|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2009 Интернет
ТУЙ ЯСАУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА!Җәй һәм көз башы – туйлар чоры. Бер-берсенә насыйп ярлар табыша-кавыша. Шушы истәлекле көннең бер кыйпылчыгы буларак, фотосурәтләр гаилә альбомында үз урынын ала, озак еллар кадерләп саклана. Сезнең туй фотоларыгызны башка кешеләр дә күрүен телисезме? “Все о свадьбе” журналы моны тормышка ашырыр. Басманың хезмәткәрләре гашыйк парларга мөрәҗәгать итә: ниятләгән яки шаулап-гөрләп үткән туй мәҗлесе турында сөйләгез, фотоларын җибәрегез. Бәйге турында төгәлрәк мәгълүматны www.svportal.ru порталында табарсыз. "Любовь и голуби" дип аталган әлеге портал (www.svportal.ru) журналның “якын туганы”. Ел әйләнәсе басмада урын алган кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белән баетылып тора. Сайтка рәхим иткәннәрнең сорау-тәкъдимнәре дә игътибарсыз калмый. Төрледән-төрле конкурсларда катнашып, бүләкле дә булырга мөмкин.
Туй дигән бик күңелле, шул ук вакытта үтә мәшәкатьле күренеш белән бәйле яңалыклар, кәләш һәм кияү киемнәре фотокүргәзмәсе, сынамышлар, туй мәҗлесе һәм гаилә тормышы нечкәлекләре хакында, ЗАГСларның эш тәртибе, туйлар оештыру белән шөгыльләнүче фирмаларның тулы белешмәсе һәрвакыт сезнең күз алдында дигән сүз. Һәрдаим яңа сәхифәләр өстәлеп тору, кызыклы нәрсәләр уйлап табу сайтка керүчеләр санын бермә-бер арттыра. Кирәкле мәгълүмат тупларга, мәхәббәт тантанасын тиешле дәрәҗәдә үткәрерлек осталар белән элемтәгә керергә теләгәннәр өчен менә дигән инде.
--- |
Иң күп укылган
|