поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.01.2016 Җәмгыять

“Мин дүрт сәгать алдарак яшим,”- ди "попутка" белән 6 илне гизгән Казан егете Рәйхан Халитов

Интервью вакытын килештергәндә, “мин дүрт сәгать алдарак яшим” дип кисәтеп куйды ул. Автостоп, безнеңчә әйткәндә, “попутный” белән юлга чыгып, алты илдә булырга өлгергән Казан егете Рәйхан Халитов чит җирләрдә вакытны әнә шулай билгели икән. Шактый акчаны янга калдырып, сәяхәт итү серләрен дә белеп бетергән егет.

“ВТ” хәбәрчесе бер елга якын сәяхәттә йөрүче илгизәр белән аралашканда, ул Вьетнамда тукталган иде.

– Рәйхан, иң элек дөнья буйлап сәяхәт итәргә карар кылган көнеңне хәтердә яңартыйк әле.
 
– Америкада укыганда япон егете белән таныштым. Аның белән аралашып торабыз. Шулай бер көнне Япониягә виза алырга мөмкинлек чыкты. Кесәдә 70 мең сум тирәсе генә акчам бар иде. Ә Казаннан Япониягә очарга якынча 40 мең сум кирәк. Шуңа күрә мин Хабаровскидан ун меңлек билет сатып алдым да Казаннан Хабаровскига кадәр автостоп белән барырга булдым.
 
– Бу вакыйганы әти-әниең ничек кабул итте?
 
– Япониягә барырга җай чыкты дигәч, әни: “Синдәге мөмкин­лек, сә­ләт белән мин синең яшьләрдә инде әллә кайларда булыр идем”, – дип куйды. Шул сүз җитә калды. Башта 1 мең сум акча алып, автостоп белән Мәскәүгә виза алырга барып кайттым. Шушы акчага юл чыгымнарын да каплап, Мәскәүдә бер атна яшәп карарга да уйладым. Нәтиҗәсе мин көткәннән дә яхшырак булды. Мәскәүгә барып кайту миңа нибары 850 сумга төште. Казаннан Хабаровскига якынча маршрут төзегәч, юлга кузгалдым. Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме дә зур булды. Яшьләр форумы рәисе Тәб­рис Яруллин конгрессның башка шә­һәрдәге бүлекчәләре белән элем­тәгә керде. Шул рәвешле мине шушы төбәкләрдә яшәүче татарлар каршы алып, кунак итте. Бу юлы, Россияне гизәргә дип, биш мең сум акча алган идем. Аның да 3,5 мең сумы гына тотылды. Хабаровскига барып җитү өчен 3 атна вакыт кирәк булды. Аннары Япониягә очтым.
 
– Шулай да син Япония бе­лән генә чикләнмәскә булган­сың.
 
– Сәяхәткә чыгар алдыннан картаны өйрәнә торгач, сәфәрне Япониядән соң да дәвам итеп, Ав­стралиягә кадәр барып җитәр­гә булдым. Нәтиҗәдә, Япония – Көнь­як Корея – Кытай – Вьетнам – Ав­стра­­лия яңа маршруты төзелде. Мин дүрт илгә – АКШ, Япония, Австралия һәм Канадага беркайчан да бара алмам дип уйлый идем. Ник дигәндә, анда үтеп керү кыенрак. Чынлыкта исә миңа, АКШта ике тапкыр булып, шунда бер ел яшәргә туры килде. Япониядә дә булдым, хәзер Австралиягә юл тотам. Киләчәктә Канаданы да күрергә исәп.
 
– Ә хәзер кайларда йөри­сең?
 
– Моңа кадәр мин Лаоста булдым. Вьетнамның Дананг шә­һәрендә инде дүртенче аемны яшим. Тагын бер айдан Тайланд, Малайзия, Индонезиягә юл тотачакмын. Аннары, ниһаять, Австра­лиягә барып җитәргә ниятлим. Анда бик көчле татар диаспорасы бар. Шулар белән элемтәгә кереп, ярдәм сорарга уйлап торам.
 
– Анда кайда яшисең?
 
– Шәһәрдәге кунакханә­ләр­нең берсендә, чорма өлешен арендалап торам.
 
– Димәк, акча кирәк. Вакытлыча булса да эшкә урнаш­мадыңмы?
 
– Мин инглиз телен бик яхшы беләм. Шуңа Дананг шәһәрендә яши башлагач, инглиз телен өйрә­тү үзәгенә эшкә урнаштым. Монда бу хезмәт өчен бик яхшы түлиләр. Дүрт айда 300 мең сум акча эшләдем.
 
– Вьетнам халкын ничек тасвирлар идең?
 
– Вьетнам халкы бигрәк хыялый. Аларның бернинди проблемалары юк, һәрчак елмаеп йөри­ләр. Шуңа ошыйлар да. Гәрчә вьетнамнар бик ярлы халык. Хезмәт хаклары безнекеннән 1,5-2 тапкыр тү­бән­рәк. Вьетнам­нарның ак тәнле ке­ше­гә акча янчыгы итеп карый торган гадәтләре дә бар. Җае чыккан саен күбрәк акча “кысарга” гына торалар. Монда “гопник”лар да, Тайландтагы кебек трансвеститлар да, урамда чабып йөри торган этләр дә юк. Очып йөри торган зур тараканнар гына бераз борчый.
 
 
– Россияне биш мең сумга да гизеп була, дидең. Шулай да чит илгә чыгу шактый чыгымнар таләп иткәндер.
 
– Әйткәнемчә, минем 70 мең сум акчам бар иде. Шуның 10 меңе Хабаровскидан Япониягә билет алуга тотылды. Тагын 10 меңенә рюкзак, палатка ише кирәк-ярак сатып алдым. Калган 50 мең сум акчага мин алты ай сәяхәт иттем. Шул акчага өч авиабилет сатып алдым һәм дүрт татуировка ясаттым.
 
– Татуировка димәктән, ялгышмасам, син аны үзең булган һәр илдә ясатасың, ахрысы.
 
– Менә әле берничә сәгать элек кенә Вьетнам сурәтен ясаттым. Дөрестән дә, үзем барган бер генә илдә дә татуировка ясатмыйча калганым юк. Бу – бик кызык фикер. Аны интернеттагы блогымны күзә­теп баручылар да хуплады. Бу татуировкалар аркасында кешегә сөй­ләрлек җим бар. Ә блогымда сәя­хәт вакытымда үзем күргән-бел­гәннәр­не, үзем тап булган маҗара­лар­ны тасвирлап барам. Кеше аны нәкъ китап укыган кебек күзәтеп бара ала.

– Сәяхәттә иң истә калган урын, вакыйга яки күренешне дә искә төшереп кит әле.
 
– Шулай диюгә, төнлә урман аша берүзем бөек Кытай стенасына менүем искә төшә. Ул бик озын һәм туристлар аның бер өлешен генә күрә. Калганы җимерек хәлдә. Мин аның нәкъ менә шул урынына килеп чыкканмын. Япониядәге Фудзияма тавы таң калдырды. Япония үзе дә бик ошады. Токиога барганда үземнең нәкъ менә шушы җирдә басып торуыма бик озак ышана алмыйча тордым. Барысы да төш кебек кенә тоелды.
 
– Сәяхәткә киткәнче Relax Сi­nema кинотеатрын да оештыр­дың, дизайн, видеолар төшерү белән дә шөгыльләнгәнсең. Киләчәктә, әтиең (танылган галим   Нияз Халитов – авт.) юлыннан китеп, үзеңне фән өлкәсендә дә сынап карыйсың килмиме?
 
– Кистереп кенә “юк” дип әйтә алмыйм. Вакыйгалар бик тиз үз­гә­рә бит. Әлегә мин бернинди план­сыз яшим. Бернинди җаваплылык та, үз-үзеңне ниндидер кысаларга кертү ихтыяҗы да юк. Рәхә-ә-әт! Бөтен нәрсә үзгәргәндә мин шул үзгәрешнең уңай ягын табам да шул плюслар белән яшим. Нәтиҗә­дә бернинди тискәрелек сизмим. Теләсә кайсы негативтан үземә позитив ясыйм. Мисал өчен бер көнне мотоциклда барганда арткы тәгәрмәче төшеп калды. Башка вакытта бу күре­неш­кә кәефем кырылыр иде. Ә монда, иң мөһиме үземә берни дә булмады,  дип сөендем дә, шуның белән оныттым. Тагын да куркынычрак хәл килеп чыгарга мөмкин иде бит.
 
– Сәяхәткә чыгып киткәнеңә дә тугыз ай булган. Шул вакыт эчендә ниләр үз­гәрде? Сәяхәт­тән соң Казанга нинди Рәйхан кайтачак?
 
– Әллә ни үзгәрдем дип әйтә алмыйм. Аның каравы, чын дөньяны күрдем. Ул матур һәм телевизордагы дөньядан бик нык аерыла. Анда сөйләнгәннәрдән чыгып фикер йөртсәң, бөтен дөньяда ниндидер конфликтлар бара кебек. Ә чынлыкта дөньяда бернинди конфликт та юк. Кешеләрнең бер-берсе бе­лән сугышасы килми. Болар бар да сәяси уеннар гына. Барысы да бер-берсенә ярдәм итәргә генә тора. Кемгәдер зыян салу дигән нәрсә уйларында да юк. Шәхсән үземә дә бик күп ярдәм иттеләр. Россиядән икәнемне белгәч, киресенчә, хөр­мәт белән карыйлар.

– Австралиядән соң кайларга юл тотарга планлаштырасың?
 
– Австралиягә барып җиткәч, берәр лайнерга яки йөк корабленә волонтер, йә булмаса, эшче сыйфатында эшкә урнашып, Тын океанны бушлай йөзеп чыгарга хыялланам. Аннары сәяхәтем Көньяк Америкада дәвам итәчәк.

Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»