|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2016 Криминал
Танышлар бер-берсен үтерә...2015 елда Татарстанда көчләүләр белән бәйле җинаятьләр саны 164 процентка (!) арткан. Ә менә үтерү кебек җинаятьләр саны исә, киресенчә, кимегән. Бу турыда журналистларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең бүлек җитәкчесе Вячеслав Лычкин хәбәр итте. Кеше үтерү очраклары кимегән
Ул китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда республикада 269 кеше үтерү очрагы теркәлгән. Бу - 2014 ел белән чагыштырганда 7,9 процентка кимрәк. Ә менә әлеге җинаятьләрдә гаеплеләрне ачыклау күрсәткече исә, киресенчә, үскән һәм хәзерге вакытта 91,9 процент тәшкил итә.
- 2015 ел дәвамында хокук сакчылары барлыгы 239 җинаять буенча гаеплеләрне ачыклауга иреште. Өстәвенә, без узган елларда кылынган җинаятьләрне ачыклауга да зур игътибар бирдек. Нәтиҗәдә, шундый 16 җинаять эше судка озатылды, - дип белдерде Вячеслав Лычкин.
Әйтергә кирәк, кеше үтерү кебек җинаятьләрне күп очракта бер-берсен яхшы белгән кешеләр кыла икән. Андый фаҗигале хәлләр алкоголь кулланган хәлдә бәйрәм вакытларында теркәлә. Барча үтерүләрнең 80 процентын (!) нәкъ менә шушы төрдәге җинаятьләр тәшкил итә. Калган җинаятьләр исә, кагыйдә буларак, җәмәгать урыннарында кылына.
- Саннарга тукталсак, 2015 елда теркәлгән үтерү кебек җинаятьләрнең 194е исерек хәлдә кылынган. 149 җинаять моңа кадәр хөкем ителгән затлар катнашында килеп чыккан, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Билгеле булганча, соңгы вакытта илдә социаль-икътисади вәзгыять шактый катлауланды. Бу исә төрле юнәлешләр буенча җинаятьләр саны кинәт кенә арта башлауга китерде. Шулай да, кеше үтерү һәм шәхескә карата башка төр җинаятьләр буенча андый күренеш күзәтелми икән.
Көчләүчеләр кем?
Кызганыч, Татарстанда көчләү кебек җинаятьләр белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Вячеслав Лычкин китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда әлеге төр җинаятьләр саны 2014 ел белән чагыштырганда 164 процентка (!) арткан.
- Узган ел республикада барлыгы 222 көчләү белән бәйле җинаять теркәлде. Бу 2014 елда исә бу күрсәткеч нибары 84 иде. Монда бер үк зат тарафыннан кылынган 40-50 эпизодлы җинаятьләр дә аерым исәпкә алынган. Әлеге арту нәкъ менә шуның белән аңлатыла да инде, - ди җитәкче.
Хокук сакчылары узган ел барлыгы 217 шундый җинаять буенча гаеплеләрне ачыклауга ирешкән. Шунысы мәгълүм: җинаятьләрнең күбесен моңа кадәр хөкем ителгәне булган затлар кыла икән. Иң кызганычы: алар шулай ук зыян күргән затларга яхшы таныш кешеләр.
- Узган ел хөкем ителгән затлар тарафыннан кылынган андый җинаятьләр саны 121 булды. 67 җинаятьнең исә исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә кылынганлыгы билгеле. Әле алай гына да түгел, 12 очракта җинаятьтә бер төркем затлар гаепле. Балигъ булмаган затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны исә 6 булды, - дип белдерде Вячеслав Лычкин.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|