поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.01.2016 Җәмгыять

Гөлсинә Хәйруллина тәрбиягә алган улы турында: «Ул – минем Ходай биргән сынавым»

Мин килгәндә, Гөлсинә апа коедан су алып кереп бара иде. Өйләрендә төзекләндерү эшләре бара икән, шуңа да әлегә су өйгә үк кереп җитә алмаган. Ләкин Гөлсинә апа аптырап тормый, мал-туарга суны йортлары каршындагы коедан ташыса, эчәргә чишмә суы алып кайталар, хәтта автомат кер юу машинасын эшләтү җаен да тапканнар.

Аның өчен махсус су багы ясап куйганнар. Кер юу машинасының тавышыннан ук, нәрсә кирәген сизә уңган хуҗабикә. «Әнә «киленем» су сорый», – дип, бакка су өстәп килә. Үзебез көлешәбез, краннан су килеп тормаса да, автомат машинаны эшләтү җае табылган бит...
 
Кама Тамагы районының Чаллы авылында яшәүче Гөлсинә Хәйруллинаны авылдашлары хат ташучы буларак белә. 18 елга якын фермада сыер сауганнан соң, ул элемтә бүлегенә эшкә кергән. Хәйруллиннарның кызлары Илсөя белән Диана инде буй җиткәннәр. Олы кызы кияүдә, ике бала үстерә, Дианасы бишенче сыйныфта белем ала. Балалар бик актив, моңлы җырлыйлар, чараларда актив катнашалар.
 
 
Гөлсинә апа белән Рамис абый кызлары янына нәсел дәвамчысы – бер малай алып кайтырга гел хыялланалар. Инде авырга узып, малай туасын белгәч тә, бәхетле ананың сөенече эченә сыймый. Көмәне 7 айлык вакытта, Гөлсинә апаны хастаханәгә илтәләр. Бала туарга, якты дөньяны күрергә ашыга. Әмма 4 сәгать кенә яшәп кала. Бу хәсрәтне бик авыр кичерә әни кеше. «Улым урынына ул алып кайтачакмын», – дип, Рамис абый белән балалар йортына юл тоталар. Күп сабыйлар арасыннан нәкъ менә яшь тә ике айлык Самат үзенә җәлеп итә аларны.
 
– Бала белән авыл җирендә авырга туры килер, аның буыннары ныгып бетмәгән, гел массаж ясатып торасы булачак, – дип кисәтә табиблар. Тик Саматка авыл һавасы килешә, ул матур, шук малай булып үсә. Йөгерә, сикерә, бии, уйный. Әмма... 7 яше тулса да, сөйләшми.
 
– Улымның теле ачылганын ничә ел көтәбез инде, бармаган табиб, күренмәгән өшкерүче калмады. Сырхауханәдән сәла­мәтлеге яхшы дип кайтаралар, әбиләр, сөйләшәчәк, дип ышандыра, – ди Гөлсинә апа.
 
Ана белән бала сүзсез дә аңлашырга өйрәнгәннәр. Күз карашыннан гына Гөлсинә апа улына су кирәклеген, конфет сораганын да аңлый.
– Авылдашлар арасында, ник кире илтеп бирмисең аны, авыру бала карап вакыт уздырма, диючеләр дә бар. Андыйларга ачуым килә. Ул минем улым, мин аны сайладым. Ходай миңа шундый сынау биргән. Түзәргә кирәк. Бәлки нәкъ менә шул балам миңа рәхәт тормыш бүләк итәр, иң зур бәхет китерер, без аны яратабыз, – ди Гөлсинә апа.
 
Әлегә Самат балалар бакчасына йөри, яшьтәшләре мәктәпкә керсәләр дә, теле ачылмагач, баланы тагын бер елга калдырып торырга булганнар.
Гөлсинә апаның киң күңеллелегенә сокландым. 49 яшьлек хатын барысына да өлгерә. Машина йөртергә дә өйрәнгән.
– Иң зур таянычым, төп терәгем ирем Рамис, аның ярдәмен тоеп яшәү авырлыкларны җиңәргә булыша, – ди ул.

Сүзен-сүзгә

«Уллыкка алынган баланы кире кайтару – үз балаңнан баш тарту белән бер»
 
Республиканың Уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге директоры Диана Хәбибуллина:
– Ата-аналар баланы уллыкка яки кызлыкка алырга телиләр икән, баланың сәламәтлеге белән таныштыру мәҗбүри, әлбәттә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 369нчы карары нигезендә (1995 елның 25 декабреннән), балалар йортларында, приютларда, дәвалану үзәкләрендәге сабыйларны гаиләгә тапшырганда, аларның тулы медицина белешмәсе булырга тиеш. Монда баланың үсүе турында, прививкалар хакында мәгълүмат, сәламәтлеге турында медицина нәтиҗәсе тупланган була. Баланы алырга теләгән ата-ана әлеге документларны укый, алар белән танышуы хакында имзасын да куя.
 
– Баланы уллыкка алган гаилә, күпмедер вакыт узгач, аны кире кайтарырга уйласа, бу мөмкинме?
– Уллыкка алуның кагыйдәләре буенча, син баланы үзеңнеке итеп рәсмиләштергәнсең икән, ул туган балаңа әйләнә. Баланы кире кайтарып бирү – үз сабыеңнан баш тарту кебек. Уллыкка алынган балага син милкеңнән дә өлеш чыгарырга тиеш, чөнки ул гаилә әгъзасына әйләнә. Кыскасы, баладан аерылу психологик, рухи кыенлык кына тудырмый, материаль яктан да катлаулы процесс булуы бар. Уллыкка алынган баладан баш тарту бары суд тәртибендә генә мөмкин.
 
– Ә балалар йортыннан алынган баланы гаиләдән кире алу очраклары бармы?
– Бар. Ата-аналар кире кайтарган, балалар үзләре качып киткән очраклар да була. Әйткәнемчә, әлеге процесс бары суд карары белән генә хәл ителә. Бу очракта судның һәрчакта да балигъ булмаган бала яклы икәнен онытмаска кирәк. Гаилә баланы уллыкка алып та тиешенчә тәрбияләмәсә, балага карата артык усал, кырыс булсалар яки әти-әниләрнең эчкече, наркоман икәнлеге ачыкланса, бала алардан канәгатьсез булса, суд баланы яңа гаиләдән аерырга хокуклы.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 18.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»