поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.01.2016 Әдәбият

Тиңсез яр (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

Зиннур Тимергалиев әсәрләрен сайтыбызда икешәр, өчәр мең кеше яратып укый. Бүген "Тиңсез яр" хикәясенең дәвамын эләбез. Рәхим итеп, укыгыз:

 

Башы: http://matbugat.ru/news/?id=13634

Дәвамы: http://matbugat.ru/news/?id=13665

––Нишлибезме, хәзер безгә кайтабыз. Кодагыең аш пешергәндер, ашап алырбыз, аннары моның төбенә төшмәдек бит әле–дип, Шәйһетдин авызын ерды.

 
––Шулай дисеңме? Ярар, мин бик риза.
 
Ике бабай, лачыктан чыгып, ишекне тыштан бикләп куйдылар да авылга таба атлап китеп бардылар.
 
 Шәйһетдин дә, Дамир да, авылга кайткач, булган хәлләрне берәүгә дә сөйләп йөрмәделәр.
 
 Флүрә апа чынлап ашын өлгерткән икән инде, ике бабай да шаулап кайтып кергәч, аларны өстәл янына чакырды.
 
––Нишли ике кода, табыштыгызмыни? –дип сорады ул бабайлардан.
 
––Һе, шундый көнне дә табышмый буламыни инде кодагый, онык бар бит,-дип, Дамир өстәлгә яртылаш бушаган шешәне чыгарып куйды.
 
––Ууу, бусы да бармыни? –дип җавап бирде аңа кодагые.
 
––Бар, менә кода беренче оныкка  алган әле–дип   аклангандай  итте Шәйһетдин.
 
––Ярар, әйдәгез, өстәл артына  утырыгыз, ике бабай, кеше көлдереп, алачыкта эчеп утырасы түгел иде инде.
 
––Бүген ярый кодагый, бүген көне шундый, таза–сау, әти-әни тигезлегендә үссен инде онык.
 
––Амин, шулай булсын, бусын шушы төп йортта тәгәрәп үссен дим инде кода.
 
––Үсәр, кияү дә, кыз да китәбез дип сөйләнмиләр бит. Сезнең әнә өй тулган кеше, мин бер- үзем генә калдым менә, сөйләшергә кешем дә юк.
 
––Кара әле ,кода ,бәлки, безгә күчәрсең ә? Өй зур,сиңа гына  бер почмак табылыр әле, аяклар да бик начар инде синең.
 
––Юк, юк, син нәрсә кода, таякка таянып йөри алганда нинди кеше йортында тору ди ул, үз йортым үземнеке инде, нишләсәң дә.
 
Кодасының характерын белгән Шәйһетдин артык бәйләнмәде, файдасыз.
 
––Ярар кода, тик бөтенләй аяксыз калсаң, үзем йолкып алып киләм мин сине монда.
 
––Анысы Ходай кулында инде.
 
Шулай кодалар өстәл артында, сөйләшә-сөйләшә, шешәнең төбенә төшеп киләләр иде, ишектән Рифат кайтып керде.
 
––У, менә кияү дә кайтты.
 
––Ничек анда улым балаларның хәле? –дип, улыннан сорады Флүрә апа.
 
––Ярый, икесе дә таза-саулар.
 
––Ярый, бик әйбәт, әйдә утыр, ашап алырсың–дип, әни кеше өстәл артына чыкырды улын.
 
 Рифат өстәлгә күз салды, инде бушап калган шешәгә күзе төште.
 
––Сез монда бушаткансыз икән инде.
 
––Сине көтеп тормадык  кияү– дип, бабасы авызын ерды.
 
––Мин үзем дә алган идем, менә–дип, Рифат өстәлгә тагын бер шешә коньяк чыгарып куйды.
 
––Ууу, болай булгач, бәбинең тәпие бөтенләй юылып бетә икән кияү–дип кеткелдәп алды бабасы.
 
––Әй, кая, нишлисез сез? Бусы тагын күтәреп кайткан, җитте сезгә–дип, Флүрә апа шешәне үрелеп  алды–Булды, сиңа да улым олы кешеләр янында авыз күтәреп эчеп утырасың юк.
 
––Соң, әнисе, онык бит инде.
 
––Онык, кода әйтсә, каршы әйтә алмас идем, синең дүртенче онык, онык саен исереп егыласы юк.
 
––Ярар, кодагый, чынлап алып куй, аяклар болай да аллага шөкер, кайтып җитә алмый, урамда аунап ятып булмас.
 
 Ашап-эчеп алгач, аталы- уллы кабат алачыкка китеп бардылар. Дамир кодалары йортта кодагые янында утырып калды, бер сөйләшергә тансыклаган кода эчен бушатып бетермәгән иде әле.
 
––Улым, малайның исемен кем дип кушасың? –дип сорады Шәйһетдин улыннан, алачык ишеген ачып ятканда.
 
––Радилә Кәрим  кушыйк, ди, мин каршы килмәдем.
 
––Ярар, сезнең бала, үзегез беләсездер, Кәрим- матур исем, шушы төп йортта тәгәрәп үссә, бик әйбәт булыр,-дип, малаена күз кырые белән карап алды ата кеше.
 
Рифат берни дә җавап бирмәде. Хатынына карата аның бернинди дә җылы хисләре юк. Тик менә роддом тәрәзенә карап торганда, шәфкать туташы аңа ,елмаеп, тәрәзәдән улын күтәреп күрсәтте. Үзенең баласын күргәч, әллә нишләп китте ата кеше. Бу бит аның баласы, аның каны, ул- җан биргән кеше. Радилә белән араны өзү аңа бер дә кыен түгел, ә бала, үзенең баласы. Бала үсеп җиткәч, аның каршында җавап тотудан бигрәк тә, кечкенә Кәримне үзеннән читтә үстерәсе килми, шулай итеп яратмаган хатын белән гомер итәсе булыр микәнни.
 
 Шул уйлар белән, алачык эченә керми, ишек төбендә кайнашкан Рифатның күзе юлга төште. Анда басу юлы буйлап колхоз рәисенең машинасы якынлашып килә икән.
 
––Әти “под сәке” малае безгә таба килә.
 
Алачыктан чыгып, Шәйһетдин абый да басу юлына күзен  төшерде.
 
“Под сәке” Хәлим аның  кордашы, нәселләре белән кыланчык кешеләр, алар гел үзләрен авылдашларыннан өстен дип санап яшиләр. Шул кыланчык холыклары күп мәртәбәләр көлкегә дә калдыргалый үзләрен. Хәлим кордашы өч ел солдатта хезмәт итеп  кайтып төшә шулай. Матрос булып хезмәт иткән, дөнья күреп кайткан егет,  туган йортының бусагасын атлап керүгә, үзенең тегенди -мондый малай гына түгел икәнен күрсәтергә тели,  имеш, урысча да бик яхшы өйрәнгән. Ишектән  килеп керүгә, чемоданын идәнгә куя да эчкә таба тибеп җибәрә бу.
 
––Мама, положи чемоданны под сәке.
 
Кич солдттан кайткан егетне күрергә килгән күрше-күлән, туган -тумачаның да котын ала Хәлим. Улым бер ныклап ашасын дип, әнисе солдат каршына олы гына кисәк пешкән ит китереп куя. Ит зур кисәкле, турамыйча ашап булмый.
 
Шунда дөнья күреп кайткан егет тагын әйтеп куя.
 
––Мама, дай нож, зарежу.
 
Шуннан бирле Хәлим авылда” под сәке Хәлим” булып калды. Егет бик төшеп калганнардан түгел икән, хезмәт иткән вакытында партиягә кереп кайткан. Башкалардан уздырам дип, егет укуын да яхшы укыган  иде. Башта партияле егетне бригадир итеп куйдылар, шуннан карьера үсә башлады да инде аның.Килгән түрәләр каршында ялкынлы чыгышлар ясарга яратты. Авыл халкына акыл өйрәтергә дә бик яратты. Туксанынчы елларда колхоз рәисе вазыйфасын башкара башлады, заманына карап, коммунистларны сүгә-сүгә, бер- ике тапкыр мәчеткә кереп, догалар да укыган булып утырды. Соңыннан, колхозны таратып, авылдашларын кәкре каенга терәтте дә авылдан чыгып качты.
 
Хәзер депутат булып утыра, инвесторлар заманы киткәч менә малаен туган авылына инвестор итеп кайтарды. Тик улы Самат  акыл ягыннан барыбер шул “под сәке Хәлим”нән ерак китә алмаган. Тач атасы кебек кыланчык кеше, сез кем дә-мин кем, аның халык каршында үзен тотышы.
 
Алачык каршына килеп туктауга ук ,исәнлек- саулык сорашу урынына, тимерчеләргә кычкырып эндәште рәис.
 
––Нишли аталы –уллы, эшлисе урынына көне буе тәмәке тартабызмыни?
 
––Тарттык ни, тартмадык ни,  синең ни эшең бар анда.
 
––Минем эшем бар җирдә дә бар–дип җавап бирде аларга үзен авылның кендеге дип санап йөргән Самат– Әнә, сезнең эшегез булмаса, колхозга чыгыгыз, карга санап торасы юк монда.
 
––Ие, чыгарбыз, ярты елга өч сум акча эшләргәме? –дигән җавап булды рәиснең сүзенә карата.
 
––Нәрсә, акча кирәкмени, ә ипине кем үстерергә тиеш?
 
––Кем үстерә инде ул ипине энем?
 
––Менә мин, иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып кергән юк, көне буе карга санап йөрергә вакыт юк минем.
 
Бу малайның шулай кылануына Шәйһетдиннең ачуы чыга башлады, кем әле син шуның кадәр.
 
––Кем синме ипи үстерәсең? Бар, кибеткә кереп кара, анда Алтайдан китергән он саталар, пешереп китергән ипи дә шул оннан, ипи үстерә имеш, акча эшлим дип, аталы-уллы бөтен басуны агулап бетердегез, үскән ашлыктан ипи пешерерлек түгел, чып-чын агу.
 
––Син беләсең инде, иеме, монда карга санап, бик күп акыллар җыйгансың икән– дип җавап бирде Самат.
 
––Мин генә түгел, бөтен авыл белә.
 
––Беләсез буг... . 
 
Саматка авылда каршы әйтүче юк, чөнки барсы да диярлек кохозда эшли, карышып торсаң, бакча сукалар өчен тракторын да бирми, фураж, печәнен дә бик аз тоттыра. Яртышар ел акча күрмәгән авыл халкы шул хайван асрап кына алга бара ала. Шуңа рәискә каршы әйтмиләр.
 
––Ярар, монда сезнең белән такылдап торырга килмәдем мин, тимерчелекне сатып алам, Шәйһетдин абый документларыңны әзерлә, иртәгә барсын да хәл итәрбез.
 
––Ә сиңа кем сата соң әле алачакны, энем?
 
––Син.
 
––Мин, менә кызык, сатам дип уйнап та әйткәнем юк бит әле минем.
 
––Сатарсың, сатмый хәлең юк.
 
––Ярар-ярар, бик кызык булып китте әле бу, күпмегә сатып аласың инде алачыкны?
 
––Утыз мең синең ишелергә торган алачыкның бәясе.
 
––Утыз мең, ә ишелергә торгач, нигә сатып аласың алайса?
 
 ––Анысы синең эш түгел, нишләтәсен үзем белермен.
 
Шәйһетдингә бу сатулашу кызык булып китте.
 
––Юк, Самат туган, бик арзан бит, кара әнә миче, сандалы бар дигәндәй, утызга риза түгел.
 
––Күпме сорыйсың инде?
 
––Унбиш миллион–дип сүзгә кушылды Рифат та.
 
Шәйһетдин абый түзеп тора алмый көлеп җибәрде.
 
––Нәрсә унбиш миллион, ычкындың мәллә син. Нишлисең син ул хәтле акча белән, мич кадәр хатының өйгә сыймый мәллә, шуңа зур итеп гараж саласың мәллә?
 
Юкка  Самат тимерчеләр белән шулай сөйләште, алар бит аның эшчеләре түгел, баш иеп эндәшми торырга. Тапкыр сүз әйткәненә күңеле булып авыз ерып торган рәиснең кинәт күз алларында очкыннар чәчрәде, икенче аңышканда, машина көпчәге янында аунап ята иде Самат. 
 
Улыннан мондый елгырлыкны көтмәгән ата кеше:
 
––Син, улым, чамалап–дип кенә әйтә алды.
 
Рәис, яткан җиреннән торып, өс- башын какты, тиз генә як-ягына каранып алды, кеше күрмәдеме, машинасына барып утыргач, борылып ,йодрыгын селкеде.
 
––Иманыңны алам әле мин синең.
 
Рифатның кабат машинага таба бара башлаганын күреп, ишеген шап итеп япты да тиз генә кузгалып та китте.
 
––Сугасы юк иде, улым.
 
––Ничава, белеп торсын, бөтен кеше дә аны каршында тезләнеп тормаганын.Нигә безнең тимерчелекне алырга теләгән әле бу.
 
––Үзе түгел, атасыдыр, бусының андыйга башы эшләми. Ташландык хәлдә булганда, Хәлимгә кирәк булмаган, менә ремонтлагач, кирәге чыккан. Кулыннан килсә, бар дөньяга хан булып алыр иде–дип, атасы улына алачык эчендә төшкә кадәр булган хәлләрне сөйләп бирде.
 
––Димәк, аларны Самат җибәргән, безне куркытып, алачыкны саттырырга, имеш ,безне коткаручы итеп күрсәтә үзен.
 
––Шулай булып чыга,башлары түгәрәк” под сәке”ләрнең.
 
 Машина руле артында җене чыгып барган рәис, тиз генә телефонын алып, кирәкле номерны җыйды.
 
––Ие, тыңлыйм сезне.
 
––Сез нәрсә, мин әйткәнне эшләмәдегез мәллә?
 
––Бардык без анда.
 
––Соң шуннан.
 
––Они нам навешали по полной.
 
––Кемнәр.
 
––Ике бабай иде анда.
 
––Тьфү имгәкләр, бабайлардан кыйнаттыгызмыни, кара аны акчасын алдың.
 
––Ярар, булыр шеф.
 
  Төп йортка сабый бала кайтып төшүгә, моңарчы үз җае белән барган тормыш бераз җанланып китте. Олылар чират торып диярлек бала янында бөтерелделәр. Әби белән  бабай өчен бигрәк тә зур шатлык, чөнки калган өч оныгы үзләреннән читтә үсә. Ә бусы менә янда, рәхәтләнеп кайчан телисең, шул вакытта кулга алып тупылдатып сөеп була. Әти кеше булып китү Рифатны үзгәртте. Ул инде үзен чын семья башы итеп тота башлады, хатынына карашы үзгәрмәде билгеле. Бала багу- җайлы эш түгел. Кәрим төнлә дә елап уяна, бу вакытта өйдәгеләр тревога биргән кебек барысы да капыл уяналар. Көндез дә борчылып ала, бала –бала инде, Радилә тартылып ябыгып китте. Моңарчы күзгә күренмәгән бил дигән җире дә күзгә чалына башлады, организмга бала тәэсир биргән, ике ай эчендә яшь хатынның сипкелләре бөтенләй юкка чыктылар. Кыскасы, олы гәүдәле чибәр генә ханымга әйләнеп килә Радилә. Бу үзгәрешне каенанасы сизеп алды.
 
––Кара, әтисе, Кәрим суыра гына киленне.
 
––Малай кеше тамакка таза, суырмый калмас инде, син бөтенләй чырага кала торган идең–дип кеткелдәп куйды бабай кеше.
 
––Үз кызым кебек бит атасы.
 
––Анысы шулай ,киленнән уңдык, тик малай менә нишләр, киленне чит итә бит.
 
––Белмим, атасы, бала ата-ана арасын җайлап бетерә ул, бәлки Ходай кушып килешеп китәрләр.
 
––Булсын гына, булсын гына –дип кабатлады Шәйһетдин абый–Ничек килен белән шушы баланы өйдән чыгарып җибәрмәк кирәк.
 
––Китмәс килен, китмәс дип ышаныйк инде.
 
 Вакыт үтә тора, вакытка ияреп кечкенә Кәрим дә зур булып үсәргә тырыша, инде тотынып торып баса да йөреп китәргә итенә, тик әлегә барып чыкмый, шап итеп артына утыра.
 
 Шулай иртәнге ашны ашап утыралар иде.
 
––Мин шәһәргә барып кайтам–диде барсына Рифат.
 
––Нәрсәгә? Тик торганда шулай–дип сорады Шәйһетдин улыннан.
 
––Йомышым бар.Җавап шундый кыска булды.
 
 Радиләнең җаны аяк астына төшеп тәгәрәде, Рифат аны күрергә бара- Гүзәлияне. Димәк, барысы да бетте.
 
––Бүген кайтасыңмы? –дип сорады Флүрә улыннан.
 
––Юктыр, йоклый калам– Бу юлы агарып калган хатынына карап эндәште Рифат.
 
Ир тиз генә чәйләп алды да җыенып юлга да чыгып китте.
 
Рифат чыгып киткәч, Радилә үзенең көчсезлегеннән, берни үзгәртә алмаячыклыгын аңлап, кая барып бәрелергә белмәде. Күпме калды аңа ир хатыны булып яшәргә? Күп булса, көн ярым.
 
––Килен тегендә–монда сугылып ни эзлисең?.
 
Радилә башына иң беренче килгән сүзе белән җавап бирде каенанасына.
 
––Ташлы күлгә җиләккә бармакчы идем. Капкачлы чиләкне эзлим.
 
––Ник, әнә кулыңа тоткансың бит кызым.
 
––Менә сизмәгәнмен дә–дип, көчәнеп елмайган булды килен кеше–Әни син Кәримне карап тор инде.
 
––Бар, бар кызым, бераз йөреп кайт, карап торырмын берни дә булмас, бала дип бөтенләй ябыгып беттең инде. Борчылма кызым, бар. Ял итеп кайт.
 
 Ташлы күл белән кояш күптән дуслар. Радилә күл буена килеп җиткәндә, күл кояш белән кара-каршы нурлар атышып уйнаулары иде, күлгә карап  булмаслык күз чагыла. Радилә килеп җитүгә, чиләген җиргә куйды да тезләрен куллары белән кочаклап утырды. Монда тыныч, уйларны берәү дә бүлми.
 
 Менә бәхет дигәннең соңгы көне дә килеп җитте. Иртәгә булмаячак инде, дөресе, башка беркайчан да булмаячак, бетте, барысы да бетте. Радилә бу көннең киләсен белеп торды, шуңа вакытны озаграк сузасы, аны туктатып торырга тырышты, ә ул аның хәленә кермәде, язмыш бүләк иткән бәхетле көннәр үттеләр дә киттеләр. Инде нишләргә? Иртәгә баланы җыеп, кулына төенчеген алып, кире атасы йортына кайтып китәчәк ул. Бәлки вакытны шушы ташлы күленең ярында мәңгегә туктатып булыр. Әйе, менә хәзер, озакка сузмый. Радилә тәвәккәлләп торып басты, аннары, күзләрен чытырдатып йомып, ташлы күлгә табан таудан йөгереп төшеп китте. Менә хәзер барысы да бетәчәк: җан сызлавы да,  әрнүе дә. Әйе, ташлы күл аны кочагына алыр, ул аңлар аны, берәү дә күрмичә дә калыр. 
 
––Ташлы күүүүл, коткар, ал мине үзеңең кочагыңа, берәү дә таба алмаслык итеп яшер–дип, җан ачысы белән кычкырып җибәрде бәхетсез хатын.
 
 Бишектә анасыннан тыныч кына   йоклап калган  кечкенә Кәрим кинәт чырлап кычкырып елап җибәрде.
 
––Улым ни булды? Кинәт кенә нәрсә булды сиңа? –дип, әбисе баланы кулына күтәреп алды.
 
Кәрим туктамады, сыны катып, елавын белде. Бу хәлдән ни кылырга белмәгән Флүрә тәрәзә аша ишек алдында йорт эшләрен карап йөргән иренә кычкырды.
 
––Атасы дим, атасы, балага әллә нәрсә булды, сыны катып елый.
 
Ишектән атылып, Шәйһетдин абый килеп керде.
 
Ниләр генә эшләп карамады әби белән бабай: имезлек каптырып карадылар, Кәрим төкереп ташлады, су биреп карадылар, бала эчмәде. Тирбәтеп җырлап карадылар, биеп карадылар бала каршында- берсенең дә файдасы булмады. Бала ярсыпмы-ярсый, инде күгәреп чыкты.
 
––Ходаем, ниләр генә булды соң, нинди гөнаһларыбыз өчен бу, барысы да яхшы була күрсен. Ходаем, коткар безне бу бәладән, балам тынсыз калып бара, Ходаем, ятим итмә безне –дип, бертуктаусыз кабатлады Флүрә апа .
 
Күлнең суы Радиләнең биленә җитеп килә иде инде, кинәт аның колагына, ап -ачык булып,сабый бала елаган тавыш килеп керде. Ул туктап калды, сабый бала елый түгелме соң?Ул як –ягына каранды. Кайда соң ул бала? Тукта, улы Кәримнең тавышы түгелме соң, каян ишетелә аның тавышы? Ие, минем кечкенә улым бар бит, тукта, нишлим әле  мин, Кәримне кемгә калдырып китә алам соң мин.
 
––Радилә, кызым, җаным–дигән тавышка хатын артына борылып карады.
 
Күл эченә Гөлҗамал карчык кереп бара икән, киемннәрен дә салмаган әбинең инде су күкрәгенә җитеп килә, тик туктарга исәбе юк әби кешнең, һаман эчкә– Радиләгә таба килә бирә.
 
––Кызым, йөрәк парәм, нишләргә җыенасың? –дип ,әби, килеп җитүгә, хатынның беләгенә чытырдап ябышты– Киемнәрең белән бергә суга кереп барасың бит, җибәрмим, бер адым да башка атламыйсың, синең белән бергә батып үлсәм үләрмен, гөнаһы сиңа булыр.
 
Инде күлнең суы, әби кешенең күкрәген узып, муенына ук җитеп килә, үзе гыж-гыж килеп сулый. Ул яшь хатынның култык астына башын тыкты да, аны күтәреп, ярга өстерәгәндәй итте.
 
––Кызым, әйдә, ярамый, гөнаһ кылма, улың кем кулында калыр.
 
Хатын берсүзсез әбинең сүзен тыңлады, ярга таба борылды.
 
––Менә шулай акрын гына, җайлап атла кызым.
 
Радилә әбине сөйрәп, Гөлҗамал карчык  яшь хатынны сөйрәгәндәй итенеп, икесе дә ярга чыгып бастылар. Әби кеше хатынны һаман күлдән ераккарак алып китәргә тырышты.
 
––Туктама кызым, туктама, әйдә читкәрәк китик–Ахыр чиктә икесе дә, хәлсезләнеп, чирәмгә тәгәрәде. 
 
 Шулай бераз, гыж-гыж килеп, тын алып яткач, әби кабат телгә килде.
 
–– Мәтрүшкә җыярга дип килгән идем, зәңгәр мәтрүшкә шушында бик күп булып үсә. Бер заман кемдер кычкыра, күтәрелеп карасам, син киемнәрең белән суга кереп барасың бит, әй.  Карт исәр синең арттан йөгереп кереп киттем бит суга, имеш, сине күтәреп чыга алам, уфф аллам, чак җаным чыкмады.
 
Радилә торып утырды, аның артыннан Гөлҗамал әби дә торып утырды.
 
––Менә тиле хатын, суга батып үләсе, әй.
 
Моңарчы берсүз дә әйтми әбине тыңлап утырган Радилә Гөлҗамалның юеш итәгенә капланды да сулкылдап елап җибәрде. 
 
––Ела, кызым, ела–дип, әби кеше хатынның чәченнән сыйпап куйды –Елый гына күр, бушат эчеңне балам, без  хатыннарга елап эчне бушатырга язган Ходай, рәхәтләнеп, эчең бушаганчы ела.
 
Радилә елады да елады, озак елады хатын, эчендәге бар сагышын, җан әрнүләрен чыгарып бетергәнче елады. Әби кеше аны бүлдермәде, бары тик аның чәченнән генә сыйпап утыра бирде. Ниһаять, Радилә сулкылдап кына ята башлады.
 
––Җаның тынычландымы кызым?
 
Радилә, ие дигәндәй, башын селкеде.
 
––Әйдә, күтәрел кызым, юеш кием белән  җирдә озак утырып булмас, чирләрсең, аннары бу килеш кайтып та керә алмыйсың.
 
Өсләрен салып, кояшта киптергәч, хатыннар кабат киенеп кайтырга чыктылар.
 
––Чиләк–диде Радилә, шактый җир киткәч.
 
––Нинди чиләк кызым? –дип сорады Гөлҗамал карчык.
 
––Чиләгем тау башында калды.
 
––Иии, синең чиләк калган, минем менә, суга мәтәлә -кадала кергәндә, ике галушым да төшеп калдылар.
 
Радилә әбинең аякларына күз салды. Чынлап, Гөлҗамал әби оекчан гына икән бит. Яшь хатын көлеп җибәрде.
 
––Менә шулай кызым көлеп кенә тор, ә галушлары иске иде инде аның–дип, әби яшь хатынның аркасыннан сөеп алды.
 
––Гөлҗамал апа, мин сиңа яңаларын алып бирермен.
 
––Бирерсең кызым, бирерсең, башың гына исән була күрсен берүк, исән булсак, барысы да була: галушы да, читеге дә дигәндәй–дип сөйләнә-сөйләнә Гөлҗамал карчык яшь хатынны авылга таба әйдәде..
 
 Радилә өйгә кайтып кергәндә, кечкенә Кәрим тынычлынып йоклап киткән иде инде, килененең ишектән килеп керүен ишеткән каенана бүлмәсеннән чыкты.
 
––Килен, кызым,  Кәрим әллә нишләп, алганны-салганны белми, туктамый елап алҗытты. Нишләргә белмәдек әткәең белән. Шөкер, тынычлап йоклап китте. Каенанасының сүзенә каршы, ие шулай дигәндәй, Радилә башын гына селкеде.
 
Флүрә киленнең күзләренә игътибар итте, кызырып чыкканнар, кабат елаган икән килен. Үз кызы кебек күргән  каенанасына Радилә берни дә сөйләми, зарланмый, үз эченә бикләнә кайчак. Моңа иялште инде ул, Флүрә кабат килененең күзләренә карады. Радиләнең күзләрендә элеккеге кызлар очкыны бөтенләй калмаган, каенана каршында тормышка туры карый алган, бар уй-хыялларыннан арынган хатын басып тора иде. 
 
––Кызым, баланы ашатып алырсың инде.
 
Радилә, кабат берсүз дә әйтми, башын гына селкедә дә бала янына кереп китте. Кәрим инде күптән тынычланып йоклаган, ара-тирә саташкандай итенеп тартышып кына ала. Хатын ими башын баланың борынына китерде. Шуны сизеп, Кәрим күзләрен ачты, янында әнисе икәнен күреп елмаеп җибәрде, аннары ,ими башын эләктереп алып, ими ашарга кереште. Бүген Рифат чит хатын куенында куначак, ул хатын Радилә кебек түгел инде. Дүрт саны төгәл, бар җире дә килгән. Чишенеп ташлагач, тагын да матур булып күренер аның иренә. Билгеле, Рифатка башка Радиләнең кирәге калмас. Ә бүген менә улы белән төн куначак, улы бар бит әле аның. Кем-кем - улы! Аңа беркайчан хыянәт итмәс.
 
 Бүлмәдән бернинди дә тавыш килмәгәч, Флүрә шыпырт кына ишек аркылы алар ягына башын тыгып күз салды, аннары шулай сакланып кына башын тартып алды. Ишектән Шәйһетдин абый килеп керде.
 
––Әнисе, ничек сез? –дип сорады ул хатыныннан.
 
––Тсс. Йоклыйлар икесе дә.
 
Шәйһетдин хатынына кулын изәде.
 
––Әйдә урамга, борчыма инде.
 
Рифат Гүзәлиянең кайсы банкта эшләгәнен бик яхшы белә, шуңа, шәһәргә килеп җитүгә, шул банкка китте. Барып җиткәч, охранникның хәйран гына башын да катырып алды. Кассир Гүзәлия эшләми икән бит банкта, озак аңлаша торгач, очына чыкты тагын. Юк, чынлап, кассир Гүзәлия юк, ә менә өлкән бухгалтер Гүзәлия Идрисовна бар икән.
 
Аспирантура бетергәч, Гүзәлия бар көчен карьера баскычы буйлап күтәрелергә куйды. Укымышлы, тырыш кызны банк җитәкчесе дә күреп алды, кызны гел карьера буенча күтәрә килде. Менә инде кыз өлкән бухгалтер дәрәҗәсендә эшли. Хезмәт хакы бик яхшы, үзенә банк хуҗасы машина алып бирде, эш белән йөрергә шофёрын да билгеләде. Акрынлап квартира ягын да җайлады кыз, шәһәр уртасында өч бүлмәле фатиры бар, кыйбатлы чит ил машинасы тагын. Гүзәлиянең тормышы ал да гөл дияргә була, зарланмый. Үз эшен бик яхшы белә, тик менә мәхәббәт ягыннан гына җае чыкмый. Билгеле, кызның куенында егетләр дә, ирләр дә кунгалады, тик бу кыз теләгән мәхәббәт түгел. Әле бер егет белән дә чынлап тормышын бәйли алмады, аннары эш, карьера мәсьәләсе вакытны күп ала. Гүзәлиянең иң зур теләге- үзе эшләгән банкта генераль директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү. Охранник аңа:
 
––Гүзәлия Идрисовна, сезне Рифат исемле бер кеше сорый–диде.
 
Кыз әллә нишләп китте.
 
––Рифат–аңа үч итеп, мичкә Радиләгә өйләнгән иде, яратмаган хатын белән тора алмаган, күрәсең .Гүзәлияне эзләп килеп җиткән. 
 
 Заманына карап, соңгы мода буенча киенгән Гүзәлия Рифат каршына килеп басты. Чибәр кыз, чынлап чибәр. Үзе, мин кирәк булдыммыни хәзер дигәндәй ,башын югары тотып басып тора.
 
––Исәнме.
 
––Исәнме, ни йомыш иде?
 
––Синең янга килдем.
 
––Күрәм.
 
––Менә шул.
 
––Нәрсә шул?
 
––Сөйләшәсе иде.
 
 Чынлап аны күрергә килгән Рифат үз вакытында аның белән бергә шәһәргә чыгып китмәде, өйләнгән булды тагын.  Кызның Рифатка аның нинди тормыштан мәхрүм калганын күрсәтәсе килде.
 
––Ярар, син аз гына көтеп тор, аз гына эшләремне карыйм да аннары миңа кайтырбыз–дип, Рифатны калдырып китеп барды.
 
Озак көтәргә туры килмәде, кыз эшләрен тиз төгәлләде, аннары Рифатны үз квартирасына алып кайтып китте.
 
 Әйе ,кызның квартирасы бик зур икән, өч бүлмәле бит, алай гына да түгел, квадрат метрлары бик зур, зал бүлмәсе ишегалды кадәр.
 
Җиһаз бай булса да күп түгел.  Шкаф, диван дигән нәрсәләр-барсы да зәвык белән үз урынында күренеп тора, барсы да кыйбатлы, бик кыйбатлы. Рифат Гүзәлиягә күзен төшерде, кыз, менә күрдеңме дигәндәй, масаеп басып, ирне күзәтеп тора иде.
 
––Рифат, мин душ кереп чыгам, аннары ресторанга шалтыраттым, ашарга китерсәләр, менә акчасын түләп алып кал, дип иргә бер уч акча сузды. Кыз душка кереп китте. Рифат башта ашыкмый гына квартираны карап чыкты, әйе, бай квартира, тик менә ул теләгән җылылык кына юк монда, ниндидер бер бик кирәкле әйбер җитмәгән кебек тоела. Ишектә звонок шалтырады, Рифат барып ачты, рестораннан икән. Ул акчасын түләде дә кулына тоттырган картон тартманы залдагы күн диван янында торган кечкенә өстәлгә китереп куйды.
 
––Рифат кем иде ул? –Гүзәлия душтан чыккан икән инде.
 
––Рестораннан ашарга китерделәр–дип, күн диванга барып утырган җиреннән күтәрелеп, кызга карап җавап бирде Рифат.
 
Гүзәлия ваннадан өстенә кыска итәкле халат киеп чыккан, сөлге белән чәчләрен урап куйган, ирнең аны күзәтә башлавын тоеп тураеп басты.
 
 Рифат күзәтүне кызның аякларыннан башлады: туры төз аяклар, балык кебек шома ап-ак ботлар, кыска итәк чак каплап торган йомры янбашлары, нечкә бил, халатның өске ике сәдәфе юри төймәләнми калынган, аннан зур булып ике күкрәк ташып чыгып торалар, Рифат нәрсә-нәрсә, ә кызның күкрәкләре белән таныш, элек мондый зур түгел иде бугай алар, нәрсәдер эшләткән ахыры. Ул кызның күзләренә карады. Гүзәлия “күрдеңме, менә мин нинди, ничек яшим, кара, күр, нидән колак кактың син “дигән масаюлы караш белән иргә карап тора. Кинәт күзләр алышынды, Рифатка каяндыр яратып, үз итеп, җылы нурлы, мин бары тик синеке генә дигән  Радиләнең карашы  төшкән кебек булып китте. Ир ток суккандай тартылып китте. Күзләр  кабат масаюлы Гүзәлиянең карашына әйләнделәр.
 
––Ашарга алып килгәч, нигә ачып тарата тормадың, мине көтәсеңмени?
 
“ Кая,  әтисе, үзеңә кайнар аш салып бирим әле, ашыйсың киләдер инде күптән.”
 
Рифат як -ягына карынып алды, әллә ычкына башлады инде.
 
––Мин  чыгып тартып керәм––дип, кызга кулларының калтырый башлаганын сиздермәс өчен, тиз генә балконга чыгып китте Рифат.
 
* * * 
ИГЪТИБАР!
 
Хикәянең ахырын түләүле итәргә булдык. Нибары 49 сум. Сездән килгән акчаларга Зиннур Тимергалиев яңадан-яңа китаплар чыгарачак, ә "Матбугат.ру" сайты яңа әсәрләр тәкъдим итәчәк.
 
"Тиңсез яр" әсәренең текстын сатып алу шушы форма аша башкарыла. "Яндекс"ныкы ул, курыкмагыз, ышанычлы түләү! "Купить" дип баскач, электрон адресыгызны кертәсе була. "Тиңсез яр" әсәрен шул электрон адреска җибәрәчәкбез. Word-та ачыла торган doc форматында берничә сәгать эчендә килер. ЭЛЕКТРОНКАГЫЗНЫ КҮРСӘТЕРГӘ ОНЫТМАГЫЗ, ЗИНҺАР! Электрон почта адресы күрсәтелмәсә, файл килмәячәк, чөнки кая җибәрәсен белмибез.
 
Түләү ысуллары:

1) банк картасы белән - комиссия 0%

2) "Яндекс.деньги" кошелегы аша - комиссия - 0% 

  
 

Игътибар! Сатып алынган әсәрне тарату (хат белән җибәрү, форумнарга, вконтактеларга элү) катгый рәвештә тыела!

Түләү белән проблема килеп чыкса (аңлашылмый, түләдем-килмәде, түләү кабул ителми һ.б.) - "Вконтакте"дагы Руслан Матбугатов аккаунтына яки matbugat@mail.ru адресына языгыз. Һичшиксез, хәл итәрбез. Рәхмәт!

 


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.01.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»