|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2016 Җәмгыять
Ялларда Татарстанда кабат салкынайтаИртәгә, 16 гыйнварда Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак, томан. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 16 гыйнварда төнлә температура 13-18 градус салкын, аязганда – 21 градуска кадәр, көндез 11-16. Казанда иртәгә алмашынучан болытлы һава һәм салкын булачак, төнлә 16-18 градус салкын, аязганда - 20 градуска кадәр нульдән түбән, көндез – 12-14. 17 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән кар, буран.Төнлә һәм иртән температура 18-23 градус, ә аязганда 29 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез 8-13 градус нулҗдән түбән булса, көнчыгыш районнарда 18 градус. Юлларда бозлавык булачак.
--- |
Иң күп укылган
|