|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2008 Матбугат
"ЧАЛЛЫ-ТВ" ҺӘМ "КҮҢЕЛ" ДИРЕКТОРЫ - БҮГЕНГЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ ТУРЫНДАБүген Татарстан буенча 23 телерадиокампания эшли. 1992 елда эфирга чыккан “Чаллы-ТВ” алар арасында иң абруйлы һәм тәҗрибәлеләрнең берсе. “Чаллы-ТВ” — ул телевизион тапшырулар гына түгел, ә тәүлек буена татарча сөйләп торучы “Күңел” радиосы да. Республика күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә чаллылылар һәрвакыт диярлек беренчелекне яулап килә, Русия күләмендә үткәрелгән конкурсларда да мактаулы исемнәргә лаек булулары белән мактана алалар. Рахман Шәфигуллин — “Чаллы-ТВ” телерадиокампаниясен оештыручы, шуны үстерү өчен җан атып йөрүче шәхес. Эшен уңышлы алып бара, шуңа да тәҗрибә уртаклашырга аңа бик күпләр килә. Рахман әфәнде әйтүенчә, һәр эштә профессионаллар булырга тиеш, телевидение делитантларны өнәми. Безгә ул “Чаллы-ТВ”ның үткәне һәм бүгенге эшчәнлеге, татар телен үстерү, милләтне саклау мәсьәләләрен хәл итүдәге роле турында фикерләрен җиткерде. — Рахман әфәнде,“Чаллы-ТВ”га ничек килеп эләктегез? — Ленинградта Югары партия мәктәбендә матбугат, радио һәм телевидение бүлеген тәмамлаганнан соң, Чаллыга кайттым. Башта “Якты юл” газетасында мөхәррир урынбасары булып эшләдем, аннары ТАССР телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетының Чаллы буенча үз хәбәрчесе һәм коррпункт мөдире итеп билгеләндем. 90 нчы еллар милли күтәрелеш чоры булды. Ул вакытта халкы ярты миллионга җиткән Чаллыда татар матбугаты юк иде. Беренче максатыбыз — татар телендә “Шәһри Чаллы” газетасын нәшер итү булды. Теләгебезгә ирешкәннән соң офыкларны тагын да киңәйтергә кирәклеге көн кебек ачык иде. Күз алдында үсә һәм камилләшә барган шәһәрдә күрсәтерлек, сөйләрлек вакыйгалар күп, шуңа да Чаллыда телерадиокампания оештыру дигән карар кабул ителде. Депутат буларак, башыннан азагына кадәр үзем йөрдем. 1992 елда кадрлар туплап, эшне җайга салдык. Тәүлек буена татарча сөйләүче “Күңел” радиосы эшенә аерым тукталмый булмый. Аны 13 район тыңлый ала, хәтта Удмуртиянең берничә районында яшәүче татарлар радиоалгычларын безнең ешлыкка көйлиләр. “Күңел”дә 30га якын тапшыру бар. Төрле яшьтәге, төрле катлам вәкилләренең күңеленә хуш килерлек алар. Балалар, өлкәннәр, авыл һәм шәһәр кешесе, тарих һәм дин белән кызыксынучылар өчен дә радиоочерклар, турыдан-туры элемтәләр әзерлибез. Телевидениегә килгәндә, безнең 17 тематик тапшыру бар. “Яңалыклар”, “Кыйбла”, балалар өчен “Сабак”, “Яшь йөрәкләр”, күптән түгел “Гаилә учагы” дип исемләнгән тапшыру чыкты. Төбәк, милләт тарихына кагылышлы “Чал тарихлы кала” бар, республика дәрәҗәсендә иҗат итүче, мәдәният өлкәсендә дан казанган сәнгатькәрләргә багышланган “Йолдызлар балкышы” дигән яңа проект эфирга чыкты. “Чаллы ТВ”ның тәүлегенә 4 сәгать эфир вакыты бар. 2 сәгать татар тапшыруларына бүленгән, калган ике сәгатьтә урыс программалары чыга. “Чаллы-ТВ” дәүләтнеке булып саналса да, бөтенләй “тешсез” түгелбез, тәнкыйть материаллары да шактый. Безнең “083” дигән “Кайнар линия” эшли. Элегрәк, фәлән җирдә шул кимчелек дип, көненә йөз тапкыр шалтыраталар иде. Хәзер халык тарафыннан күбесенчә конструктив тәнкыйть һәм тәкъдимнәр яңгырый. Чаллы төбәге проблемаларын яктырткан сюжетларны “Татарстан-Яңа гасыр”, “Татарстан” телерадиокампанияләренә дә җибәрәбез. Республика белән генә дә чикләнмибез, чит регионнарда гомер итүче милләттәшләребезнең тормышын чагылдырырга тырышабыз. Мәсәлән, журналистларыбыз Оренбург, Ижау, Башкортостан, Пермьдә булдылар. Күптән түгел безнең төркем Мордовия татарлары тормышын чагылдырган зур күләмле материал туплап кайтты. Шәриф Камал, Һади Такташ туып-үскән яклар, теннис буенча танылган тренер Шамил Тарпищевның туган авылы турында моңарчы яктыртылмаган тарихи мәгълүматлар дөнья күрде. Истанбул, Рига татарлары тормышын чагылдырган тапшырулар да халык игътибарына җиткерелде. — Кадрлар мәсьәләсе ничек тора? Башлыча кемнәр эшли сездә? — Коллективта 150 кеше эшли. 70е — журналистлар, 8 телеоператорыбыз бар, инженер-техник хезмәткәрләребез дә җитәрлек. “Чаллы-ТВ”да эшләргә теләүчеләр күп. Без кешене сәләтенә һәм талантына карап алабыз. Теләге бар кеше тиз өйрәнә, булдыра алмаганнары шунда ук китә. Журналистика факультетын тәмамлаучылар 30 процент тәшкил итә, калганнары укытучы, инженер, компьютер өлкәсендәге белгечләр. Каналда башлыча үзебезнең шәһәр кешеләре эшли. Билгеле, тирә-як районнардан да җитәрлек. Башкортостаннан күчеп килгән берничә кеше эшли, Самарадан кайтучылар да бар. — Бүгенге массакүләм мәгълүмат чараларының базар шартларында эшләве инде яңалык түгел. Тотрыклы материаль-техник базасы булмаса, реклама эшчәнлеге тиешле дәрәҗәдә оештырылмаса, телевидение үз-үзен тәэмин итә алмый. — Чаллы телевидениесе аягында нык басып тора дисәм, бер дә арттыру булмас. Ул үз-үзен яшәтә ала. Без үзебезне 85 процентка тәэмин итәбез. 8 ел эчендә рекламадан алган керемне 30 мәртәбә күтәрә алдык. Реклама белән эшләгән акча телевидениедә идеология продукциясе булып халыкка кайта. Мәсәлән, дини “Кыйбла” тапшыруы елына 1 миллион сумга төшә. Ул тулысынча реклама исәбенә чыга. — Рахман әфәнде, бездә татарлар карый торган “ТНВ” каналы бар. Соңгы вакытта аны федераль дәрәҗәгә чыгарырга кирәк дигән сүзләр йөри. Моны Минтимер Шәймиев та үзенең юлламасында максат итеп куйды. “ТНВ” бердәнбер канал булгач, ул ике куянның да койрыгын тотарга тырыша. Бер яктан, чит регионнарда яшәүче татарларны читтә калдырасы килми, икенче яктан, республика халкына гына кызыклы проблемаларны да сөйләргә тиеш булып чыга. Ничек уйлыйсыз, татарларны берләштерә, милли рухны саклый торган бер канал, ә республика халкы өчен аерым канал булдырырга кирәкме һәм бу мөмкин эшме? — Әлбәттә, федераль дәрәҗәдә татар каналын булдыру — ул безнең иң зур теләгебез. Бу эш бик күп чыгым таләп итә. әгәр аның бер өлешен каплауны Русия хөкүмәте үз өстенә алса, яхшы булыр иде. “ТНВ” начар түгел. Башка өлкә каналлары белән чагыштырганда, безнекеләр яхшы эшли, алар бер башка югарырак. “ТНВ” һәрвакыт үсеш процессында. Ул берьяклы гына була алмый. Республика турында да күрсәтергә, читтә яшәүчеләрне дә игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Булганына шөкрана кылып, каналны камилләштерүдә тагын да күбрәк эшләү мөһим. Миңа калса, чит өлкәләрдә гомер итүче татарларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек өстәмә берничә тапшыру булдырылса, алтын урталык табылыр иде. — Сезнеңчә, “ТНВ”да бүген нинди тапшырулар җитми? — Тарихи тапшырулар аз. Без тарихта тирән эз калдырган дәүләтле милләт, ләкин бу өлкәдә эшләмәдек. Аннан соң халык белмәгән шәхесләребез күп, алар турында сөйләү дә әһәмиятле. Ниһаять, “ТНВ”да “Ватандашлар” тапшыруы чыга башлады, ул, бәлки, тарихыбыздагы ак тапларны ачыкларга ярдәм итәр. Күңел ача торган тапшырулар да кирәк, ләкин чамасы белән. Халыкны уйларга этәргән, күңелдә милли горурлык хисен уятырдайлары күбрәк булуын телим. Бу каналның абруен күтәрә. Шәхсән үземә Индус Таһиров алып бара торган “Кара-каршы” тапшыруы ошый. Бик кызыксынып карыйм, тарих турында мавыктыргыч итеп сөйләп бирәләр. әйткәнемчә, бу тапшыру күптән кирәк иде. Халыкның милли үзаңын күтәрә торган бердәнбер тапшыру ул. Телевидение милләт, тарих белән горурлану хисен тәрбияли һәм кешеләрдә аны үстерә алса, бу бик зур рухи көч. — “ТНВ”да татар тапшырулары аз дип зарлана халык. Сез “Чаллы ТВ” эфирында чыгучы дистәләгән татар тапшыруларын санап киттегез. “Татарстан-Яңа гасыр” татарча тапшырулар эшләп өлгермәгәндә башка телерадиокампанияләрнең иҗат җимешләрен күрсәтә алыр иде. Мәсәлән, Чаллы яисә Түбән Кама, Саба каналларының отышлы тапшыруларын эфирга чыгарырга була. Бу өлкәдә эшләр ничегрәк тора? — Мактанып әйтмим, мәдәни, тарихи тапшырулар эшләүдә, республикакүләм абруй казанган шәхесләр, язучылар, галимнәр, табиблар тормышын яктырту буенча безнең иҗат коллективының эше иң югары бәягә лаек. Һәм шушы нәүбәттән “Татарстан-Яңа гасыр” каналында безнең күп кенә тапшырулар дөнья күрде. Бу хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәр дигән өмет бар. — Рахман әфәнде, “ТНВ”да татарча яңалыкларны, тапшыруларны караганда журналистларның ниндидер түрәдән яисә урамда халыктан интервью ала башлаганда татарча белүчеләрне таба алмыйча азапланганын күрәсең. Татарча сөйләштерә алмагач, ул урысча синхрон бирергә мәҗбүр. Чаллыда да бу проблема бармы? — Ул проблема бар, кызганычка каршы. Сюжетларны безгә дә синхрон белән бирергә туры килә. Нишләтәсең, халыкның шактый өлеше татарча камил белми, алар урысча җавап кайтаруны кулай күрә. — Республикада татар теле — дәүләт теле булса да, ул үсеш ала алмый. Гәрчә урыс теле белән бертигез хокукта, ләкин татар теле кулланылыш тапмый. Ни өчен шулай? — Мин Сезнең белән килешеп бетмим. 1990 елда, мәсәлән, Чаллыда бер татар мәктәбе, балалар бакчасы, хәтта газета да юк иде. Хәзер татар мәктәпләре саны 20 дән артык, шул исәптән безнең телерадиокампания үзе ни тора! Бу өлкәдә зур эшләр башкарылды. Безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Бүгенге шартларда ни эшләргә була? Тел проблемасын шушы шартларда хәл итәргә кирәк. Минем фикерем шундый: күп нәрсә теге яки бу кешенең үзеннән тора. Безгә беркем дә гаиләдә балалар белән туган телдә сөйләшергә комачауламый, урамда да, эшләгән урыннарда да шулай ук. Ник икмәкне татарча сорап аласың дип, кибеттә берсе дә авызга китереп сукмый. Кем балаларыбызны татарча тәрбияләүдә аяк чала?! Беркем дә комачау итми. 70 нче елларда ук Эстониядә эстоннар бер-берсе белән бары тик туган телендә генә сөйләште, берсе дә тыя алмады. ә бит ул совет заманасы иде. Бар нәрсә үзебездән тора. Административ ресурслар гына кулланып та татар теленә өйрәтеп булмый. Кыйнап татарча сөйләштерү мөмкин түгел. Бу кешенең рухи таләбе, халәте булырга тиеш. Милләтне элек дин генә саклап калган, хәзер исә заман үзгәрде. Безгә иң беренче чиратта рухиятне сакларга, аны үстерергә кирәк. Монда кешенең белем дәрәҗәсе дә, халыкның үз тарихын, телен белү дә, хөрмәт итү, дин дә керә. Икенчесе — ул материаль байлык, яшәү дәрәҗәсе. Кешенең кесәсендә акча юк икән, аңа милләт тә, милли проблемалар да кирәкми. Рухият һәм материаль байлык яһүдләрне саклап калган. Татар милләт буларак саклансын өчен, халык рухи яктан да, материаль яктан да бай булырга тиеш. Милләтнең тамыры, бигрәк тә татарныкы авылда. Татар телен саф, камил белгән балалар бүген дә шуннан килә. Ләкин газ керсә дә, юллар салынса да, кайбер авыллар бетеп бара. Ни кызганыч, моңа халыкның битараф, үшән булуы да ярдәм итә. Үземнең туып-үскән авылым Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлекнең дә язмышы шундый. Колхоз бетте, халык шәһәргә күченә, бер-бер артлы тәрәзәләре кадакланган йортлар пәйда булып тора. Авыл хуҗалыгына акча кертмичә, терлекчелек һәм игенчелек продукцияләренә бәяләрне арттырмый торып, авылны саклап калып булмаячак. Халыкның хезмәте бәяләнергә тиеш. Бу Русия күләмендә алып барылырга тиешле сәясәт, әлбәттә. Анда мәктәпләрне, мәдәният учакларын да бетерергә ярамый, алар ябыла икән, авыл бетте дигән сүз. Ул бүген татарның терәге. Авыл юкка чыкса, тел дә, милләт буларак халык та бетә. Шушы хакыйкатьне аңларга иде.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|