|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2016 Әдәбият
“Язучылар берлегендә 150–160 кеше калырга мөмкин”Төрле-төрле исем-ат кушылган елларның чираттагысын – Әдәбият елын да озатып җибәрергә дә күп калмады. Аның нәтиҗәләре турында ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов белән сөйләшергә булдык. - Татарстан әдипләре иҗтимагый оешмасының җитәкчесе буларак, сез Русиядә Әдәбият елыннан ниләр көткән, оешма алдында нинди максатлар куйган идегез? - Язучылар берлегенең Уставы бар, без шуның буенча яшәргә тиеш. Анда “язучылар югары сәнгать дәрәҗәсендәге әсәрләр иҗат итәргә тиеш” диелгән. Ел нәтиҗәләренә килгәндә, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы игълан ителгән иде. Хәтта иң әдәби журнал “Казан утлары” да “әдәбият елы” дигән сүзне әйтми: бары тик сан саен дүртенче тышлыкта парклар һәм скверлар рәсемен бирә. Үзеңнеке – үзәктә, диләр бит. - Президентның дүртәр йөз мең сум күләмендәге грантына татарча романнар язылуын ишетеп беләбез. Кемнәр ул авторлар? Нинди әсәрләр язалар? - Президентның махсус заказы белән, дәүләт заказы дип әйтик инде, алты язучыбыз татарның күренекле шәхесләре турында роман яза. Срогы – 31 октябрьгә кадәр иде. Ике роман инде язылып тапшырылды. Айгөл Әхмәтгалиеваның – татар театрында беренче актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында, Рөстәм Галиуллинның мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол турындагы әсәрләре әзер. Галимҗан Гыйльманов, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдулла үз әсәрләрен эшләп бетереп, ел азагынача тапшырырга тиешләр. - Ә нәрсәләр тормышка ашмады? Нинди проблемалар хәл ителмәде? - Гонорар мәсьәләсе. Драматургларыбыз шактыйдан бирле гонорар алмыйча яшәп киләләр. Бездә ТАИС дигән авторлык хокукларын яклау оешмасы бар. Ниндидер сәбәпләргә бәйле аның банктагы счетын ябып куйдылар. Һәм гомумән, гонорар түләү катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара. Әйтик, радио-телевидение гонорар түләми. Аның җитәкчелеге, киресенчә, язучылар-шагыйрьләр телевидениедә чыгыш ясаган өчен үзләре түләргә тиеш, дигән фикердә тора. Ялгыш фикер, әлбәттә. Эфирда яңгыраган һәр әсәр өчен гонорар түләнергә тиеш. - Элегрәк, илдә язучыларның һәм Язучылар берлегенең абруе зур булган заманнарда рәис тә ким дигәндә халык депутаты булып, законнар чыгаруда катнашкан, иң югары җитәкчеләрнең ишеген ачып керә, әдипләрнең барлык гозерләрен җиткерә алган, ә кайвакыт хөкүмәттә берәр саллы вазифа да биләгән. Язучы сүзе һәркайда үткән. Ә бүген ничек? Язучыларны хәзер ишетәләрме? Әдәбият елы сылтавы белән булса да республика җитәкчелегенә турыдан-туры мөрәҗәгать итә аласызмы? - Вәзгыять үзгәрде. Бу бездә генә түгел, бөтен Русиядә шулай: язучылар арасында халык депутатлары юк диярлек. Бездә өч халык депутаты бар иде, тик инде Туфан Миңнуллин вафат, ә Роберт Миңнуллин пенсиядә. Дәүләт Советында бердәнбер әдип Разил Вәлиев калды, ул әле нәрсәләрдер эшләргә тырыша. Закон чыгару мәсьәләсенә килгәндә, мин Татарстанда ниндидер закон чыга, дигән фикердән ерак. Кануннар Мәскәүнеке белән тәңгәлләштерелде. Мин хәтта, кирәкме икән илгә шулкадәр депутатлар корпусы, дигән уйга да киләм. Дәүләттә бер-берсен кабатлаган өч структура бар: президент аппараты, министрлар кабинеты, парламент. Һәм барлык регионнарда да шушы модель кабатлана. Соңгы елларда шулкадәр бюрократия башланды. Моны Татарстан җитәкчелеге дә аңлыйдыр, тик Русия дәрәҗәсендә әлеге проблема хәл ителмәгәч, ни кыласың? Аларны тотуга күпме чыгымнар китә! Шуңа күрә бүген язучының депутат булу-булмавыннан гына бернәрсә дә үзгәрмидер, дип уйлыйм. Үзебезнең республикага килгәндә, Язучылар берлеге рәисе булып сайланганнан соң Президент мине ике тапкыр кабул итте, гозерләребезне тыңлады. Безнең Язучылар берлеге болай да Русиядә һәм үзебездәге алты иҗат берлеге (композиторлар, рәссамнар, журналистлар һ.б.) арасында иң күп финансланган оешмаларның берсе. Игътибар быел гына түгел, былтыр да, аннан алда да зур булды, киләсе елда да (каешларны ныгытыбрак буарга туры килсә дә) булачак, дип уйлыйм, чөнки язучылар халыкка хезмәт итә, әхлак тәрбиясе бирү белән шөгыльләнә. - Әдәбият – гомуми, абстракт төшенчә тоелса да, ул бит конкрет әдипләрнең хезмәтеннән, аерым әдәби әсәрләрдән тора. Быел кемнәр ниләр язды? Язучылар берлеге моны күзәтеп барамы? - Шәхсән үзегез өчен быел әдәбият белән бәйле нинди вакыйганы, яки шәхесне, яки кайсы китапны иң истә калырлык дип саныйсыз? - Язар өчен вакыт азрак, шуңа күрә үзем нәрсәдер яздым дип берәр әсәремне күрсәтә алмыйм. Шулай ук Язучылар берлеге әгъзалары арасында да быел алай егылып китәрлек әсәр тумады кебек. Ләкин безнең горурланырлык бер эшебез бар: Фатих Кутлу татар язучыларының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә. Быел Төркиядә аның тәрҗемәсендә татар язучыларының хикәя җыентыгы дөнья күрде. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә без шулай ук Аяз Гыйләҗевне дөньяга танытабыз. Инде менә Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча Төркиядә докторлык диссертацияләре яклана, аны бүтән чит телләргә дә тәрҗемә итү башланды. Төркиядә Аяз Гыйләҗевне Чыңгыз Айтматов дәрәҗәсендәге, хәтта аннан да каләмлерәк, саллырак прозаик дип таныйлар. Фатих Кутлу хәзер “Ягез, бер дога” әсәрен тәрҗемә итү белән мәшгуль. Ул Габдулла Тукайның 130 еллыгына 130 шигырен юлга-юл тәрҗемә итте. Төрек шагыйре Али Акбаш әдәби тәрҗемә өстендә эшли. Тукай моңарчы төрек телендә бик аз тираж белән, юлга-юл тәрҗемә дәрәҗәсендә генә басылган. Әдәби яктан камил эшләнгән китап киләсе елда чыгар, дип көтәбез. - Язучыларга шаһәсәрләр тудырырга нәрсә комачаулый? - Картлыклары комачаулый. Ә яшьләргә берегеп иҗат итү сәләте җитми. Алар төрле тусовкалар белән артык мавыга. Әйтик, менә “Калеб” җыены хәзер бик популяр. Үз иҗатларын күрсәтүдә Язучылар берлеге ролен алар инкяр итә. Язучылар берлеге аларның тәрҗемәләрен эшләтеп, Мәскәүдә чыгармаса, алар үз казаннарында гына кайнап, алай ук билгеле булмас та иде. Яшь язучыларны чакырып, читтәге яшьтәшләре белән аралаштырабыз. Әсәрләрен тәрҗемә итәргә дип Әзәрбайҗанга җибәрдек. Без шуларны эшләмәсәк, яшьләр әнә шул “Калеб” тирәсендәге тусовкаларда гына танылыр иде. Бәлки, бу яшьлек максимализмыдыр, ләкин яшьләр Татарстан Язучылар берлеге эшләреннән читләшә, үзләре инициатива күрсәтеп, язучылар оешмасы белән берлектә эшләргә теләми. - Яшьләр журналы вәкиле буларак, мине, әлбәттә, әдәбиятта остазлык, буыннар алмашы мәсьәләләре дә, яшь татар язучыларына иҗат итү шартлары – аларның социаль мәсьәләләре, матди хәлләре дә борчый. Пенсионерларга ай саен өстәмә түләү әйбәт инде ул, сезнең белән әңгәмә барышында бигрәк тә халык язучыларыбыз өчен сөенеп куйдым әле менә. Ләкин матди хәлләре тотрыксыз булудан, акча җитмәүдән иң әүвәл яшьләр интегә. Язучылар берлегендә пенсионерлар күбрәк, дидегез. Ә яшьләрдән ничә кеше кабул ителде Берлеккә? Һәм аларга нинди ярдәм күрсәтелә? - Нинди ярдәм турында сүз бара соң? - Һичьюгы, китап чыгаруда, чөнки китабы булмаганнар Язучылар берлегенә кабул ителми бит. Чыганак: "Идел" журналы
Рузия САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|