поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2016 Ир белән хатын

Телсез-чукрак булу ир белән хатынга, гаилә корып, уртак тел табарга комачауламый

Моннан дүрт ел элек кавышкан Инзилә һәм Данис Садыйковлар бер-берсен очратуына шулкадәр сөенеп яши. Аларның тагын да бәхетле буласы килә. Эшкә урнашырга, фатир алырга, кыскасы, җитеш тормышта яшәргә хыялланалар.

Инзилә
 
Инзиләгә – 23, Даниска –  25 яшь. Яшьләр Казандагы 6 нчы махсус мәктәпне тәмамлап, Казан илкүләм тикшеренүләр  техник унверситетта (КАИ) радиотехник белгечлеге үзләштерә. Бишенче курста белем алалар. Студентлар иртән парлашып университетка чыгып китәләр,  кич гөрләшеп кайтып керәләр. Уллары Рәмисне әлегә Инзиләнең әти-әнисе тәрбияләп тора. Башта алардан, Рәмисне карарга булыша алмыйсызмы, дип рөхсәт сораганнар. Аннан гына  баланы әби-бабасы янына кайтарганнар. Укудан соң исә нарасыйларын  күрергә Арчага юл тоталар. Машинаны исә чиратлашып йөртәләр. Бакчага чират җитү белән Рәмисне Казанга алып китәргә җыеналар.  Яшьләр менә шул минутларны сагынып көтә.
 
– Алар бер вакытта  да зарланмый. Эшлибез, булдырабыз, диләр. Тормышны шулкадәр яраталар.  Дөрес, кайчак, пенсия аз, дип әйтеп куялар. Билгеле, айга бишәр  мең сум акча белән ерак китеп булмый. Стипендияләре – 4,5 мең сум. Кибеткә йөрергә ярат­салар да, акчаны сакчыл тоталар. Берничә мәр­тәбә барып кайткач кына кирәкле әйберләрен сатып алалар, – ди кызның әнисе Ризәлә апа Фәйзул­лина.
 
Инзилә кечкенә чакта чия компотыннан агуланган булган. “Шул вакытта ялгыш укол кададылар дип шикләндек. Чөнки аңа кадәр сабыебыз тавышны ишетә иде. Табибларны да гаепләп булмый. Бәлкем, тумыштан шулай булгандыр. Белмибез бит. Районда Инзиләне, биш яше  тулгач,  бакчага урнаштырырга куш­­тылар. Алайса, Бөгел­мә­гә җибәрәбез, диделәр. Шуннан куркып, Казандагы бакчага урнаштырдык. Аннан мәктәпкә  укырга керде. Башта укыйсы килмәсә дә,  соңыннан  яхшы укыды”, – ди Ризәлә ханым.
 
Әти-әниләренә, сеңлесе Ләйсәнгә аның белән аралашу башта авыр булган. Бергәләшеп алфавит өй­рән­гәннәр. Мәктәптә укыганда Инзиләнең теле ачылмасмы дип  көткәннәр. Шактый сүзләр әйтергә өйрән­гән ул. Ләкин  өмет­ләре ак­ланмаган. 
 
Данис
 
“Данис Инзиләне бик нык ярата. Бер бакчага йөрсәләр, бер мәктәптә укысалар да, 11 нче сыйныфта гына  аралаша башладылар. Инзиләне кунакка чакыра идек. Данис аңа эш кушканны  өнәп бетерми. Миңа: “Идәнне үзең ю, өстәлне үзең сөрт”, – дип әйткәли. Ул бит – минем хатын, мин бит аны яратам, ди. Инзилә бик тырыш. Бик яхшы тегә, бәйли, тәмле итеп ашарга пешерә. Аны гел мактап торам. Улым да чибәр,  озын буйлы. Бер начар гадәте дә юк. Аңа,  ха­тыныңны ярат, сакла, башкаларга күз төшермә, дип киңәш бирдем. Без бик матур яшибез, – ди Дания апа.  – Баласы авылда булгач, Инзилә бигрәк тә бәргәләнә. Авыр инде аңа. Балаларга  шәһәр белән авыл арасын таптарга туры килә”.
 
Данисның әтисе күптән үлгән инде. Апасы Ризидә Петербургта яши, сау-сә­ламәт. Данис исә өч яшьтә грипп белән авырып чук­рак калган. Аңа кадәр  сөй­ләшә торган булган.  Хәзер дә әнисенә үз фи­керләрен әйтә. Әмма ишетми генә. Дания апага башта Инзилә белән аңлашу авыр булган. Инзилә ишетә, әм­ма сүз­ләрне авырдан әйтә, ди. Хәзер җиңел аңла­шалар. Дания апа үзе пенсия яшендә  булса да, сигез ел буяучы булып эшли. Бала­ларының тормышы җиңел булсын дип тырыша. Даниска 18 яше тулгач,  машина бүләк иткән. Әле күптән түгел яңаны сатып алганнар. Туйларын да гөр­ләтеп уздырганнар. Дусларын  ча­кырып, матур итеп бәй­рәм иткәннәр. Инзилә башка кәләшләр кебек ап-ак туй күлмәге кигән.
 
Данисның үз зәвыгы бар. Кечкенә чактан ук, базарга баргач, бары үзенә ошаган киемне генә алдырта торган булган. Белеме, тел байлыгы ягыннан да мактый аны әнисе. Кечкенә чактан ук хатасыз язарга тырышкан. Мәктәпне тә­мам­лап, училищеда балта остасы һөнәрен үзләш­тер­гән. Җиһазларны бик әйбәт ясый. Плитәләр ябыштыра. Кул эшләренең һәркайсын  булдыра.
 
– Җәмгыятьтә үзебезне яхшы хис итәбез. Кешеләр аптырап карамыйлар. Чөн­ки безнең кебекләр күп. Үпкәләтүчеләр дә юк. Балабыз белән бергәләшеп цирк­ка, башка күңел ачу  урыннарына баргалыйбыз. Бер-беребезгә бүләкләр бирергә яратабыз. Хыялыбыз – социаль ипотека программасы буенча фатир сатып алу. Ләкин моның өчен эш кирәк. Диплом алып, заводка эшкә урнашасыбыз килә, – ди алар.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»