поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.01.2016 Җәмгыять

Кайберәүләр фатирларын алыштырырга тели, әмма өрәкләрнең тынычлыгын бозган "Эрмитаж" бакчасы яныннан торак сатып алырга теләүчеләр юк

Шәһәребезнең үзәгендә урнашкан “Эрмитаж” бакчасы үзенең исемен берничә тапкыр үзгәрткән: “Износков”, “Александров”, “Изге Николай” бакчасы һ.б. Тирә-яктан ул Щапов (Иске Чүлмәкле), Некрасов (Эт тыкрыгы) һәм Маяковский (Аркылы Чүлмәкле) урамнары белән чикләнгән. Мәйданы 4 гектар чамасы.

XIX гасырда бу урында Ворожцов фамилияле дво­рянның утары торган. Ул кешенең каты куллы булуын күпләр белгән. Берәр ялгышлык эшләгән өчен,  хез­мәтчеләрен (крепостнойларны) камчы бе­лән кыйнап үтергән һәм аларны бакчадагы чокырлы, ерымлы җирләргә үзе күмеп куйган. Шундый коточкыч җи­наять­ләрне кү­реп торган улы бу турыда полиция хез­мәт­кәр­ләренә әй­тергә җы­ен­­ган, әмма әтисе аны да үтереп, шул ук бакчага җир­ләгән. Во­рож­цов­ның бер кызы үлгән, икенчесе качып кит­кән. Дворян­ның вафатыннан соң, аның хатыны үз өен ташлап монастырьга күч­кән. Ниндидер сә­бәпләр аркасында янгын чыгып, 1848 елда бу йорт тулысынча янып беткән. Караучысыз калганга күрә, утар­ның бакчасы чытырманлыкка әве­рел­­гән. Караңгы төш­кәннән соң, бакча аша кайтучы ке­шеләргә  өрәкләр кү­ренә башлаган (үтереп күмелгән мәетләрнең ­җан­­нары явыз рухларга – өрәкләргә әве­релгән, ди­гәннәр). Ул бакча аша йөрми башлаганнар, аны, шикле, начар урын, дип атаганнар. Утар озак вакытлар ташландык хәлдә торган, аннары шәһәр җи­тәк­челәре бу урынны тиешле дәрәҗәдә чистартып, ял итү бакчасы иткән­нәр...
 
1906 елда бакчаны “Эрмитаж” дип атый башлаганнар. Ул шәһәрнең үзәк мәдәният һәм ял паркына әверелгән. Анда җәйге театр, ачык эстрада мәйдан­чыгы, җәйге китапханә барлыкка кил­гән. “Начар урын” төшенчәсе (бигрәк тә яшь­ләр арасында) онытыла баш­­­лаган. Сугышка кадәр анда цирк труппалары кил­гән, җырчы Ф.Шаляпин, композитор С.Сәйдәшев үзенең оркестры белән чыгыш ясаган. Бакчага керә торган җирдә, баскыч төбендә, бер-берсенә гыйшык тоткан яшь­­ләр очрашырга сүз куешканнар...
 
“Эрмитаж” бакчасы сугыш елларында бик авыр чор кичерә: андагы агач корылмаларны сүтеп, ташып бетерәләр, караусыз, хуҗа­сыз калган бакча яңадан ташландык хәлгә килә.
 
Тарихи язмаларда аң­латыл­ганча, “Эрмитаж” бак­часыннан ерак булмаган Профессор тыкрыгындагы агач йортларда XIX гасыр­ның атаклы вәкил­ләре, зыялылары, акыл ияләре – Император университеты һәм шәһәр гим­назияләре мөгал­лимнәре, профессорлары яшә­гән. Кызганыч, ул агач йортлар да, анда торган ке­шеләр дә онытылган...
 
Казу эшләрен кызыксынып өйрәнүче З.Фәтхет­динов хәзерге Кремль урамы ягыннан “Эрмитаж” бакчасына серле җир асты юлы булуы турында язып үткән иде...
 
1950 нче елларда җәйге кинотеатр һәм балалар мәйданчыгы кабат сафка баса. Якын-тирәдәге мәктәп укучыларының физкультура дәресләрен шунда үткәрә башлыйлар. “Эрмитаж”ны рекон­струк­цияләү проекты 1961 елда төзелә, әмма ул ахырына кадәр тормышка ашырылмый кала. Соңрак бакча эчендәге сукмак-юлларны рәтлиләр, яңа агач-куаклар утырталар... 
1990 нчы елларда “Эрмитаж” бакчасындагы “Фил” сынын ваталар, эскә­мия, фонарь баганаларын металлоломга тапшыралар. Вандаллар бакчадагы барлык корылмаларны җиме­реп йөри башлыйлар. Бакча янәшә­сендәге йортларда торучы кешеләр Ленин һәм Киров бюстларын үзлә­ре­нең ишегалдына урнаштыралар (ватылудан саклап калалар). “Эрмитаж” бакчасы янында күпкатлы йортлар төзи баш­лыйлар, ә кайбер җи­тәкчеләр аның бер өле­шен хосусыйлаштыра. Мондый тискәре күренеш­ләр­гә башкалабыз Казан­ның меңь­еллык бәйрәме (юбилее) тоткарлык ясый. Ни­һаять, “Эрмитаж” бакча­сының тарихи объект булуын аңлап, бакчаны төзек­ләндерә башлыйлар. Тора-бара моңа 2012 елдагы “100 сквер (бакча)” шәһәр программасы да булышлык итә.
 
“Эрмитаж” бакчасы бе­лән танышып йөргәндә, бакча янындагы йортлар­ның берсендә яшәүче үзе­нең фикерен белдерде: “Ка­занның шәһәрне яшеллән­дерү һәм су хуҗалыгы (“Горводзеленхоз”) хез­мәткәр­ләре реконструкция ясап, бакчада яшәүче өрәк­ләрнең тынычлыгын боздылар. Янәшәдәге йортларда тору­чыларның кайберләре фатирларын сатып китәргә телиләр, әмма ул “начар урын”нан торак алырга атлыгып тормыйлар. Аномаль күренешләрне өйрә­нүче “Космопоиск” төр­кеменә дә мөрәҗәгать ителде, алардан килгән парапсихолог бак­­чаны тик­шер­гәч, анда берничә аномаль урын барлыгын әйтте“.
 
2015 ел – Татарстанда Парклар һәм скверлар елы иде, шуңа күрә “Эрмитаж” бакчасы да кабат яшәр­де, кеше­ләрне үзенә күбрәк җәлеп итә башлады. 
Дөрестән дә, бакча бик нык үзгәрде, ямьләнде. Яңа асфальт юллар салынды, матур эскәмия­ләр куелды, күп кенә яктырту җайланмалары урнаштырылды. Агач-куак­лар утыртылды, хәзер алар­ның саны 500дән артып ки­тә. 2013 елдан башлап бакчада Wi-Fi эшли, ә Некрасов урамында “Эрмитаж” исемле ашханә (кафе) ачылды. Бакчада хәзер заманча эш­ләнгән балалар мәйдан­чыгы бар. Яшьләр, студентлар өчен дә төрле уңайлык­лар тудырылган. Өлкән яшь­тәгеләр дә саф һава сулап, тигез аллеялар буйлап йөри­ләр...
 
“Эрмитаж” бакчасы үзе­нең яшьлеген кабат кичерә сыман: ул яңадан шәһәр­дәге­ләрнең һәм килгән кунак­ларның яраткан ял итү урынына әйләнде.

Нияз БИШБАЛТА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»