поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.01.2016 Әдәбият

Тиңсез яр (ХИКӘЯнең ДӘВАМЫ)

Зиннур Тимергалиевнең "Тиңсез яр" дигән хикәясенең дәвамын эләбез. Башын 2300гә якын кеше укыды.

 

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=13634

Мәхәббәткә сусаган кызга, елмаеп, егетләр тарафыннан әйтелгән беренче назлы сүз җитә калды. Шуннан бирле кызның уенда ятса да торса да гел Рифат булды. Әтисенең дә таянып йөри башлаган таяк башы сынмаган иде. Аны кыз, егетне күрү теләген җиңә алмыйча, үзе каерып сындырды. Тик тимерчелеккә баргач, егет кенә аның белән сөйләшергә теләмәде. Кичә төнлә белән дә койма аркылы Рифатны Радиләнең күзләре озатып калган иде. Тик егетнең очрашып йөргән кызы бар, булмаса да Радилә өчен бер файдасы булмас. Егетләр аның тарафына күз салмыйлар. Кыз бар ялкынын уч төбенә җыйды да өенә кереп ятты. Башыннан юрганын ябынып яткач, әтисе ишетмәсен дип, тыелып кына өметсез сөю сагышыннан сулкылдап елап җибәрде. Шулай елаган килеш йоклап та китте.

 
––Әйдә, утырма юл уртасында–Радилә, Рифатның кулын алып, җилкәсенә салды да күтәреп аягына бастырды.
 
––Ник, миңа кая теләсәм, шунда утырсам ярамыймыни?
 
––Ярый-ярый–дип, кыз егетне көйләргә тотынды, монда акыл сату бер файдасыз икәне аңлашылып тора, егет исерек.
 
––Кая алып барасың инде мине син?
 
––Әйдә, атла, капка төбегезгә кадәр озатып куям.
 
––Хе, егетләр озатасың инде алайса, ну ярар, ә мин сине шул хуттан өйгә алып кереп китсәм нишләрсең–дип авызын ерды егет.
 
––Ярар. Шулай итәрсең, атла инде––Радилә Рифатны өйләренә таба алып китте.
 
Кыз таза гәүдәле булса да, егет бик җиңел түгел икән, көчкә капка төпләренә кадәр өстерәп алып килә алды Рифатны.
 
––Уфф. Кулларым өзелеп төшә дип торам.
 
––Ие, кызык булды инде бу, мине әле кызларның озатканы юк иде моңарчы.
 
––Өеңә керә аласыңмы?
 
––Алам–дип, егет кыздан кулларын ычкындырган иде, чак капкага  тотынып калды– Тәк булмый.
 
Радилә капканы ачты да, егетне эләктереп, ишек алдына таба сөйрәде. Ишек алдындагы кыз белән егетнең булышуы, өйдәгеләрне дә игътибарсыз калдырмаган, болдырга Шәйһетдин абый белән Флүрә апа килеп чыктылар. Радиләгә таянып торган Рифатны күргәч, ни әйтергә дә белми аптырап калдылар. Беренче булып Шәйһетдин абый телгә килде.
 
––Нишлисез сез  ишек алдында, шау-гөр килеп?
 
Атасын күргәч, Рифат айнып киткәндәй, кыздан кулларын аерып,тураеп басты.
 
––Менә әти-әни сезгә килен алып кайттым.
 
––Нәрссә?
 
Бу сорау Шәйһетдин абый белән Радиләнең авызыннан берьюлы яңгырады.
 
––Менә әти-әни таныш булыгыз, киленегез Радилә––дип кабатлады егет.
 
––Син ,исерек баш, нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсынмы?
 
Радилә сүз әйтә алмыйча тора иде бу вакытта, нинди булмаганны сөйли бу, аны мыскыл итеп.
 
––Ник, нәрсә булган, әллә Радилә ошамый мәллә сезгә? Бөтен авыл мактый бит аны. Шәһәргә китәм дип йөрми.
 
––Рифат җитте, уенның да ахыры була–дип, көчкә телен әйләндереп әйтә алды кыз.
 
––Юк, җитмәде, менә хәзер капканы бикләп куям да сине кайтармыйм, иртәгә үк никах укытабыз. бетте китте.
 
––Синең үзеңне бикләп куярга кирәк башт––адип, ата кеше улының якасыннан тотып йортка таба сөйри башлады, шулай да ниндидер өмет туктатты ата кешене, әллә инде ... .
 
––Кызым, чынлап шулай килешмәгәнсездер ич,-дип, кыздан сорады ул.
 
Флүрә апа сүз әйтерлек түгел, авызын яулык очы белән каплап, боларны күзәтә. Бер яктан исерек малай өчен оят, икенчедән, шулай теләсә нәрсә сөйләшүе оят.
 
––Юк, сез нәрсә Шәйһетдин абый, бер андый сүз булмады.
 
––Бу исерек башка үпкәләмә инде кызым, иртәгә акыл кертәм мин аңа, айнысын әле башта.
 
––Сау булыгыз––дип, баштан аякка кадәр кызарган кыз капкадан йөгереп чыгып китте, шулай йөгереп, өенә дә кайтып җитте. Булган хәлләрдән соң ни еларга, ни көләргә белмәде кыз, башы түнеп озак болдыр баскычында утырды әле.
 
 Икенче көнне, айныган малаен акылга утыртам дип, бик каты тотынган иде дә Шәйһетдин абый, барып чыкмады. Рифат Радиләгә өйләнәчәген катгый итеп әйтте.
 
––Син нишлисең, ә?  Башың бераз уйлый беләме синең?  –дип, Флүрә апа тыярга тырышып карады улын. 
 
Билгеле, Радилә кебек кыз алар йортына килен булып төшсә,  бик шат кына булырлар иде, монда көтмәгәндә  уйламаганда малай шулай сөйләнә бит. Үгет- нәсихәтне колагына да элмәде Рифат. Улларның соңгы сүзе ата –ананың тез астына ук китереп сукты.
 
––Радиләгә өйләндермисез икән, бүген үк өйдән чыгып китәм.
 
Төпчек улларын төп йортта калдырырга дип, бар көчен куеп килгән ата-ана өчен бу бик хәтәр сүз иде. Икесе дә, лып итеп, артларына утырдылар. Димәк, малай сүзеннән кайтырга уйламый да.
 
––Ярар алайса––дип, урыныннан купты ата кеше –Флүрә киен, Дамирларга барып, Радиләнең кулын сорыйбыз.
 
––Атасы, син дә ычкына башладың мәллә? –дип каршы төште әни кеше.
 
––Барабыз, бетте- китте, күсәк тотып куып чыгарсалар да барабыз, ояты менә моңа булсын.Нәрсә, сиңа Радилә ошамый мәллә хатын?
 
––Радилә әйбәт кыз да үзе, килен булса, бик яхшы булыр иде дә, бу бит бөтенләй уйламаган җирдән килеп чыккан хәл.
 
––Ошый икән барабыз, тор, киен ,бетте- китте.
 
 Дамирлар йортына чәч төпләренә кадәр оялып килеп керделәр Шәйһетдин белән Флүрә, шулай ук ояла  гына теләкләрен җиткерделәр.
 
––Менә шул сеңлем, кыйнап чыгарсаң чыгырырсың, без  башка берни дә әйтә алмыйбыз. Чыгасыңмы сеңлем безнең улыбызга кияүгә?
 
 Беркайчан да үзенә насыйп булмаячак егетнең аңа өйләнергә теләге апптырашта калдырды кызны. Ничек инде ул, җаның теләгән, тешеңне сындырып керә ала. Рифат аны яратмый бит, ә ул үзе- Радилә- яратамы соң аны? Ярата гына микән,  җанын ярып бирергә риза кыз егеткә. Көне –төне уеннан куып та китмәгән кеше аның белән бергә тормыш башларга тели, тагын нәрсә кирәк инде гашыйк йөрәккә. Тик бу бит ялгыш кына эшләнә бит, нигә шулай килеп чыкканын аңлый алмый тора кыз.
 
Башларын иеп, кыздан җавап көтеп утырган ата-анага аяз көнне яшен сукан кебек Радиләнең җавабы яңгырады.
 
––Риза–диде кыз – мин Рифатка кияүгә чыгарга риза.
 
Мондый җавапны атасы да, оялып утырган Шәйһетдин абый белән Флүрә апа да көтмәгәннәр иде.
 
––Кызым, уйлап әйтәсеңме сүзеңне, әллә уйнапмы–?дип сорады Флүрә.
 
––Уйлап әйтәм, мин сезнең йортка килен булып төшәргә риза.
 
Әйе, Радилә уйлап җавап бирде. Бу бәхетнең озак бармаячагын уйлап. Озак тормыйча  аерылашалар алар барыбер. Рифат аны яратмый. Ичмасам, кияүдән  кайткан булып саналырмын, дип уйлады кыз. Бәлки, Ходай насыйп итсә, балага да узып калырмын, шуның белән юанып яшәрмен, дигән фикергә килеп ризалыгын бирде кыз.
 
 Олылар барысы да, тирән итеп, авыр сулап куйдылар.
 
 Калганы барысы да төш кенә кебек тоелды, туйлар гөрләп узды, яшьләргә изге теләкләр дә әйтелде. Шулай итеп Радилә, бар авылның исен китереп, Шәйһетдин абый йортына килен булып төште.  Киленне Шәйһетдин абый белән Флүрә апа бик яраттылар. Радилә аларга башка киленнәре кебек” әти-әни” дип түгел, ә “әткәй-әнкәй” диеп эндәште. Йорттагы хатын- кыз эшләренең күбесен үзенең өстенә алды яшь килен. Бусы бигрәк Флүрә апага бик ошады. Аннары бар тормышын малайлар һәм ире белән үткәреп, йортта үзенә аралашырга хатын- кыз булмаганга тансыкланган каенана өчен бу зур шатлык булды килене. Кыз алып кайтырга бик теләде ул, тик менә ходай насыйп итмәде шул. Ахыры шуңа төпчек киленен каенана үз кызы кебек кабул итте.Рифат та чит итмәде хатынын, куенына алгалады, билгеле, Радилә теләгән наз белән түгел, шулай тиеш булган өчен генә. Ни өчен шулай тик торганда аның өйләнеп ташлавы сер булып кала килде. 
 
 Тормыш алга таба тәгәри бирде, Рифат әтисе белән көннең көн буена тимерчелектә булды, Флүрә апа йорт эшләрен карады, Радилә көндез мед.пунктта, аннан кайткач, каенанасына булыша. Радилә, тыштан күрсәтмәсә дә, эчтән ут янып яшәде. Чөнки бу бәхетнең озак бармаячак икәнен бик яхшы аңлый, кайчан да булса, Рифат аны кочагына алмый башлаячак, акрынлап, яшь гаиләдә тавыш чыгачак, аннары аерылышу, алга таба инде тормыш буйлап үзең генә атлау. Тик аның бу минутларны бик тә сузасы килде, иренә назын мөмкин кадәр күбрәк бирергә тырышты, өс- башын гел карап юып торды, кайтышына тәмле ашлар әзерләде. Тик күпме генә сузма, ул көн акрынлап якынлашты.
 
 Кичке ашны ашарга утырганнар иде шулай, Флүрә апа итле аш пешергән, башта ашны ашадылар, аннары өстәл өстенә табагы белән ит китереп куйдылар. Кинәт ит исе борынына килеп керүгә, яшь килен укшып косып җибәрде. 
 
––Килен ни булды? ––дип сорады Флүрә апа, борчылып.
 
––Белмим, әнкәй, ит исен күтәрә алмыйм, итнең үзенә күзем төшүгә косасым килә.
 
Каенана белән каената бер-берсенә карап куйдылар.
 
––Токсикоз.
 
Радилә каенанасына борылып карады, ул, медик буларак, токсикозның ни икәнен бик яхшы белә. Ничек токсикоз, шулай тизме? Үзе, ярамаган эш өстендә тотылгандай, оялып кызарып чыкты, аннары ян бүлмәгә кереп китте.
 
––Нинди авыру соң ул токсикоз? –дип сорады Рифат әти -әнисеннән. Бу сүз аңа әлегә бөтенләй таныш түгел.
 
––Менә шундый, улым, тиздән әти булачаксың–дип җавап бирде әнисе.
 
––Әти булам, ничек алай бик тиз, ә кайчан, ничек булам?
 
––Анысын хатыныңнан сора инде––дип авыз ерды Шәйһетдин абый.
 
 Рифат урыныннан торды да ян бүлмәгә хатыны янына кереп китте.
 
––Әнисе, син анда сыер тагарагын кузгаткан дигән идең бугай–диде Шәйһетдин абый.
 
Бергә озак еллар гoмер иткән ир канатын бик тиз аңлап алды Флүрә.
 
––Ие шул атасы, әйдә, мин дә синең белән чыгам–дип, урыныннан кузгалган иренә ияреп, ишек алдына чыгып китте каенана.
 
 Рифат ян бүлмәгә килеп керде, хатыны мендәргә капланып яткан, аңа борылып карамады. 
 
––Күптәнме  инде? –дип, сакланып кына сорады ул Радиләдән.
 
––Бер ай тирәсе, районга барып күренмичә, төгәл әйтеп булмый.
 
––Алай. –ир хатынның баш очына килеп утырды. 
 
Менә шул вакытта Рифатның башы күсәк белән органдай әйләнеп китте, эчтән генә сыкрап үзенә сорау бирде.
 
––Нәрсә эшләдем мин, тиле баш?
 
––Исеңдә тот, мин баланы алдырмаячакмын, ни генә дисәң дә табачакмын.
 
––Ничек алдырырга, тукта, мин бит бер сүз дә әйтмәдем бит әле.
 
––Әйтерсең дип көтмим дә, мин беләм барын да.
 
––Нәрсә беләсең?
 
––Миңа яратып өйләнмәдең син.
 
––Син беләсең–дип уйга калды булачак әти кеше.
 
 Узган көз ул кабат, ныклап сөйләшергә дип, Гүзәлияне капка төбенә чакырып чыгарды. Ие, шулай булды. Шәһәргә китү-китмәү турында сүз кабаттан кузгалды. Рифат инде яртылаш кыз артыннан шәһәргә китәргә ризалашып та килә иде. Бер яктан яраткан кызы, кыз да аны чит итми, бергә тормыш корырга риза. Икенче яктан әти-әнисе, алар бер дә теләмиләр аның да читкә чыгып киткәнен. Чыгып китә калса, әти-әнисе ризалашырлар, билгеле, соңыннан. Тик инде бераз ирләр характерын да күрсәтеп аласы килде аның кызга.
 
––Һаман шәһәр дә шәһәр, мин бозау мәллә сиңа артыңннан ияреп йөрергә.
 
Бу сүз Гүзәлиягә җитә калды, һаман авылдан чыгып китәргә киреләнеп торган егеткә болай да ачуы чыгып утыра иде.
 
––Бозау булмый тагын кем инде син, шул тимерчелеккә арканлап куйганнар инде сине.
 
Бу сүзләр Рифатка җитә калды.
 
––Кем, минме?
 
––Син.
 
––Ярар алайса, бозау булсам, ычкын, бар үзең генә шәһәргә.
 
––Нәрсә үкереп елар дип белдең мәллә, синең килгәнне көтеп яткан дип уйласаң, бик ялгышасың.
 
––Нәрс-с-с-с-ә?
 
––Нәрсә ишеттең, шул.
 
––Шулаймыни әле, тагын син сөйрәлчек мине үзеңә өйләндерергә исәбең идемени? 
 
––Һай җаным, өйләнмә, бар аттыр анаң янына, беткән ди шәһәрдә егетләр, әле ниндиләре генә бар анда.
 
––Нәрсә, авылда мин тапмам дип белдеңме әллә өйләнергә кыз, синең кебек сөйрәлчек булмаганнары да бар.
 
––Бар -бар, ычкын дидем бит. Сине көтеп утырганнарны тап.
 
––Хуш, алма бөртегем.
 
––Пока, чау, дүрт ягың кыйбла.
 
 Үзенең шул дөм сукыр булып йөргәнен Рифат күтәрә алмады. Авыл уртасындагы бер йортта, читтән китереп, аракы саталар, шуннан бер ярты аракы алды егет. Ерак китми,авызыннан гына эчеп тә бетерде. Ачылыгын сизмәде хәтта. Тик менә өенә кайтып җитә алмады, исереп, аяк атламас булып, юл уртасына ук утырды. Торып китә алмый азапланып утырган вакытта, Радилә  чак өстенә басмады аның шунда. Менә шунда инде Рифат, Гүзәлиягә үч итеп, xәзер үк өйләнергә карар кылды. Әти-әнисе каршы булсалар да ,егет үзенекен тукыды, өйләнәм менә шул сезгә.
 
 Рифат урын өстендә тау шикелле яткан яшь хатынына күз салды.
 
Радилә урыныннан кузгалмый ята бирә.
 
––Яратмаганны белгәч, нигә кияүгә чыктың алайса?
 
––Шуңа.
 
––Нәрсә шуңа?
 
––Үзең бел.
 
––Нәрсәне үзең бел?
 
––Шуны үзең бел.
 
Хатыныннан төпле җавап ала алмасын аңлаган булачак әти кеше аны калдырып чыгып китте. Ире чыгып киткәч, Радилә торып утырды, сакланып кына эчен тотып карады.
 
––Борчылма, балам, без менә икебез дә бик яхшы итеп яшәрбез әле. Яратмаса –яратмасын безне әти. Мин сине яратам бит балам.
 
 Рифат кызган баштан эшләп ташлаган хатасын картлар әйтмешли “күпер чыккач”  кына аңлады. Xәзер нишләргә тиеш инде ул? Бу кочакка сыймас хатын белән гомер итәргәме? Яратмаган кеше иртә торса, кич ятса да күз алдында булачак. Ә аерып җибәрсә, әле дөньяга тумаган баласын ана карынында ук ятим итәсе. Аңа намусы кушмый,. Эх, хата эшләү бик тиз, ә артыннан түләсе бәһәсе бик зур. Уйлый-уйлый, булачак ата кешенең башы түнәр дәрәҗәгә җитте. Яратмаган хатынны күрмәс өчен, ул кара төнгә кадәр тимерчелектә кайнаша башлады, имеш эше күп. Тик алай да барып чыкмады, төннең кайсы вакытында кайтмасын, йокларга ятмый аны Радилә көтте. Газ плитәсендә ашын да, чәен дә ул кайтышка әзер тоттты. Бу бигрәк Рифатның ачуын китерде, җитмәсә:
 
––Абау, әтисе күп эшли башлады, кая әле кайнар аш салып бирим үзенә–дип ,иренә назлап эндәште.
 
 Киленнең көмәне зурая башлаган саен, каенана белән каената аңа авыр әйберләр күтәртми башладылар.
 
––Кызым, куй, үзебез эшләрбез––дип, кулыннан тартып алалар.
 
Бусы да ачуын китерде Рифатның, хан кызы мәллә ул шул хәтле, кияүгә алганнарына рәхмәт әйтсен башта.
 
Билгеле, Радилә иренең үзеннән читләшүен бик тиз сизеп алды, элек тә һай дип тормый иде аның өчен Рифат. Шулай булса да түзде яшь хатын, бәxетле көннәрнең соңгы минутларына кадәр татып калырга теләде . Башка мондый бәxетле көннәр аның бер- кайчан да булмаячак бит. Ире аны яртмаса да, аның Рифатка карата мәхәббәте сүнә алмады. Булдыра алмады яшь хатын, ирен күңел түреннән чыгара алмады. 
 
  Тимерчелек эчендә бүген тагын эш кайный, Рифат сандал өстендә тимер кисәген кыйный, Шәйһетдин абый алачыкның тышкы ягында, ташкүмер кайтарткан иде, шуны урнаштырып йөреше. Кинәт еракта “һәй” дип кычкырган тавыш ишетелде. Шәйһетдин күтәрелеп карады, тимерчелеккә, тыңламас аякларын ашыктырырга тырышып, кодасы Дамир килеп ята. Дамир абыйның авыру аяклары онытылган ахыры, онытылсалар да үзен бик тыңламыйлар, хуҗа кушты дип ашыгып атларга  тырышмыйлар. Кода кеше таягына таянса таяна, таянмаса юк, ара-тирә шул таягын һавада болгап ала “һәй”.
 
Шәйһетдин, туктап, кодасының килеп җиткәнен көтеп тора башлады, тавышка алачыктан Рифат та чыгып атасы янына килеп басты, ул да бабасын күреп алды.
 
––Улым, ул-бу булмагандыр ич?.Килен ничек калды анда?
 
Радилә декретта утырса да, авылда башка фельдшер бумаганлыктан, авыл халкы аның янына үз зары белән килүдән туктамаган иде.
 
––Рәшит малаеның эче авырта дип алып киткәннәр иде, сукыр эчәк, шул малайны больницага илтә китте.
 
––Аллага тапшырган, улым, хәерле генә була күрсен, килен авыраеп беткән бит инде.
 
Ниһаять, Дамир кода алар янына титаклап килеп җитте.
 
––Кияү,  кода,малай бар, малай! – Аның күзләре ут булып яналар, шатлыгы эченә сыймый, йөзе балкыган.
 
–– Килен малай алып кайттымыни?
 
––Ие, инде юлда барганда ук авырый башлаган, Рәшит малаен хирургиягә алып кереп киткәннәр, кызны роддомга. Кияү син телефоныңны үзең белән алмагансың икән, миңа шалтыраттылар. Радилә малай алып кайтты диделәр, авырлыгы дүрт кило җиде йөз, буе илле сигез сантиметр. Таза малай, пәһлеван инде, перәме пәһлеван.
 
––Тукта кода, аның кадәр дулкынланма, әйдә әле–дип, аны кодасы алачыкка таба сөйрәде.
 
Шәйһетдиннең иңенә таянган килеш, сөйләнүен дәвам итте Дамир абый.
 
––Кода, аңламыйсың син мине, синең әнә дүртенче онык, минем бит беренче, беренче.
 
––Булыр, булыр кода, синең дә беренче артыннан икенчесе дә, өченчесе дә булыр.
 
Юк, аңламый гына бит кодасы, Дамир башын селкеп куйды.
 
––Бабай будым бит мин дә, синең кебек бабай, кода, чукырак мәллә син?
 
––Соң бик яхшы, безнең яшьтә бабай булалар инде ул,-дип елмайды кодасы, аннары улына борылып эндәште– Нәрсә катып торасың? Бар, роддомга оч, хатыныңын хәлен белеш.
 
 Бу хәбәрне ничек кабул итәргә белми катып басып торган Рифат дерт итеп уянып китте. Аннары картларга бер сүз әйтми, авылга таба атлап китеп барды.
 
Алачык эчендә ике кода берүзләре генә утырып калдылар.
 
––Ну, болай булгач, моны билгеләп үтми булмас инде–дип, Шәйһетдин тимер шкафына таба атлап китте. Дамирның алачыкта күп тапкырлар булганы бар. Ул тимер шкафта нәрсә сакланганын да бик яхшы белә.
 
––Тукта кода, анысын алма әле син,-дип ,кодасын туктатты.
 
––Ник?
 
––Мин кибеттән башкасын алып чыктым килешли, беренче онык бит, арзан гына булмасын. Куеныннан биш йолдызлы коньяк чыгарып, сандал өстенә куйды.
 
––Ууу, болай булгач шкафны ачмыйбыз инде––дип ,Шәйһетдин кире килеп коньякны кулына алды, аннары ,үрелеп, яндагы верстак астыннан ике пластик стакан алып, шуларга коньякны агызды– Закускасы юк икән.
 
––Кирәкми кода закускасы, ачысы безгә булсын, онык елак булмас, әйдә әле дәү кеше бәxетенә.
 
 Ике кода, күтәреп, стаканнарны бушатып куйдылар.
 
––Аббау, усал бу.
 
––Онык усал булмас.
 
––Булмас, булмас кода, әле бит без, бабайлар, бар аларны тәрбияләргә–дип ,кодасының аркасыннан кагып алды Шәйһетдин.
 
  Кинәт ишек ягыннан тавыш ишетелде.
 
––Һе,  авылда бабайлар начар яшәми икән.
 
Ике бабай да ишек ягына борылып карады. Анда заманча киенгән , көне җылы булса да, иңенә күн куртка салган,  пеләш башлы, чандыр гына утыз яшьләр тирәсе егет басып тора. Аның артында буе метр да җитмеш тирәсе, киң күкрәкле, иптәшеннән яшьрәк икенче егет тора. Анысының сугыш чукмары икәне әллә каян күренеп тора, йөзендә нур әсәре юк, борыны сынык.
 
 Пеләш баш, тимерче сандалына килеп, коньякны кулына алды.
 
––Ху, не хала -бала, биш йолдызлы.
 
Сынык борын ,елмайган төс чыгарып, тешләрен ыржайтты. 
 
––Син энем, бер дә исәнләшә белмисең мәллә–дип ,Шәйһетдин, егетнең кулыннан шешәне  тартып алып, кире сандалга куйды. Дамир, эндәшмичә, боларны күзәтеп тора башлады.
 
––Ай, гафу итегез инде, исәнмесез бабайлар, нәрсә бәйрәм итеп утырасыз шулай?
 
––Онык туды.
 
––Онык әйбәт инде, бәлки миңа да өлеш чыгар.
 
Шәйхетдин абый пеләш башка коньяк салып бирде.
 
––Мә эч.
 
––Ярар тазалык, саулык белән үссен сезнең онык-дип, пеләш баш конякны авызына аударды.
 
––Шуннан ни йомыш иде?
 
––Йомыш дип, менә карап торам, эшең яхшы гына бара икән, коньяк та алып эчә алгач, бигрәк тә яхшы  Акчаң күп булгач, башкалар белән дә бүлешергә кирәк  бабай. Үзең олы кеше, шуны да белмисеңмени?
 
––Кем белән бүлешергә тиеш инде мин?
 
––Менә минем белән, әнә аның белән,-дип, сынык борынга төртеп күрсәтте пеләш.
 
––Алай икән, ә сез кем әле шул хәтлек, сезгә акча тоттырып җибәрергә.
 
––Мин менә эшсез ятим бала, ул да ятим, акча да юк безнең, син безнең белән бүлеш инде бабай–дип авызын ерды пеләш, аңа кушылып, сынык борын кабат ыржаеп куйды.
 
––Акча кирәк булгач эшләргә бит энем.
 
––Ай, мин бер дә эшли алмыйм шул, мин инвалид, көчкә селкенеп йөрим, әнә аның да башы эшләми, кем сүз тыңламый, шуның маңгаена кундыра берне. Әй, тукта-тукта, акча бирмибез дип,бабайлар шаярта гына бит–дип, пеләш кулларын йодырыклап килә башлаган сынык борынны туктатты.
 
Шәйһетдин да, Дамир да аңлап алдылар: болар, эшмәкәрләрне куркытып, акча җыеп йөри торган бандитлар. Боларга бер акча түләсәң, гомер буе түлисе булачак. Болай авыл халкына тими торганнар иде моңарчы.
 
––Күпме кирәк инде сиңа акча? –дип, Дамир сорап куйды.
 
––Юк, без андый сараннар түгел, безгә шул ипилек-тозлык җитә, ай буена эшләгән акчаңның утыз проценты булыр–дип авызын ерды пеләш.
 
––Алай, ай саен түләп барасы инде алайса.
 
––Менә бит, әйттем мин сиңа, бабайлар шаярта гына–дип, пеләш иярченә сүз катты– Ә син тик торганда, олы кешегә кул күтәрмәкче буласың. Сез, бабайлар, аңа ачуланмагыз инде, болай начар егет түгел ул.
 
––Ул шундый бик каты авырумыни?
 
––Бик каты авырта бабай, нишләргә дә белмим инде аның белән–дип, мыскыллап җавап бирде пеләш.
 
––Кая, үзем карыйм, бәлки берәр киңәш бирә алырмын. Кил әле монда энем, яшь кешегә алай авыртып йөрү ярамас–дип, Шәйһетдин сынык борынны үзенә бармагын бөгеп чакырды.
 
 Сынык борын, көлемсерәп, бабай каршына килеп басты.
 
––Ие шул, бик каты авыру икәнсең син энем, хәзер, борчылма, бик тиз аякка бастырам мин сине–дип Шәйһетдин абый, гомере буе тимер кыйнап, күптән кувалда чүкеченә әйләнгән йодырыгын сынык борынның ияк төбенә китереп орды. Бабай кешедән мондый һөҗүмне көтмәгән егет, чәчрәп, җир идәнгә килеп төеште, килеп төште дә аңын җуйды.
 
––Син, карт усрак, нишләгәнеңне беләсеңме? –дип, Шәйһетдин абый өстенә килә башлаган пеләшнең моңарчы сүсез генә утырган Дамир  сул кулыннан эләктереп алды да шатырдатып кысты.
 
Кулы тискига караганда да катырак кысылган пеләш, авыртуга чыдый алмый чинап, идәнгә чүкте.
 
––Иииии, падла ,җибәр кулны, сындырасың.
 
Аның артына басып, Шәйһетдин абый, Дамир кодасы кебек, пеләшнең муеныннан эләктереп кысып алды. 
 
––Бля, сукалар.
 
––Абау энем, бик тәртипле генә сөйләшә идең бит әле, син дә каты авырып киттең мәллә? Булышмый булмас, кода ничек уйлыйсың ,телен ,сандалга салып, чүкеч белән төйсәк, файдасы булыр микән?
 
––Болай гына булмас ахыры кода, минемчә, башта телен күмер өстендә тотып, бар шакшы сүзләрен көйдереп бетерергә кирәк булыр.
 
––Ничек энем, дәвалап җибәрикме үзеңне? –дип, Шәйһетдин пеләшкә эндәште.
 
––Кирәкми, уйййй, җибәрегез.
 
––Кода, ничек дисең?
 
––Кирәкми ди бит кода, мескен, сырхау килеш яшәр инде шулай, ярдәм итәбез дигәндә каршы килә, җибәр кода, тизәккә бассаң, сасысы үзеңә йогар.
 
––Ие, сасыды шул, фу–дип, Шәйһетдин пеләшне кулыннан җибәрде.
 
Пеләш, сул кулын тотып, идәнгә чүкте, ике бот арасы юешләнгән, авыртуга чыдый алмый, астына җибәргән икән.
 
––Фууу, бар энем, монда алачыкны сасытып торма, бу бер капчык бугыңны ал да сыпырт моннан–дип, Дамир идәндә аңына килә алмый аунап яткан сынык борынга төртеп күрсәтте.
 
Пеләш баш ишен күтәреп аркасына салды да ишеккә таба юнәлде, чыгып китәр алдыннан, борылып, бабайларга ысылдады.
 
––Ике карт усрак, исегездә тотыгыз, аласы калган ике ай пенсиягезне дә ала алмый калачаксыз.
 
 Шәйһетдин, урыныннан торып ,ишеккэ юнәлгәндәй итте.
 
––Уйт, тотам хәзер.
 
Пеләш чыгып шылды.
 
––Ашка таракан төште кода, каян килеп чыкты бу ике имгәк.
 
––Белмим кода, алар авыл халкын кыерсытмыйлар иде моңрчы, монда берәр нәрсә булырга тиеш, йлап карарга кирәк.
 
––Нишлибез хәзер? –дип, кабат кодасыннан сорап куйды Дамир.
 
Дәвамы берничә көннән...
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.01.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»