|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2016 Шоу-бизнес
Танылган җырчы гаиләсендә берьюлы ике югалтуБер тәүлек эчендә танылган Канада җырчысы Селин Дион ике яраткан кешесен югалткан. Җырчының ире һәм туган абыйсы рактан үлеп киткән. Иң беренче Селин Дионның ире – 74 яшьлек Рене Анжелил үлеме турында билгеле булды. Ул Лас-Вегастагы үз йортында җан куйган. Аның Селин Дион белән уртак өч баласы һәм башка мөнәсәбәтләрдән өч баласы калган.
Соңрак Селин Дион гаиләсенә тагын бер кайгы килеп төшә – 59 яшьлек туган абыйсы Даниэльны югалталар. Анда баш мие, тел һәм тамак яман шеше булган.
--- |
Иң күп укылган
|