поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.01.2016 Мәдәният

Татар кызы Италия конкурсында җиңде!

Казан операсы солисты Гөлнора Гатина Италиядә узган конкурста җиңү яулады. Хәзер ул махсус куела торган “Турандот” операсында партия башкарачак. Ул шулай ук Италия шәһәрләре буенча оештырылган турнеда да катнашачак. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Гөлнора Гатина Италиядә яшь опера җырчылары арасында оештырыла торган Concorso Per Giovani Cantanti Lirici D'Europa конкурсында катнашты.

Музыкаль проект Комо каласында 7-10 гыйнвар көннәрендә узды.
 
Мәгълүм булганча, Италиядә мондый конкурс 1950 елдан бирле үткәрелеп килә. Заманыда опера җырчылары проектында данлыклы вокалистлар Рената Скотто (1953), Мирелла Френи (1958), Мария Кьяра (1963), Катя Риччарелли (1969), Джузеппе Саббатини (1987), Луиджи ди Донато (2001) һәм башкалар җиңү яулаган.
 
2000 елдан конкурс форматын үзгәртте, хәзер ул кастингка яшьләрне дә (32 яшькә чаклы) кабул итә. Алар опера спектакльләрендә аерым партияләр башкарырга тиеш. Катнашучылар өчен аерым махсус программа әзерләнә, шулай ук ария башкару да сорала.
 
2016 елда узган конкурска Дж.Пуччини “Турандот” операсы сайланган: Гөлнора Гатина Лиу партиясенә сайлап алынды. Җитди жюри татар кызына зур өметләр багълый. Регламент буенча, җиңүчеләр теге яки бу рольне башкара, дөньяның иң яхшы театрларында стажировка үтә һәм атаклы педагоглардан мастер-класс алачак. Алар шулай ук берничә ай буе Италия шәһәрләре буенча узачак турнеда да катнаша.
 
“Турандот” спектаклен Ломбардия операсы Opera Domani (“Опера иртәгә”) проекты кысаларында тормышка ашыра. Спектакль Италиядә 2016 елның җәендә тәкъдим ителәчәк.
 
Гөлнора Гатина Симферопольнең музыка училищесын тәмамлый, Казан консерваториясендә белемен чарлый (педагогы - Зилә Сөнгатуллина). Г.Гатина бик күп конкурслар лауреаты. 2012 елдан Казан опера театрында эшли. Башкарган партияләре арасында: Розина ("Севильский цирюльник", Дж.Россини), Адина, Джанетта ("Любовный напиток", Г.Доницетти), Чио-Чио-сан ("Мадам Баттерфляй", Дж.Пуччини), Зәйтүнә, Бадрижихан ("Шагыйрь мәхәббәте”, Р.Әхиярова), Ксения ("Борис Годунов", М.Мусоргский), Фраскита ("Кармен", Ж.Бизе), Шагыйрь хатыны (“Җәлил”, Н.Жиһанов).

---
Интертат.ру
№ --- | 12.01.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»