|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2009 Шоу-бизнес
КИНОДА ТӨШӘСЕҢ КИЛСӘСин кинода төшү турында хыялланасыңмы? Алай икән, бу мөмкинлекне кулыңнан ычкындыра күрмә! 17 июльдә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе яшь егетләрне һәм кызларны кастингка чакыра. Август аенда "ТЯГ" өр-яңа татарча фильм төшерә башлый. Әлеге картинада баш рольләрне кем башкарыр? Бәлки, ул нәкъ менә син булырсың! Әгәр сиңа 18-30 яшь, һәм татарчаң бик әйбәт икән, 17 июль көнне иртәнге сәгать 9да кастингка рәхим ит. Адрес: Казан, Ш.Усманов ур., 9. Кастингка алдан язылу телефон буенча: (843) 570-50-35 (дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 9дан 18гә кадәр шалтыратасы).
Ә яңа фильм Халисә Ширмәннең "Ерактагы йолдызым" сценарие буенча төшереләчәк. Әлеге сценарий - "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе һәм "Татмедиа" агентлыгы үткәрә торган сценарийлар конкурсының җиңүчесе. 2006 елда Халисә Ширмән әсәре буенча "Язмышлардан узмыш юк икән" дигән телесериал төшерелде. Әлеге фильмда баш рольне Зөлфия Вәлиева башкарды. "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе төшергән фильмнар һәм сериаллар турында тулырак www.tnv.ru сайтында укый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|