|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2016 Җәмгыять
Татарстанда бураннар көтелә20 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава. Кар, төнлә һәм иртән урыны белән буран булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә һәм иртән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар фаразына караганда, төнлә һава температурасы 6-11, көндез 2-7 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.
Казанда төнлә болытлы һава. Температура 6-8, көндез 2-4 градус салкын көтелә.
21 гыйнварга каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда бераз кар, урыны белән буран. Җил көньяк-көнчыгыштан, көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 6-11, аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.
--- |
Иң күп укылган
|