поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.01.2016 Мәгариф

Авырган укучылар өчен ГТО бирү мәҗбүриме?

Татарстан мәктәп­ләрендә ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер!”) нормативлары бирүнең икенче этабы башланды. Күпчелек балалар аны сөенеп тапшырса, шикаять белдерүче әти-әни­ләр дә аз түгел. Шулай да укучыларның физкультура белән дуслыгы артканмы икән соң?

– Узган ел ГТО үтәүдә 260 меңгә якын укучы катнашкан. Шуларның 203 меңгә якыны аны уңышлы үтәгән. Бүген автоматлаштырылган мәгълүмат системасында 276 меңнән артык укучы тер­кәлгән. Анда һәр укучының нәтиҗәләре туплана, – дип белдерде ГТОга багышланган семинарда Татарстан Мә­гариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанна Соркина. – 30 мартка кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары, быел урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаучы студентлар физик тәрбия нормативларын тапшырырга тиеш. Уңышка ирешкәннәр вузга укырга кергәндә өстә­мә баллардан файдалана алачак.

– Беренче этапта алтын медальләр булмады. Ул вакытта аны кем тели, шул бирә иде. Хәзер бөтен бала, шул исәптән сәламәтлеге буенча белешмәсе булганнар да катнашырга тиеш. Әти-әниләр исә моның белән риза түгел. Төрле чирләрдән авыручылар бар. Әйтик, йөрәк­лә­рендә, умырткалык баганасында тайпылышлар булганнар. Белешмә алып килүче­ләр күбәйде дип әйтеп булмый. Элек ничек иде, хәзер дә шул чама. Йөзәргә балалар бассейнга йөри. Кайбер укытучылар аларны сыйныфлап алып бара. Әти-әниләр арасында, балага салкын тия, диючеләр дә очрый. Мәктәпнең автобусы юк, – ди Казанның 113 нче мәктәбе директоры урынбасары Илсия Хәсәнова.
 
Әлеге мәктәпнең физкультура укытучысы Александр Рыжовтан нормативлар турында сораштык. “9 нчы сыйныфтан башлап укучылар турникта яхшы тартыла. Ә кечкенәрәкләрдә физик көч җитеп бетми. Кызлар исә башлангыч сыйныфта яхшы йөгерсә, 8 нче сыйныфта ялкаулана башлыйлар. Монда гәүдә авырлыгы комачаулый. Нормативлар совет чоры белән чагыштырганда күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә үти алмаслык бер нәрсә дә юк. Республикада ату, йөзү буенча проблемалар бар. Мәктәпләрдә тирлар эшлә­ми. Шәһәрдә бассейннар тө­зелсә дә, балаларның 10-15 проценты гына йөзә белә”, – ди укытучы.
 
Башкаланың 134 нче мәктәбе директоры Александр Петров укучыларның нормативларны теләп тапшыруын әйтә. Тик кәгазь эше генә мәшәкать тудыра икән. Чөнки нәтиҗәләрне вакытында электрон системага кертергә кирәк. Ә авылларда хәлләр ничек икән?
 
– Йөгерүдән кала барлык нормативларны теләп үти­ләр. Йөгергәндә хәлләре бе­тә, бәлкем, теләкләре дә юктыр. Өлкәнрәк сыйныфларда нор­мативларны үтәүнең ки­рәк­леген яхшырак аңлый­лар. Әгерҗедә ГТО фестивале узган иде. Анда безнең мәктәп кызы икенче урынны алды. Авырган балалар нормативларны тапшырмый. Чаңгы базабыз юк. Шуңа күрә балалар аны өйлә­реннән алып килә. Башка җиһазлар җитә, – ди Әгерҗе районындагы Иж-Бубый мәк­тәбенең физкультура укытучысы Илдус Чуков.
 
Авырган укучылар өчен ГТО бирү мәҗбүриме? Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен республика Мәгариф һәм фән министрлыгына шалтыратып, ачыклык кер­тергә булдык.
 
 – Әгәр баланың җитди авырганлыгы турында табиб белешмәсе бар икән, ул аны тапшырудан азат ителә. Ә инде, әйтик, грипп яки башка авыру белән чирләүчеләр аны башка көнне бирергә мөмкин, – дип аңлаттылар министрлыкта.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»