кайту аңгыраю түгел дигәч, ул көлеп куйды: "Балаларым юк, кирәксенмәдек тә".

С. абый (билгеле шартлар буенча исеме күрсәтелми) аралашучан булып чыкты. ин аңа юл буе бәхәсләшерлек бер сорау гына бирә алдым: «Балаларыгыз булмауны ник шулкадәр сөенеп, горурланып әйтәсез?».

Абыйның фикерләвен шәхсән мин кабул итә алмадым. Хәзер Сезгә барысын тәфсилләп аңлатырга тырышам.

Сеңлем, беләсеңме, мин күп балалы гаиләдә үстем. Әти-әниемә безне тәрбияләү җиңел булмады. Яланаяк та йөрдек, абыйлардан калганны да кидек. Мин шулвакытта ук үземә: «Байыйм, рәхәт яшим», — дип максат куйдым. Максатыма ирештем дә. Шәһәр читендә зур йортым, яраткан хатыным бар. Икебездә ике чит ил машинасы, нәселле йорт мәчесе һәм эт. Кыйммәтле рестораннарда ашыйбыз, ял итәргә йөрибез, чиста киенәбез.Нигә безгә бала? Хатыным, өйләнешкән чакта бала хакында әйтмәде түгел, тик ул чакта байлык юк иде әле: «Хәерче үрчетәсе юк!»- дидем. Тора-бара бөтенләй бала теләмәвемне әйттем. Ул мине ярата, каршы килмәде. Беләсеңме, бала минем өчен ул нәрсә?
 
С.абый фикеренчә, бала — ул:
артык мәшәкать (балаң булса, анда-монда баруны көйләргә, алдан уйларга кирәк);
стресс (минем күз маңгайга менде!)
тиз картаю (5-6шар балалы аналарны беләм, алар гел кызлар кебек, ә бу абый картая икән);
акча әрәм итү (имеш, аны киендерәсе, ашатасы, эчертәсе, укытасы бар, акча күп китә. Әмма бу абый хатын белән икебез аена 150 мең тирәсе эшлибез, диде);
өйдә һәрвакыт тавыш, тәртипсезлек, хаос (сүзем юк).
 
Бу тормышта күп нәрсәне аңлый алам, әмма яраткан хатыны белән муллыкта, тынычлыкта яшәүче, сау-сәламәт кешенең баласы булмавын аңламыйм. Бала таба алмый тилмереп йөрүчеләр бар, аларның газаплары бу ир-атның фикерләренә капма-каршы… Аптыраган.
 
— Сезнең бит авылда әти-әниегез булган, алар баласыз гаиләгезгә нәрсә диделәр?
— Башта гел онык көттеләр. Әмма ахырдан мин гаеп үземдә, хатыным таза-сау дип ялганга бардым. Хатынымны җәлләделәр, аннан хөрмәт итә башладылар.
— Хатыныгызга хыянәт иткәнегез бармы?
— Юк, ул хакта уйламадым да. Башка хатыннар миннән бала табу юлын табар идем, ә мин алдан ук бала кирәкмәвен аңлаучы хатын сайладым.
— Сез инде гомер көзенә кереп барасыз, үзегездән соң нәсел калмавына, тапкан байлыгыгызның җилгә очуына үкенмисезме?
— Сеңлем, сез бик акыллы күренәсез, әти-әнисе үлгәч байлык бүлгән балалар хакында ишеткәнегез бармы? Адәм көлкесе бит! Үкенмим. Безнең нәселнең фамилиясе кала. Ә байлыгымны туганнарыма бүлеп яздырдым. Алар белән мөнәсәбәтләр бик яхшы.
— Авыра калсагыз, сезне кем карар?
— Акчаң булса, караучы табылыр.
 
Әлеге сүзләрне искә төшергәндә дә каным кайный башлады. Аңлыйм, һәркемнең үз эше. Тик ничек шулкадәр эгоист булырга мөмкин? Балаңның тәүге тавыш бирүе, елап җибәрүе, тәпи китүе, сөйләшә башлавы нинди матур мизгелләр бит! Акчага, ял итүләргә алмаштыру кирәкме икән баланы? Аңламассың бу тормышны…
 
Балтач районы мәгълүмат порталыннанан алынды.

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.01.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»