поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2016 Шоу-бизнес

Филүс Каһиров Яңа елга яңа машина белән кергән (ФОТО)

Моңлы җырчы Филүс Каһиров Яңа елга үзенә үзенчәлекле бүләк ясаган! 2016 елга җырчы яңа тимер ат белән кергән. 30 декабрьдә "Hyundai Santa Fe" машинасын алып, шул ук төндә Филүс гаиләсе белән Яңа елны каршы алырга Башкортстанга юл тоткан. Үткән ел Филүс Каһиров өчен аеруча уңышлы ел булды.

Беренчедән, ул "Татар моңы" Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсында тәүге тапкыр жюрида утырды. "Яшь башкаручылар арасында өметлеләре дә бар. Ләкин андый талантлар еш булып тормый, шуңа да конкурсны ел да үткәрергә кирәк микән, дигән фикерләр булды. Икенче яктан, "Татар моңы"н югалтмау, саклап калу бурычы да бар", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Филүс.
 
Моннан тыш, җырчы "Татар җыры" XVI Халыкара эстрада фестивалендә "90нчы еллар хиты" номинациясендә беренче тапкыр "Алтын барс" сынына ия булды. "Соңдыр шул, соңдыр" җырын заманында Салават Фәтхетдинов та, Хәйдәр Бигичев та башкарды. Аның сүзләрен Роберт Миңнуллин, көен Илгиз Закиров иҗат иткән. Мин бу җырга яңа сулыш бирер өчен алындым һәм максатыма ирештем дип уйлыйм", ˜– диде Филүс Каһиров. Хәзерге вакытта исә җырчының "Кайда син?" җыры популяр. Аның клибының идеясен Филүс үзе уйлаган.
 
Бу көннәрдә Филүс Каһировның Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең төрле төбәкләре буенча гастрольләре төгәлләнде. Ретро һәм эстрада җырларын чагыштыру тематикасында узган тамаша халык күңеленә хуш килгән. Шуңа да күпсанлы тамашачылар соравы буенча 17 мартта Казанда Филүс Каһировның өстәмә концерты узачак.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 19.01.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»